Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Сезнең гаиләдә хыянәт булып алган диләр”

19 Август 2019 2114
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 2 август 2012 № 31 Динә һәм Рафаэль Латыйповлар Буада өй салып, төпләнеп яшәрбез дип уйлыйлар. Әмма 1997 елларда сәнгать дөньясына кереп киткәч, Казан аларны үзенә тарта. 2003 елда йортларын сатып Буадан Казанга күченеп киләләр.
– Танышуыгыз ничек булды?

Рафаэль:
– Сәнгать сәбәпче. Җиңүнең 40 еллыгына концерт куйдык, шунда бергәләп катнаштык, танышып киттек. Танышуыбыз мәхәббәткә әверелде. Динә ул вакытта Буа медицина училищесында укый иде.

Рафаэль Латыйпов башта спорт, аннары журналистика факультетын тәмамлый. Журналист, тренер, мәктәптә физкультура укытучысы, спорт инструкторы, комсомол секретаре булып та эшли.
Динә 1985 елда Буа медицина училищесын бетергәч, читтән торып Казан дәүләт университетына укырга керә. Заманында район газетасында да эшли.

– Әниегез Сәрия (Динәнең әнисе) сезнең белән яшиме әллә? Өй телефонын ул алды.

Динә:
– Әти яман шештән вафат булгач, әнине үз карамагыбызга алдык. Җәйләрен авылга кайтып торса, кышын – бездә. Балаларны үстереште. 27 ел инде ул безнең тәрбиядә. Рафаэльгә рәхмәт, каршы килмәде, әнигә авыр сүз әйткәне юк. Бик нык хөрмәт итә.

– Фатирыгыз ничә бүлмәле?

– Дүрт.

– Рафаэль, сезнең әти-әниләрегез исәннәрме?

Рафаэль:
– 1992 елда вафат булдылар. Мин – төпчек бала, әни мине 46 яшендә генә тапкан.

– Игезәк кызларыгызның берсе кияүгә чыкты, икенчесе җыенмыймы әле?

Динә:
– 18 яшендә чыкты. Мин үзем дә Рафаэльгә 18дә чыккан идем. Рафаэль яше утыргач, кызлар белән йөреп туйгач кына миңа өйләнде. Аның белән яшь аермабыз да шактый. Кызларыбызның икенчесе әтисенә охшаган, бик сайлана. “Кызым, син артык сайлана башладың бугай”, – дим. Акыл утырган саен таләпләре зурая. Андый, мондый, тегенди кирәк. Тормышка реаль кара, дип тә әйтәбез. Бер кызыбызның улы үсеп килә, Марат кияү белән матур гына яшәп яталар.

– Кызыгыз булачак ирен ничек сайлады?

Динә:
– Бөтенләй сайлап тормады. Икесе дә Казанда университетта укыдылар. Ике ел очрашып йөрделәр дә, гаилә корып җибәрделәр. Ул вакытта кияү укып бетергән, кызыбыз өченче курста гына иде. Кода-кодагыйлар да бик акыллы кешеләр, балаларга да ярдәм иттеләр. Үз өйләре белән яшәп яталар, оныгыбыз Хәлилгә ике яшь. Кияү, кода-кодагыйлар банк системасында эшли, кызыбыз да шунда эшкә керде. Әлегә декрет ялында утыра. Икенче кызыбыз Бөтендөнья татар конгрессында эшли.

Җырчыларга 2012 елда “Татар-станның атказанган артисты” исемен биргәннәр.

– Сезнең өйдә кем хуҗа?

Динә:
– Өйдә ир-ат хуҗа. Хатын-кыз мырлап йөрсә дә, ир-ат – ир-ат инде ул.

– Кухняда кем хуҗа?

Рафаэль:
– Өйдә чакта Динә кухнядан чыкмый. Абыйлар, апалар, туганнар, дуслар килә, өй гөрләп тора.

– Сезнең гаиләдә хыянәт булып алган диләр?

Динә:
– Булгандыр инде, дөнья бит. Дүрт аяклы ат та абына ди. Товарга сорау зур булгач, шәп товар булган, димәк. Безнең гаиләгә андый җилләр дә кагылып үтте. Узгынчы җилләр алар, хәзер барысы да Аллага шөкер.

– Динә ханым, ирегез ник хыянәт итте икән?

Динә:
– Бәлки минем яктан зур хаталар булгандыр.

– Зур хаталар?

Динә:
– Кирәк хәтле игътибар булмагандыр. Бәлки ир-атны күбрәк бәрәңге кыздыртып кухняда тотарга кирәктер.

– Рафаэль, сез нәрсә дисез?

Рафаэль:
– Әйтә алмыйм. Һәрберебез ялгыша, адаша. Хатын-кызның сабырлыгы, киң күңеллелеге, аек акыл белән эш итүе гаиләне саклап калгандыр.

– Аерылышырга җиткән вакытларыгыз булдымы?

Динә:
– Юк. Мин кияүгә аерылам дип чыкмадым. Әти-әни дә таләпчән иде. Кияүгә киткәч кайту дигән уй башка да килергә тиеш түгел. Син – татар хатын-кызы – тормышка чыктыңмы, түзәргә тиеш. Аерылу уе булмады, бары тик тормышны саклап калу, балаларны әтиле итеп үстерү теләге белән генә яндым. Яшьлегемне, сафлыгымны аңа багышлап кияүгә чыкканмын икән, нигә әле мин үз ярымны башкалар белән бүлешергә тиеш? Бүлешмәдем.

– Яшәгән саен бер-береңә хөрмәт артамы?

Рафаэль:
– Кеше бер-берсеннән башка яши алмас дәрәҗәгә җитә. Бер-береңнең кирәклеген тою арта. Хатының ин кадерле кешегә әверелә, ансыз яшәүне күз алдына китереп булмый. 27 ел торабыз.

– Хәзер сезнең арага җил дә үтеп керә алмыйдыр инде?

Динә:
– Беркайчан да зур сөйләргә ярамый. Әби мәрхүм: “Зур сөйләмә, кызым, зур сөйләгәнче зур телем икмәк кап”, – дия торган иде. Әти: “Үземнең тешемә дә ышанмыйм, телемне тешли”, – диядер иде. Дөнья бүген болай, иртәгә тегеләй, Алла сакласын!

Динә ханымга 2001 елда катлаулы операция була.

– Динә ханым, мондый очракта күп ирләр хатыннарын ташлап китә. Рафаэль булыштымы?

Динә:
– Бик нык терәк булды. Аталарча тәрбияләде. Ныклы ирләр характеры күрсәтеп, тормышка алып кереп китте.

– Рафаэль, хатыныгызның авыруын бик авыр кичердегезме?

Рафаэль:
– Сүз дә юк, җиңел түгел, көтелмәгән әйбер бит. Үземдә көч таптым. Әбигә дә бардык, догалар да укыттык, өшкерттек тә, табиблар да булышты, халык медицинасын да кулландык, Аллаһка да ялвардык. Андый чакта яныңдагы кешедән бик зур ярдәм кирәк. Бөтен көчем Динәне аякка бастыру булды.

– Динә ханым, кияүдәге кызыгыз киңәш сорап сезгә мөрәҗәгать итәме?

Динә:
– Кызым, каенанаң белән дус, сердәш булырга тырыш, ул сиңа дөресрәк киңәш бирер дим. Үзем киңәш бирүгә караганда күбрәк кодагый белән аралаштырырга тырышам. Киявебез акыллы, проблемлар тудыра торган егет түгел.

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1153
ӨСКӘ