Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Комбайн йөртүче кыз

20 Декабрь 2013 1299
Кыз булып тусам да, бәләкәй вакытта әтинең тракторында утырып торырга ярата идем. Үземчә “бж-ж-ж” дигән тавышлар чыгарып рульләрен тарткалыйм, хыялымда гына болын-кырларны иңләп кайтам. Вәт, ичмасам, тәмле әйбер иде ул!
Шуңадырмы, Миләүшәнең дә техникага булган мәхәббәтен аңлыйм кебек. Әмма барыбер кыз баланың зур комбайн белән идарә итүе башка сыеп бетми...

Әлмәт районы Бишмунча авылында шундый туташ яши. 19 яшьлек Миләүшә Мостафина “эх” тә итмичә, тракторын да, комбайнын да йөртә.

– Гадәттә кыз бала курчаклар белән уйный. Ә мин алар белән кайнашудан тәм тапмыйча, гел тимер-томыр янында йөргәнмен, уенчыкларым да шулар булган. Нәселебез белән җир кешеләре без. Әтием дә, бабам да комбайн йөртте, – дип сөйли Миләүшә үзе турында.

Инде өченче сыйныфта укыган чагында ук, кыз әтисе белән трактор янында кайнаша башлый, уң кулы – ярдәмчесенә әйләнә. Соңрак моның белән генә канәгать булмыйча, комбайнны үзләштерә. 2011 елның җәендә әтисе аны үзенә комбайн ярдәмчесе итеп эшкә чакыра, 2012 елда үзе генә йөртә башлый. Ә быел инде Миләүшә дилбегәне үз кул астына алган.

“Кыз бала бит син. Шундый зур техника белән эш итү куркытмыймы?” – дигән соравыма: “Баштарак бераз булгандыр инде, хәзер ияләштем. Ул минем өчен бер хобби кебек. Бу хезмәтемнән чын мәгънәсендә тәм табам”, – дип җавап бирде яңа танышым. Бүгенге көндә Миләүшә Лениногорск нефть техникумының 4 курсында укый.

Шундый батыр, ир-атларга хас холык­лы кыз үстергән әни кеше белән дә сөйләштем. Лениза апа белән Марат Мос­тафиннар өч бала тәрбияләп үстергән. Өчесе дә үзенчәлекле, хезмәт сөючән.

– Миләүшә кечкенәдән малайларга хас характерлы булды шул, – дип сөйли ана. – “Кызым, ник малай булып тумадың икән син”, дип гел әйтә идек үзенә. Һәрвакыт бабасы янында кайнашты. Эшкә үҗәт. Бер кызык гадәте бар иде: эшкә һәр көнне ак футболка киеп китә дә, кич белән майга батып кайтып керә. Күзләре генә ялтырап тора балакаемның. Беркайчан да зарланганы, арыганын тышка чыгарганы булмады. Башлангыч сыйныфта укыганда ук сыер саву буенча уздырылган конкурста катнашып урыннар алды. Әле менә күптән түгел Тәтештә республика буенча үткәрелгән яшь комбайнчылар бәйгесендә катнашты...

Сыер саву дигәннән, Мостафиннар гаиләсендә, гомумән, бу – ир-ат эше, монысы – хатын-кызныкы дигән бүленеш юк. 9 сыйныфта укучы уллары Азат та, әнә, аппарат белән сыер саву конкурсында беренче урынны яулаган. 10 сыйныфта укучы уртанчы кызлары – Зәлидә дә апасына ияреп комбайнчы ярдәмчесе булып йөргән.

Быел Мостафиннар гаиләсендә күңелсезрәк хәл дә булып ала. Әтиләре Марат абый уру-сугу җайланмасында ялгыш кулындагы баш бармагын өздерә. Һәм шуннан соң аның урынын ике кызы алмаштыра.

– Үзебез биш савым сыеры асрыйбыз. Шуңа өстәп үгезләребез дә байтак. Мин “Чулпан” агрофирмасында сыер савучы булып эшлим. Иртән иртүк җәйләүгә китә идем, ә кызлар бишенче яртыда торып сыерлар саугач, иген суктырырга кырга чыкты. 10 августтан башлап укырга кергәнче урак өстендә акча эшләделәр, – ди Лениза ханым.

– Кызларыгызның техника янында кайнашуыннан ничек курыкмыйсыз? – дигән сорауны әниләренә дә бирдем.

– Соңгы вакытта Әлмәт районында техника белән бәйле күңелсез хәлләр булып кына торды. Безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде бит, әнә. Аллага тапшырган инде, балаларның әлеге һөнәргә карата мәхәббәтләренә каршы килгәнебез юк алай. “Курку белмәс кыз үстерәсез”, диләр үзебезгә дә. Шуңа сөенәбез – балаларыбыз хезмәт тәмен белеп үсә. Клубка чыгу дигән нәрсәне дә белми алар, кичләрен өйдә. Болай безнең дә җан тыныч, төнге тормыш ике яклы бит, – ди бәхетле ана.

Нәзилә ХУҖИНА
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Март 2020 13:07 1676
16 Март 2020 12:44 1619
10 Март 2020 11:23 1588
ӨСКӘ