Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

КОТКАРЫГЫЗ! Сеңлем сектага йөри!

25 Декабрь 2015 2458
Редакциябезгә бер көнне бик тә дулкынланган бер ханым килеп керде. Күзләреннән яшь ага. Кулын калын чүпрәк белән бәйләп куйган. Үзе: “Сеңлем сектага йөри, шуның дусты кулыма пычак белән кадады. Ул секталарны ябып була микән? Нәрсә ул секта? Сеңлемне ничек коткарырга? Нишләп анда югары белемле кешеләр, укытучылар да йөри?” – дип тезеп китте. “Сеңлем” дигәннәренә дә 47 яшь икән инде...
ҮТӘ ТАЛАНТЛЫ КЫЗ БАЛА

Секта – чиркәүдән, мәчеттән, ягъни төп дини юнәлешләрдән аерылган, хәтта аңа каршы чыгучы, үз дини тәгълиматлары, традицияләре, яшерен ритуаллары белән үз дөньяларында яшәүче кешеләр төркеме ул. Сектаның башкаларга көчле йогынты ясаучы лидеры, үзен “Коткаручы”, “Аллаһы Тәгалә” дип атаучы башлыгы була. Бирегә йөрүчеләр каты дисциплиналы булырга, сектаның барлык кагыйдәләрен, лидерның бөтен әмерләрен үтәргә, җыелышларны калдырмаска тиеш. Аларның барысына да фанатизм хас. Сектадагылар “без генә хаклы, бездә генә дөреслек, без генә котылу юлын беләбез” дип яши.

Шулай итеп, редакция ишеген шакучы Рәзинә белән ни булган соң?

– Без – гади татар гаиләсе, – дип сүз башлады Рәзинә. – Әнием – Казан кызы, әтием – авылда туган. Икесе дә көн-төн эшләп көн күрде. Инде әтием вафат. Шәхси йортыбыз белән торабыз. Без гаиләдә ике кыз. Миңа хәзер – 53, ә сектага йөрүче сеңлем Ләйләгә 47 яшь...

Аңлавымча, ата-ана ике кызга да яхшы тәрбия бирергә тырышкан. Рәзинә вакыты җиткәч кияүгә чыккан, бер малай алып кайткан, кондитер булып хезмәт куйган.

– 2004 елда ирем йөрәк өянә­геннән үлеп китте. Ул вафат булган көнне каенанам да китеп барды. Улын югалту кайгысын күтәрә алмады. Үзем ике инсульт кичердем, инвалид коляскалары да калмады, әмма бүгенгедәй авыр булганы юк иде әле, – ди Рәзинә.

Ләйлә исә кечкенәдән укуга хирыс була. Рәсемне матур ясый. Өстәвенә, кулы эшкә ятып тора. Барлык гаилә әгъзаларына киемнәр бәйли. Шигырьләр дә яза! Ат, парашют спортына да сәләте сизелә. Алар белән дә шөгыльләнә.

– Ләйлә авыл хуҗалыгы институтына укырга керде. Мал табибы һөнәрен алды. Хайваннар ярата иде, теләп укыды, – ди Рәзинә.

Кыскасы, бар да әйбәт. Тик Ләйләнең егетләргә генә исе китми. Тырышып укый-укый кулына диплом ала да чит шәһәргә эшләргә китеп бара. Анда 5-6 ел хезмәт куя әле ул. Биредә дә яшь белгечне яраталар, үз итәләр. Ләйлә фатир яллап яши, әнисе белән апасы килеп хәлен белеп тора.

– Ләйлә Казанга әйләнеп кайтты, тик озак тормады, күрше бер районга китеп, мал табибы булып эшли башлады. Авыл җире, пычрак, ә ул аягына резин итек киеп, фермада маллар арасында йөри. Торыр җире дә юк, тагын фатир яллаган. Моны күргән саен әнинең үзәге өзелә, ә Ләйлә үзе бик тә бәхетле иде. Аңа авыл тормышы, басу-кырлар һәрвакыт ошады. Әмма әни үзенекен тукыды, Ләйләгә “Казанга кайтырга, гаилә корырга кирәк” дип тәкрарлады, – ди Рәзинә.

“МӘЧЕТКӘ БАРЫП КАРА...”

Кайтуын кайта Ләйлә. Тик туганнары андагы үзгәрешләрне күреп, аптырап кала. Дөрес, китап укуын ташламый, китапханәдән кайтып керми ул. Әмма яраткан кул эшләрен бөтенләй оныта, алай гына да түгел, каядыр чыгып югала башлый.

