Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Корбанны ел саен чалдыру ваҗиб

5 Сентябрь 2016 1108
Динебездәге иң зур бәйрәмнең берсе – Корбан гаете җитәргә дә санаулы көннәр калды. Корбан чалу – адәм баласын Аллаһка якынайта торган гыйбадәт. Шуңа да һәрбер мөселман бу изге гамәлне дөрес итеп, барлык нечкәлекләрен исәпкә алып башкарырга тырыша. Рамил Юныс белән әңгәмәбез бүгел шул хакта булыр.
– Рамил хәзрәт, үзегез ничек еш корбан чалдырасыз?

– Корбанны ел саен чалдыру ваҗиб. Ул – исән, мөмкинчелеге булган кеше өстендәге бурыч. Әлһәмдүлилләһ, ел саен үзем һәм гаиләм исеменнән корбан чалдырам. Быел да “Гадел” мәчетенә заказ биреп куйдым. Гадәттә, корбанны гаетнең икенче көнендә – кеше әзрәк вакытта иркенләп чалам. Белүебезчә, бәйрәм өч көн дәвам итә. Корбан итен якын туганнарга, күршеләргә, таныш-белешләргә, мохтаҗларга таратабыз. Үзебезгә гаилә белән бер мәртәбә пешереп ашарлык итеп кенә калдырабыз.

P.S. Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының 8 сентябрь көнне чыгачак 36нчы санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1105
ӨСКӘ