Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Колгейт”ларга якын да килмим

26 Март 2019 1330
Елмайганда күренеп киткән энҗе-­мәрҗәндәй тешләр игъти­бар­ны үзенә тиз җәлеп итә. Йөзнең матурлыгы гына түгел, эчке организмның да эшчәнлеге тешләр белән бәйле. Ә без аларга игътибар итеп бете­рә­безме соң? Көзен тешләрне ничек карарга? Теш табибына еш барыргамы? Бу турыда 30 елга якын гомерен әлеге һөнәргә багышлаган табиб Алсу Фәрхетдинова белән сөйләштем. Алсу ханым Азнакай районы Югары Стәрле авылы кызы, үзенә 50 яшь.
– Теш табибы булу сезнең хыял идеме?

– Юк, әлеге һөнәрне сайлармын дип уйламаган идем. Әтием: “Кызым, барып кара әле”, – диде. Казан медучилищесының теш дәвалау бүлеген тәмамладым. 29 ел шушы өлкәдә эшлим. Тугыз ел элек энем, әти-әни һәм абыем ярдәме белән үз кабинетымны булдырдым. Хәзер үз-үземә эшлим. Эшемне бик яратам. Әле тагын психологка да укыдым. Безнең эштә бик кирәк ул.

– Гаиләгездә табиблар бармы?

– Туганнан туган апам Чаллыда балалар кардиологы, аның әнисе шәфкать туташы булып эшләде.

– Теш проблемасы бүген ни дәрәҗәдә зур?

– Әйтеп бетергесез. Хәтта профилактикага да вакыты җитми кешенең.

– Клиентларыгыз күпме?

– Күп. Бер ай алдан язылалар. 14 яшьтән башлап, авызында бер генә теше булган 80не узганнар да килә.

– Кечкенә балалар килмиме?

– Юк. 14 яшькә кадәргеләр өчен аерым балалар кабинеты булырга тиеш. Сөт тешләре алышынып беткәч, 14 яшьтән алам.

– Елга ничә тапкыр табибка күре­нергә кирәк?

– Ярты елга бер. Кызганыч, кеше­ләр стоматологка тешләре каты авырта башлагач, соңгы этапта гына бара. Пациентларымның проб­лемасына карап, кемгә 3 ай саен күренергә, кемгә – 6 айга, кемгә елга бер кушам.

– Хәзер нинди генә теш пасталары юк. Аларны ничек сайларга?

– Мин “Колгейт”ларга якын да килмим. Составында фтор 1 миллиграммнан азрак булырга тиеш. Хәзер тәм, күбекләндерү, ис өчен әллә ниләр кушалар. Теш пастасын яхшы фирмаларныкын, составын карап алырга кирәк. Балаларга аерым алган булмады, мин нинди белән чистартам, алар да шуны куллана.

– Көнгә ничә тапкыр чистартырга?

– Ике тапкыр. Кич үзебезнең сәла­мәтлек өчен, иртән кешеләр өчен, авыздан ис килмәсен өчен чистартабыз бит инде. Авызны ашаган саен чайкау кирәк. Җылымса, бераз тоз салынган су белән чайкасаң яхшы.

– Тешләрне укол ярдәмендә дәва­лыйсызмы?

– Хәзер укол кадатып яматасылары килә. Ләкин кечкенә тишек булганда уколсыз дәвалау яхшырак. Укол дигәч тә, аның зыяны да бар. Укол ясалуга тамырлар тарая, кечерәя, агара һәм күренми башлый. Бу табибка дәвалау вакытында проблема тудыра. Тирәндәге нерв тамырлары күренмичә, ачык калырга мөмкин. Уколның тәэсире беткәч, тамырлар киңәя һәм казналык авырта башлый. Шулай да һәрбер кешенең анатомиясе төрле булган кебек, тешнеке дә төрле. Кешеләрдә сизүчәнлек тә төрле дәрәҗәдә. Шуңа нерв тамырлары якын урнашкан кешеләрнең тешләрен уколсыз дәвалау алар өчен бик авыр.

– Теш чистартканда канау нәрсәне аңлата?

– Бу – “гингивит” дигән авыру. Тешләрдә ялкынсыну барлыкка килү. Тешләрдә ташлар булса, чистарткан вакытта казнаны каната. Моны булдырмас өчен табибка барып, ул ташларны чистарттырырга кирәк.

– Көзен тешләргә нинди игътибар бирергә?

– Теш казналарына бармаклар белән массаж ясарга кирәк. “Метрогил Дента”, “Холисал” кебек гельләр бар. Бер дә булмаса, сырганак маен алып бармак бите белән ышкып куйсаң да була. Мондый массаж кан йөрешен яхшырта, капиллярларны ныгыта.

– “Тешләргә кишер кирәк”, дип әйтәләр...

– Кишер, алма кирәк инде ул. Яшелчә салатлары, кәбестә, майлы эремчек, каты сыр ашарга кирәк. Пешкән әйбердән “налет” кына утыра.

– Еш стоматит чыгып инте­гүчеләрне беләм. Аннан ничек котылырга?

– Иммунитеттан тора ул. Балаларга гел чыга минем. Берәр катырак әйбер ашап, яраласаң, инфекция эләгә дә стоматит чыга. Антибиотиклар эчкәннән соң да булырга мөмкин. Профилактика кирәк. Шалфей, ромашка, имән кайрысы белән чайкатырга.

– Теш щеткаларын ничек сайларга? Аның электроннары да бар бит хәзер.

– Уртача катылыктагысын сайлагыз, нык катылары эмальне кырып бетерә. Электроннарга исем китми.

– Акыл тешләрен дәвалыйсызмы? Аларны алдырырга кушалар бит.

– Төрлечә була. Уалып торганын дәвалаудан файда юк. Ә шикәр кебекләрен дәвалыйбыз. Хәзер акыл тешләре гел ятып чыга. Әллә заманасы шундый инде?.. Сызламаса, борчымаска кирәк.

– Йоклаганда тешен “ашаучылар” бар. Нилектән ул?

– Нервадан. Көне буе организм киеренкелектә йөри дә арый. Бу очракта тынычландыра торган дару эчәргә кирәк.

– Олылар белән бүгенге яшь­ләрнең тешләре арасында аерма бармы?

– Бар. Бүгенге яшьләрнең теш­ләре начар. Пешкән, консервланган әйберләр ашыйлар бит. Элек кешеләр күбрәк яшелчә, экологик чис­та продукт белән тукланган.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1004
ӨСКӘ