Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кияүдәге хатынның төп бурычы – ирен һәм гаиләсен тәрбияләү”

29 Ноябрь 2019 755
Дәүләт Думасы депутатлары гаилә әгъзаларына карата көч кулланган өчен җәзаны йомшарту турында карар кабул итте. Яңа закон буенча, гаиләдә берәрсен кыерсыткан кеше хәзер элеккеге кебек җинаять җаваплылыгына тартылмый, аңа карата административ эш кенә кузгатыла. Мондый үзгәреш гаиләдә көч куллануны арттырмасмы? Бу хакта сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән сөйләштек.
– Бу законны йомшарту вәзгыятьне уңай якка үзгәртәчәкме?

– Бу закон ике башлы таяк кебек. Безнең халыкның менталитетын һәм мәдәниятен исәпкә алганда, аны йомшарту кулай булачак дип уйлыйм. Хәзер бит балалар бик актив һәм аларның кайберләре үзләренә ирек таләп итә, әти-әниләренең чикләүләрен өнәп бетермиләр. Күреп торабыз, үсмер чорда алар максималист булырга омтыла, әллә ни әһәмияте булмаган сүздән дә фаҗига ясыйлар, имтиханнан начар билге яки җавапсыз мәхәббәт һ.б. өчен үзенә кул салучылар да бар. Ягъни хәзер балаларның һәм үсмерләрнең психикасы тотрыклы түгел.
Әлеге закон башка илләрдә, әйтик, АКШта да бар. Анда кеше, күршесенең баласына сукканын күреп, полициягә шалтыратса, хокук сакчылары килеп, теге ирне яки хатынны хөкемгә тарта, ә бала җиңүче булып кала. Ягъни мондый күренеш сабыйларга әти-әнисе өстеннән хакимлек итәргә юл ача. Аның сүзе әти-әнисенекеннән өстен чыгарга мөмкин. Япониядә исә хәл бөтенләй башка: анда балага гомумән сүз әйтмиләр. Сабыйга ун яшь тулганчы әнисе эшкә чыкмый, аны тәрбияли, моның өчен хезмәт хакы ала. Япон гаиләсендә баланың нерв системасын какшатмау алгы планда тора.
Бездә әлеге тәртип юк диярлек һәм бу гаилә институты җимерелүгә этәрә. Шуңа да заман белән бергә закон үзгәрү – табигый хәл. Һәр чорның үзенчәлекләре бар бит. Коръәни Кәрим иңгән вакытта гарәпләр иң күп хәмер эчүче халык була. Изге китапның беренче аятендә үк хәмер эчү тыелса, берәү дә Ислам динен кабул итмәс иде. Коръәннең иң авыр мәсьәләләре баскыч-баскыч булып тыела, берничә этаптан тора. Шуңа да, кошның ике канаты булган кебек, бу законга җавап рәвешендә, мәктәпләрдә тәрбия, әхлак дәресләре дә укытылса иде. Инглиз теле, математика, физика һ.б. дәресләр белән бергә әдәп-әхлакны да үстерү кирәк.

– Әти-әнисе ачуланган өчен бала хокук сакчыларын чакырту дәрәҗәсенә барып җитә икән, димәк, бу гаиләдә тәрбия дөрес бирелмәгән, сабый имансыз булып чыга түгелме?

– Әйе, андый баланың күңелендә дә, йөрәгендә дә әти-әнисенә карата мәрхәмәтлелек юк дип уйларга нигез бар. Икенче яктан караганда, әти-әниләрнең дә баласына карата кылган җинаятен онытырга ярамый. Кайбер әти-әни сәрхушләр белән җыелышып эчә, шунда ук ашамаган-эчмәгән килеш баласы йөри, кияргә юньле киеме юк. Мондый гаиләләр, сабыйларын кыйнаучылар, җәберләүчеләр хәйран. Бүгенге чорда бу закон хакыйкатькә туры килә. Ләкин үлчәүнең бер ягына җинаять эшен куеп, икенче ягына тәрбия мәсьәләсе, әхлак дәресләре салмасак, җәмгыятьтә аңлашылмый торган бушлык тудырырга мөмкин. Шуңа да әти-әниләр баланың Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән әманәт икәнен аңласыннар иде. Аны ашату-эчертү, киендерү, укыту белән генә чикләнмичә, аңа үзеңнең үрнәгеңдә тәрбия бирергә кирәк. Тиешле тәрбия бирсәң, ул синең дустыңа әйләнәчәк. Болар барысы да Ислам динендә яхшылап тасвирлана. Моннан тыш, Коръәни Кәримнең тагын шундый аятен искәртеп узасым килә. Аллаһы Тәгалә: “Тередән – мәет, мәеттән тере булыр”, – ди. Галимнәр әйтүенчә, бу аятьнең төп мәгънәсе мондый: тәрбияле әти-әнидән тәүфыйксыз бала туарга яки, киресенчә, юньсез әти-әнидән инсафлы ул яки кыз туарга мөмкин. Татар халкында да бит, аттан ала да туа, кола да туа, диләр. Монда инде генетика да үз ролен уйный. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Кыз бала әтисенең апасына, ир бала әнисенең абыйсына охшый ала”, – ди. Ягъни бала хәтта әти-әнисенә охшамаска да мөмкин. Моңа мисал Коръәни Кәримдә дә күп. Нух (г.с.) баласы атасы артыннан бармый, туфан вакытында тауга качам дип харап була. Нух (г.с.): “Улымны коткар инде”, – дип Аллаһы Тәгаләгә ялынгач, Раббыбыз: “Ул синең улың булса да, артыңнан иярмәгәч, сүзеңне тыңламагач, өммәтеңнән түгел”, – ди. Йосыф пәйгамбәрнең агалары бер атадан – Якубтан (г.с.) туган балалар. Алар мәкерле юллар белән энеләрен, ягъни Йосыфны коега ташлый. Кайчак кеше тәрбияләп тә баласын үзгәртә алмаска мөмкин. Шуңа да гаилә эчендә җинаятькә барып җитү дөрес гамәл түгел.

