Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Концертка киенер өчен ким дигәндә 350 мең кирәк”

3 Июнь 2019 821
"Әти-әни биргән тәрбияне үзгәртеп булмый, әмма тагын да яхшылыкка өйрәнергә була. "
– Ришат, тормышыңда үрнәк булырлык кешеләр очрадымы?

– Әйе, әлбәттә! Андый кешеләр­дән күп нәрсәгә өйрәндем. Әти-әни биргән тәрбияне үзгәртеп булмый, әмма тагын да яхшылыкка өйрәнергә була. Югары дәрәҗәгә ирешергә дә нәкъ шул кешеләрнең үрнәк булуы ярдәм итте.

– “Ришат йолдыз булды, хәзер безне танымый да”, – диючеләр бармы?

– Миңа калса, андыйлар һәр популяр кешене йөдәтә. Мине кыерсыту максатыннан махсус әйткәннәре дә бар.

– Нәрсәгә тиз күңелең төшә ала?

– Хыянәткә.

– Хыянәт итүчеләр еш очрыймы?

– Әйе. Аеруча эш өлкәсендә. Элек, үзем гадирәк булганда моны бик сизми идем.

– Эстрададагы күп кенә яшьләр популяр җырчыларның тавышын кабатлый. Синең кемгә дә булса иярү, охшау максатың бармы?

– Кечкенә чакта Идрис Газиевны яратып тыңлый идем. Бәлки, кайчакта җырларымда шул чагыладыр.

– Костюмнарың ничә меңлек?

– Төрлесе бар. Быелгы концерт программасында 200 меңлеге дә бар. Ә уртача алганда, бер костюм­ның бәясе – 70 мең сум.

– Бер концерт программаңда ничә тапкыр кием алыштырасың?

– Биш.

– Димәк, бер концертка киенер өчен ким дигәндә 350 мең кирәк?

–Әйе, аннан тыш, ике алып баручым, 4 биючем, жырчы кыз, музыкантлар да бар... Җәй буе киенәбез инде. Күпчелеген тектерәбез. Кызганыч, бүген кибеттән алган әзер әйбернең сыйфаты түбән.

– Татар телендә матур сөйлә­шәсең.

– Егет кеше өчен сәер яңгы­раса да, 3 курста укыганда күрәзәчегә барган идем. “Синең алдыңда ике рес­публика һәм бер проблема күрәм: туган телеңдә матур итеп сөйләшергә өйрән!” – дип кайтарып җибәрде ул мине. Әмма барыбер әлегә тиешенчә булдырып булмый дип саныйм, кечкенә чакта укылмаган китаплар сөйләмдә чагыла. Шуңа да бүген юлда барганда булса да, бераз укырга тырышам.

– Авылыңа еш кайтып йөри­сеңме?

– Гастрольләр Башкортстан якларында булса, яртышар ай да туган йортта булам. Авылым бик якын миңа, озак кайтмый тора алмыйм. Анда әти-әнием һәм күрше йортта бертуган абыем үз гаиләсе белән яши.

– Авылдагы эшне үзең эш­лисеңме, кеше яллый­сыңмы?

– Бакча эше физкультура гына инде ул! Үзеңне формада тоту өчен бик әйбәт. Туганнар белән җыелышып эш эшләү үзе бер рәхәт.

– Әниеңне бәйрәмнәрдә ничек тәбриклисең?

– Әни үзе теләгән әйберен беркайчан да алмый. Акчаны гаилә, йорт өчен бүтән кирәк-яракка тотачак ул. Ә мин, аңа нәрсә кирәклеген белеп, күңелен күрергә тырышам. Пафос яратмыйм. Әллә нәрсәләр алып, әнине түгел, ә башка кешене шаккатыру максатым юк.

– Мәсәлән, соңгы бүләкләреңнең берсе?

– Казанга килгәч, бергә кибеткә чыгып, аңа күлмәк сайладык. Бер кайтканда самавыр алып кайттым, бик яратып куллана.

– Бер-ике елдан бәл­ки популяр да бул­массың. Шуннан куркасыңмы?

– Популяр бу­лу – зур җа­вап­лылык. Ә җа­ваплылык бул­ган җирдә тынычлык юк. Көн-төн ярышта булу кыен ул. Киләчәк өчен борчылмыйм. Башка өлкәдә дә үземне таба алачакмын. Мин гади гаиләдән чыккан, эш рәтен беләм. Ходай нәрсә насыйп иткән, шул була инде...

– Миңа калса, өйләнсәң, кызларның Ришат дип башлары әйләнмәс. Хатынлы булгач, популярлыгың төшәр...

– Өйләнүне белдертмәс­кә дә мөмкин бит. Моның хакта кычкырып йөрергә җыенмыйм. Безнең мил­ләт халкына алай йөрү килешми дә.

– Әле өйләнмәгәнсеңдер бит?

– Юк.

– Нинди кыз эзлисең соң?

– Әнигә охшаган. Үзем бик бәхетле гаиләдә үстем. Талашып, аерылышып яшәргә теләгем юк. Шуңа да, булачак хатыныма зур игътибар белән карыйм.

– Йөргән кызың бармы соң?

– Анысын әйтмим әле...

* * *

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 15 июнь 2017 ел № 23
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1115
26 Июль 2019 16:42 965
ӨСКӘ