Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Колхоз рәисе: “Бездә сыер савучылар 40 меңгә кадәр хезмәт хакы ала”

17 Май 2017 1192
Күптән түгел редакциябезгә бер ханым шалтыратып: “Авылларны инвесторлар басты. Колхозлар калдымы соң ул? Булса, языгыз әле шулар турында”, – дигән иде. Бар икән андый җирлекләр. Авыл халкын эшле-ашлы итеп, алай гына да түгел, яшьләрне шәһәргә җибәрмичә, үзләрендә калдырган шәп колхозлар бар. Шундыйларның берсе белән Башкортстан республикасының Илеш районындагы Иске Күктау авылында танышып кайттык.
– Колхозда эшләүчеләрнең хезмәт хакы зурмы?

– Уртача хезмәт хакы 20-25 мең. Сыер савучылар 25тән 40 меңгә кадәр ала. Бүгенге көндә 24 савымчыбыз бар. Мөгезле эре терлекнең баш саны ике мең ярымга җитә. Шуның меңгә якыны – савым сыеры. Көнгә 20 тонна сөт тапшырабыз.

– Сөт бәясе ничә сум?

– Фермадагы сөтне 30 сумга тапшырабыз. Сыйфат өчен нык көрәшәбез. Һәр сыерга аерым салфетка кулланабыз. Аны кер машинасында юып кына торалар. Бер тапкыр кулланыла торган перчатка белән генә савалар. Сөтнең сыйфаты өстендә генә эшләүче махсус ике белгечебез бар.

– Ә эшчеләр саны күпме?

– Колхозда 177 кеше эшли. Җәй көне студентлар практикага кайта. Гомумән, безнең авылда гел яшьләр. Иң карты мин монда (көлә). Механизаторларыбыз, сыер савучыларыбыз да яшьләр. Күбесе югары белемле. Укытучылар да колхозга эшкә керә. Чөнки монда акча күп. Күрше авылдан да килеп эшләүчеләр бар. Авыл халкы эш урынын югалтудан куркып яши. Шуңа да бездә эшче куллар проблемасы юк.


Язманы тулысынча 18нче майда чыгачак, "Акчарлак" газетасының 19нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 2590
15 Июнь 2020 11:42 1554
ӨСКӘ