– Өйгә кайтып озак та тормады, Ләйлә тагын эшкә урнашты. Әмма ничектер очып йөри, фикерләрен җыя алмый иде. Кичләрен каядыр бара башлагач, әти бик нык борчылды, әмма әни “яшь кеше безне саклап утырмас бит инде” дип, барыбызны да тынычландырды. Озак та үтми, безнең өйдә әллә нинди брошюралар, китаплар пәйда булды. Әни Ләйләгә: “Болар кирәкми торган русча китаплар бит”, – дип әйтә, әмма Ләйлә аларны кычкырып укый: “Менә, кара, ничек кызык язылган”, – дип сок­лана иде. Шунда әни Ләйләгә мәчеткә барырга киңәш итте, – ди Рәзинә.

Ләйлә әнисе сүзенә колак сала, ике-өч ел Болгар мәчетенә йөри, анда дин сабаклары ала һәм искитмәле матур итеп Коръән укырга өйрәнә. Ләкин шунысы сәер, Ләйләнең бер кулында Коръән булса, икенчесендә – Библия... Тора-бара ни өчендер бары бер китап – Библия генә аның аерылмас дустына әйләнә.

– Без аның ничәнче елдан сектага йөри башлаганын да белмәдек. Ул бу тозакка 2009 елда ук эләккән булырга тиеш, – ди Рәзинә.

– Сектага йөрүен кайчан һәм ничек белдегез? – дип сорыйм аннан.

– Ул нык үзгәрде, әйтерсең лә, тормышта гаме калмады. Элек пешеренеп йөрсә, утырып ашамый да башлады, гел “мине чакыралар” дип каядыр чыгып чапты. Тора-бара хезмәт хакын өйгә алып кайтмас булды. Бу вакытта әти үлгән иде инде. Хәзер дә аптырыйм, мәҗбүри саттылар микән, Ләйлә өйгә күпләп китап ташыды, өебез китапханәгә әйләнде. Бөтен акчасы шул китапларга һәм храмнарга киткәндер, мөгаен. “Новый завет” һәм “По ту сторонний мир” дигән китаплар аеруча истә калды. Укып карадым, әмма бернәрсә дә аңламадым. Ләйлә аларны ашыкмыйча, кат-кат укырга кушты, – ди Рәзинә.

Китаплар белән генә туктамый Ләйлә. Тора-бара өйләренә озын, кара итәк кигән, бер-берсенә “сестра” дип эндәшүче хатын-кызларны алып кайта, йә булмаса, кунакка чакыра башлый.

– Алар өйгә керүгә ашарга, ниндидер чәйләр эчәргә тотыналар иде. Үзләрен “Америкадан килдек” дип таныштырдылар, янәсе, монда укырга килгәннәр. Ләйлә аларны шулкадәр шатланып, сөенеп каршы ала, елмая-көлә. Аннары каядыр ниндидер җыелышка китәләр, – ди Рәзинә.

Әниләре исә проблеманы бәяләп, аңлап бетерми бугай. Әмма бер вакыйга Халисә апаның күзен ача.

– Ләйлә Радик исемле бер ир-ат белән аралаша башлады. Белүемчә, ул да сектага йөри, өстәвенә, төрмәдә утырган, “психбольница”да ятып чыккан. Нинди мөнәсәбәттә икәннәрен белмим, – ди Рәзинә.

Радик белән Ләйлә кичләр буе аш бүлмәсендә гәпләшә, Рәзинәнең “кичке ашны әзерләргә кирәк” дигән сүзләрен колакларына да элмиләр. Тиздән Радикның мондый сүзләргә ачуы килә башлый һәм ул Рәзинәгә: “Син бу өйдән туры гүргә китәчәксең”, – ди.

– Беркөнне капканы шакыдылар. Караңгы булса да ачтым, чөнки күршеләр кичләрен авыру әнинең хәлен белергә керә. Карасам, башына кара капюшон кигән берәү басып тора. Мин аны танымадым, ә ул кулын болгый, миңа кизәнә, куллары күз төбемдә уйный башлады. Пычагын да күрмәдем. Кулыма килеп кадалгач кына аңыштым. Ничектер өйгә торып чаптым, Радик исә аркама кадарга дип артымнан чаба. Йортка кереп ишекне бикли алдым, ә ул тәрәзәләрне ватып бетерде, ишекне дөбердәтә, үзе куркыныч тавыш белән “барыгызны да суеп бетерәм!” дип акыра, – ди Рәзинә.

