Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Коткарыгыз, черибез!

27 Сентябрь 2013 1054
Казанның Актай урамыннан редакциягә шалтыратып: “Подвалга су ага”, – дип зарландылар. Бу сүзләрне ишеткәч, күз алдыма әллә ни коточкыч күренеш килеп басмады басуын. Шулай да, икенче көнне барып, күреп кайтырга булдым...
Тыштан ялтырый, эчтән калтырый

Бәхетсезлек санына туры килгән 13нче йорт тыштан ялтырый. Каршында гына “Бустан” дигән спорт комплексы – Универсиада объекты да салып куйганнар. Әлбәттә, кеше алдында 1962 елгы йорт белән оятка калып булмый бит инде. Өйнең тышын Универсиада алдыннан матур төсләргә буяганнар, балконнарын кәртинкә кебек ясаганнар. Эш күрсәткән төзүчеләрнең куллары да озын булган, күрәсең. Алар эшләгән арада беренче каттагы тәрәзәләргә куелган җиде тимер рәшәткәдән җилләр искән. Төзүчеләр башта: “Кире китереп куябыз, борчылмагыз”, – дип халыкны тынычландырган, тик соңыннан үзләре дә тайганнар.

Дөресен генә әйткәндә, тыштан бик матур күренгән бу йортның эчтән череп ятуы ишегалдына килеп кергәч тә аңлашыла. Йорт янында су җыелып тора. Шуннан килгән канализация исе борынны ярып керә. Ләкин иң хәтәре подъезд эчендә икән. Подъезд төбендә эскәмиядә утыручы әбиләр дә: “Монда утырганда подъезд ишеген ябып куябыз, аннан чыккан искә чыдарлык түгел”, – диештеләр. Мин үз гомеремдә күргән подъездларның иң сасысы шушыдыр, мөгаен. Подваллары шыр ачык, аннан челтер-челтер чишмә аккан кебек су тавышы ишетелә. Баксаң, өч катлы йортның канализация суы шушы подвалга агып ята икән. Инде тугыз ел буе! Монда яшәүчеләр элек подвалда бәрәңге саклап, аның рәхәтен күрсәләр, бүген михнәтенә чыдый алмыйлар. Чөнки бер метрга якын тирәнлектәге әлеге канализация суын чистартучы да, санитария нормалары турында уйлап караучы да юк. Җаваплы кешеләр турында әйтүем. 13нче йорт хуҗаларының канлы яшь түгеп, бу проблеманы җиткермәгән урыннары калмаган. Ә үзгәреш юк – су бүген дә бар көченә агып ята. Дөрес булса, баш инженер: “Басымы нык көчле. Подвалдагы торбаны ялгасак, урамга агып ятачак. Алай булганчы, сезнең подвалга агып ятсын инде”, – дип тә әйткән ди. Менә сиңа чишә алмаслык проб­лема! Ялганмаслык торба!

Бу дымлы һәм сасы һавада кемнәр үрчи дип беләсез? Черкиләр һәм бетләр. Беренче каттагы фатир ишекләрен сырып алганнар, фу, җирәнгеч! Хәер, фатир эчләрендә хәлләр тагын да мөшкелрәк булып чыкты.

– Менә, күрегез, обойлар кубып бетте, стеналар юпь-юеш, тәрәзәләр парлана. Бөтен нәрсә чери, гөмбәли. Шушы дымлы бүлмәдә йоклыйбыз, җитмәсә, – дип купкан обойларын ачып-ачып күрсәтте 12нче фатирда торучы 83 яшьлек Мәдинә Хәйруллина.

– Инде мөрәҗәгать итмәгән җирем калмады! Башта “Универсиада үтсен”, диделәр, аннан “иртәгә” дип борып кайтардылар, хәзер “заявка калдырыгыз” дигән җавап ишетәм. Сугыш ветераны шушындый шартларда яшәргә тиеш микән, ник безне шулай мыскыл итәләр? – дип уфтанды Яхья Хәйруллин.

Канализация чокыры подвалда

Тугызынчы дистәләрен ваклаучы Хәйруллиннар – газап чигүче бердәнбер гаилә түгел. Күршедәге 11нче фатирда да өй тулы черки, дымлы һава, идәндәге келәмнәргә хәтле юеш. Хуҗабикә Лариса Толовенкова: “Идәнне хлор белән юам. Бетләр, кыргаяклар үрчемәсен өчен, нишләргә белми аптыраганнан шулай чистартам. Черкиләрне дихлофос белән үтерәбез”, – ди. Җитмәсә, шушы шартларда кечкенә бала да йөгереп йөри, пенсионер әби дә интегә.