– Ләйлә нәрсә ди инде? – дип сорыйм Рәзинәдән.

– Ул өйдә юк иде, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләдем, күршеләр полиция чакыртты, ә Ләйләнең бу хәлләргә бернинди реакциясе дә юк. Әйтерсең лә, бернәрсә дә булмаган, – ди Рәзинә.

– Үзен кем дип атый соң Ләйлә? – дим.

– Муенына тәре таккан. Кайвакыт үз-үзен тотышы да сәер. Мин авыргач “синдә пычрак күп” дип өйне чистартырга ниндидер кешеләр чакырды, ә алар шәмнәр яндырып, йортны өшкерде. Мин бик куркам, Ләйлә инде әллә кемнәр белән аралаша. Шуңа күрә элекке дуслары аны өйләренә дә керт­ми. Җитмәсә, сектада йөрүчеләрнең бер-берсен, туганнарын үтерү очрак­лары да күп, – ди Рәзинә.

ИНДЕ НИШЛӘРГӘ?

Секталар христианлыкның беренче гасырында ук булган. Чөнки Христосның дини тәгълиматлары да “секта” дип аталган. Алар хәзер дә күп. Аларның санын берәү дә төгәл генә әйтә алмый. Анда йөргән өчен суд каршына бастырмыйлар, сорау да алмыйлар. Гадәттә, сектага тормышта үз урынын таба алмаган, каршылыкларга очраган һәм аннан чыгу юлын белмәүче, кайгы-хәсрәт күргән һәм, гадәттә, иманы зәгыйфь кешеләр эләгә.

Бүген дөньяда 10 куркыныч секта исәпләнә. Бу афәт Франция, Япония, Америка һәм башка илләргә дә үтеп кергән. Әлеге сектага йөрүчеләр кылган гамәлләрдән чәчләр үрә торырлык. Монда мәет һәм кан исе...

Россиядә исә үзләрен “Церковь Христа”, “Церковь завета”, “Часовня на Голгофе”, “Дерево жизни”, “Русская христианская церковь” дип атаучылар яныннан ерак йөрергә кирәк.

Ә Рәзинәгә нишләргә? Алда тагын да куркынычрак хәлләр булырга мөмкин. Тора-бара “күк банкы”на акча салырга, яисә кыйммәтле бүләкләр алырга кушулары да ихтимал. Гадәттә, ул шулай була да. Нәтиҗәдә, корбан фатирын сата, ыштансыз кала. Чөнки оҗмахтагы урын кыйммәтрәк! Болардан тыш, сектантлар күпләп журнал, китап сатып алырга һәм аларны бушка өләшергә тиеш.

Сектага йөрүче кеше көннәрдән бер көнне ялгышын аңлап, китмәкче булса да, биредән ычкыну бик авыр, хәтта мөмкин эш түгел. Секта башлыгы тормышыңның караңгы якларын шундук исеңә төшерәчәк. Кем-кем, ул белә инде сине! Тулы мәгълүмат җыелган, әллә ничә анкета тутырылган, тәүбә ителгән. Икенчедән, сектага йөрүчеләр үзләренчә “батырлык” кылырга, мәсәлән, ата-анадан, ата-бабалар диненнән баш тартырга, узган гомеренең хата булуын танырга тиеш. Ә хәзер ничек кайтып керергә, ул бит инде башка кеше. Өченчедән, китүчеләрне эзәрлекләргә, янарга, куркытырга мөмкиннәр.

Белгечләр паникага бирел­мәскә куша. Бар, бирелми кара! Пычак белән кадасыннар әле! Алар тагын бер юл тәкъдим итә: сектага йөрүчене каядыр еракка озак вакытка җибәрергә кирәк. Әлбәттә, ул каршы киләчәк, үзен наркотиктан мәхрүм ителгән наркоман кебек тотачак.

Тагын бер киңәш: алар белән теләктәш булып кылану. Әмма аның ялгышлык­ларын әкрен генә аңлатып, күрсәтеп барырга кирәк. Һич булмаса, Рәзинә, сеңлегезнең матур балачагын, тормышындагы бәхетле мизгелләрен исенә төшереп торыгыз. Шул рәвешле секта законнарына каршы килеп, ул гаиләгә якынаячак.

Һәм иң мөһиме: сеңлегез эләккән сектаның исемен белергә, аның турында мәгълүмат тупларга тырышыгыз. Болар хокук саклау органнарына, психолог, журналистларга мөрәҗәгать иткәндә файдалы булачак.

Эльмира ФЛҮН
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