– Безнең йортка 2004 елда капиталь ремонт ясап киттеләр. Шунда подвалдагы торбаны тиешенчә тоташтырмаганнар ахры. Ул башта берничә көн агып, аннан туктап тора иде. Хәзер инде подвалга берөзлексез канализация суы тулып ята, – дип күз яшьләрен сөртә Алла Николаевна. – Мин урын өстендә ятучы карчык, урамга чыга алмыйм. Менә шушы шартларда яшәргә мәҗбүрмен. Яшәү түгел, җан асрау бу!

– Дөресен генә әйткәндә, ул капиталь ремонтны аннан-моннан ясадылар, эшчеләре дә белгечләр түгел иде. Иске тар торбалар куйганнар, җитмәсә, алары да дөрес ялганмаган. Тик хәзер бу хатаны берәүнең дә төзәтәсе килми, билдән пычрак суга чумып шул подвалга керергә чирканалар. Аның каравы, ай саен “ремонт өчен” дип акча алып барудан бер дә читенсенеп тормыйлар. Коммуналь хезмәтләр өчен ай саен 5-6 мең сум түләп барабыз. Бу бардак өчен ЖКХны судка бирергә кирәк! Ә санэпидемстанция кая карый? Халыкның яшәү шартлары, гомумән, бу илдә берәрсен кызыксындыра микән? – ди Илья Толовенков.

– Зарланмаган җиребез, шакымаган ишегебез калмады инде, – дип уфтана Лариса Толовенкова. – ЖЭУда: “Заявка кабул ителде”, – дип хушлашалар да, вәссәлам! Торбаны килеп боргаладылар, тик ул слесарьлар киткәнче үк кире атылып чыкты. Җитмәсә, ЖКХ эшчеләре: “Төзәтте дип имза куегыз”, – дип яныбызга килделәр. Ничек оятлары җиткән диген! Бер оешмага шикаять язгач, күрше хатынына подвалны фотога төшереп җибәрергә кушканнар. Теге җибәргән, оешмадан: “Анда бер әйбер дә күренми”, – дип яныбызга килмәделәр дә. Язын ком тутырып караганнар иде, 2-3 көннән комы төптә калды, суы тагын да биеккәрәк күтәрелде. Суын суыртсыннар, торбаларын рәтләп куйсыннар, дезинфекция ясасыннар! Болай яшәп булмый бит инде!

– Өйдәге бөтен келәмнәрне җыеп куйдым, идәнгә җәярлек түгел, – диде шулай ук икенче подъездның беренче катында торучы Марина Лысенко. – Стеналар гөмбәли, штукатурка куба – фатирыбыз чери, кыскасы. Мэриягә язгач, миңа ЖКХдан килеп: “Ник зарланасыз, безнең премияне кисәләр бит”, – диделәр. Нинди премия турында сүз, хезмәт хакларын түләмәскә кирәк аларга!

Эт – эткә, эт – койрыкка...

Актай урамы, 13нче йортта яшәүчеләргә ничек тә ярдәм итәсем килеп, әлеге өй өчен җаваплы идарә итүче компания белән элемтәгә кердем. “Канализация коесын водоканал чистартырга тиеш. Без аларга көн саен “заявка” җибәрәбез, тик алар барып та карамыйлар. Шуларга шалтыратыгыз”, – диделәр миңа “Прибрежный” дип аталучы идарә итүче компаниядә. Водоканал номерын җыйдым. Монда да гаеплене тиз таптылар.

– Актай урамы, 13нче йортта безнең хезмәткәрләр кичә булды, тыгылган урыннар чистартылды (соңыннан ачыкладым, йортта бер үзгәреш тә булмаган – авт.). Әгәр тагын кое белән проблемалар булса, идарә итүче компания үзе безгә мөрәҗәгать итсен. Тагын бер кат чистартырбыз, – диде диспетчер.

Шуннан соң мин аңа әлеге йорттагы проблеманы аңлатырга тотындым. Анда тыгылган урынны чистарту гына түгел, челтер-челтер аккан суны туктатырга кирәклеген әйттем. Диспетчер кыз боларның һәммәсен дә беренче мәртәбә ишеткәндәй тыңлады, әлбәттә. Аннары:

– Бәлки анда торбаларның диаметры кечкенәдер. Ә торбаларны алыштыру авария хәлендәге йортларда гына каралган. Без бит коеларны гына чистартабыз, ә йорт эчендәге проблемалар булса, анысы водоканалга кагылмый. Аларны идарә итүче компания хәл итәргә тиеш. Аларга шалтыратыгыз, – дип өстәде ул.

Кыскасы, эт – эткә, эт – койрыкка. “Анда яшәүчеләрнең хәленә керегез, фатирларында бөҗәкләр үрчи”, – дип тә әйтеп карадым. Әмма безнең илдәге ЖКХ системасы кеше хәленә керергә сәләтле түгел шул. Бер үк йорттан көнаралаш зарлар, шикаятьләр ишелеп килгәндә дә анда эшләүчеләр: “Туктале, моңа нокта куярга кирәк бит”, – дип уйлый белми, күрәсең. Бәлки, халык судлашырга тотынса, бераз эчләре поша башлар. 13нче йорт хуҗаларына, һичшиксез, шул юлдан китәргә киңәш итәм.

Россиянең ЖКХсын пыр туздырып үзгәртергә вакыт җитүе бүген сүзсез дә аңлашыла. Әлеге системаның комга килеп терәлүен, кичекмәстән реформа таләп итүен җитәкчеләр дә белеп тора. Тик яңалыклар, алга китешләр һаман юк, көтәбез...

Финляндия тәҗрибәсе

Ә үзгәртергә җыенсаң, үрнәк алырлык илләр шактый бит. Күптән түгел Финляндиядә булып кайттым. Андагы эконом-класс өчен дип аталган йортларны, гади халыкка тудырылган шартларны күреп шаккаттым. Тузып беткән почта тартмасы проблемасы да, ябылмый торган пычрак подъезд да, ишегалдында чүплек савытлары җитмәү дә һәм, әлбәттә, подвалга агучы канализация суы да юк инде монда. Подъездларында бер тузан бөртеге дә күренми, бөтен җир ялт иткән, тәрәзәгә жалюзиларга кадәр куелган. Йортның беренче катында сауна урнашкан, анысына шушы өйдә яшәүчеләр атнаның билгеле көннәрендә йөри. Икенче бер бүлмәдә – кер юу һәм киптерү машинасы, үтүкләү җайланмалары. Алары уртак, һәр кеше фатирына аерым урнаштырып ятмый. Үзеңә кирәкле вакытка чиратка гына языласы. Чүплек дигәннәренә исә йортны әйләнеп барасы, анысы ябык урында, бездәге шикелле ачык һавада тузып һәм сасып ятмый. Анда ЖКХ системасы да безнекеннән нык аерыла. Фатирларны махсус акционерлык оешмалары карап тора, кеше фатир сатып ала икән, аңа шул җәмгыятьнең акцияләре бирелә, ягъни ул шул җәмгыять әгъзасына әйләнә. Әлеге акционерлар кайсы оешма белән килешү төзи, йорттагы төзекләндерү яки чистарту-тазарту эшләре белән шулар шөгыльләнә. Килешү төзергә әзер торучы оешмалар күп булып, бу өлкәдә конкуренция яшәгәнгәме, мондагы һәр җыештыручы да махсус уку йорты яки курс тәмамлаган кеше, чистарту кирәк-ярагы турында бер чемодан белемгә ия. Ягъни, финнарның торбаларын Россиядәге кебек исерек слесарьлар түгел, ә бу өлкәдә белем туплаган, үзен яхшы яктан күрсәтергә өлгергән кешеләр ялгый. Финляндиядә беркайчан да тик торганнан ут яки су бетми, фатирларны ничә градуска кадәр җылытырга икәнлеген дә акционерлар үзләре хәл итә, безнең халык кебек октябрь буе өшеп ятмыйлар. Су дигәннән, алар аны краннан эчә, сулый торган һавалары да чип-чиста, тик монысы инде экология, башка мәсьәлә... Мондый шартларда яшәү күпмегә төшә соң? Финнар керемнәренең 20% чамасын коммуналь түләүләргә дип илтеп бирә. Пенсиянең уртача өч мең евро тирәсе икәнен исәпкә алсак, бер дә күпсенерлек сумма түгел. Җыеп әйткәндә, чит илләрдә кешеләр кешечә яши. Гомерләрен ЖКХ белән көрәшеп, черки үтереп үткәрмиләр. Шулай кинәнеп тормыш итүчеләрне күреп кайткач, Актай урамындагы йорт өчен чын күңелдән оялдым. Түрә дигәннәребез шундый коточкыч шартларда яшәүчеләрнең дә хәленә керә алмаслык бигрәк мескен җаннар инде...

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
                                                                

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1306
1 Февраль 2021 09:26 1151
3 Февраль 2021 09:38 731
ӨСКӘ