– Гаилә дигәннән, көч куллану балага карата гына түгел, ә ирнең хатынын җәберләвендә дә чагыла. Андый хәл адым саен. Гомумән, нинди генә динне алсак та, элеккеге заманда ук хатын-кызга карата кадер-хөрмәт булмавын, кыз бала туса, аны хәтта шундук үтерүләрен күрәбез. Революциягә кадәр кыз бала туса җир дә бирмәгәннәр. Хәзер дә, Ислам дине турында сүз чыкса, халыкта мөселманнар хатыннарын кыйный дигән стереотип яши.

– Күптән түгел генә Кыш Бабай белән Кар Кызының каян килеп чыгуы турында риваять ишеттем. Скандинавия халкы элек үк мәңге яшел чыршы агачына табынган, аны бизәгәннәр. Яңа ел кичендә исә агачка корбан бирергә тиеш булганнар. Шул нияттән, яшь кыз баланы салкында кич агач төбенә утыртып китә торган булганнар. Бозланган балага Кар кызы дигәннәр. Төнлә аның янына Кыш бабай килеп җанын алган һәм бозга әйләндергән дип саналган. Мәҗүсилек заманында мондый хәлләр еш күзәтелгән. Гарәп илләрендә дә кыз балаларны тереләй күмү турында риваятьләр яши. Кайсы гына җирлекне алып карасак та, бер илаһлыкка табыну халыкларның дәрәҗәсен күтәргән.
Икенчедән, Коръәни Кәримдә һәм Пәйгамбәребез хәдисләрендә төгәл канун язылган булса да, Ислам динен мөселман кешесенең шул канунны үтәү рәвеше аша күрәбез. Ягъни Коръәнне укыйбыз да аның чагылышын мөселманнардан эзлибез. Ә бит кешенең шәригать кануннарын үтәве Коръәнгә генә бәйле түгел. Моңа холык, тирә-мохит, тәрбия һ.б. да йогынты ясый. Ягъни дингә төрле холыклы кешеләр килә һәм алар Коръәнне төрлечә үти. Янәшәләрендәге хатын-кызлар да үзләрен төрлечә хис итә. Монысы хатыны белән аерылган, тегесе начар тора... Шулардан чыгып, “әһә, Ислам динендә нәфис затларга тиешле дәрәҗә юк икән”, дип фикерлибез. Ул дәрәҗә бар! Тик Ислам – бер, мөселманнар икенче. Икесен бергә туры китереп, урталыкта яши белүчеләр генә аз.

Димәк, мөселманнар арасында хатыннарына кул күтәрүчеләр булса да, Ислам моны рөхсәт итә дигән сүз түгел.

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) гомерендә бер мәртәбә дә хатынына сукмый. Бервакыт шундый хәл була: Расүлебез соң гына өенә кайта. Гайшә йоклаганга салышып ята. Пәйгамбәребез кире борылып чыгып китә, Гайшә аның артыннан күзәтә бара. Билгеле, Расүлебез моны сизгән. Үзе исә зиратка әрвахларга дога кылырга барган. Гайшә чабып алдан кайта да мыш-мыш килеп ята икән. Расүлебез аны торгызып: “Син Аллаһның Расүле артыннан күзәтеп йөрисеңме?” – дип, бармагы белән кабыргасына төрткән. Бердәнбер шундый очрак булган. Әгәр Пәйгамбәребезнең сөннәтен үзебезгә үрнәк итеп алсак, мөселманнар арасында хатын-кызга кул күтәрү бөтенләй булырга тиеш түгел. Хатын-кызга сугу дингә туры килми. Тормышта мондый күңелсезлекнең кабатлануын ирләрнең физиологиясе белән бәйләп аңлатыр идем. Ислам диненең башы бар, ә ахыры – чиксез. Кешеләрнең дини белем дәрәҗәсе дә төрле бит. Гомерең буе үз өстеңдә эшләп, әдәп-әхлакны арттыру, телне, күзне, кулны, аякны тыеп, калебне, акылны чистартып яшәү бик азларга гына хас. Безнең бөтен проблема да шунда. Гаиләләр таркала, балалар ятим үсә, хатынын рәнҗетәләр, Коръән кушканча балага ярдәм итү түгел, ә алимент түләүдән качып йөриләр! Әлбәттә, һәммәбез хаталы. Ләкин Ислам дине чиксез диңгез кебек. Аның кануннарын үтәргә тырышырга, үз өстеңдә көн саен эшләргә кирәк. Туктап калсаң, аска төшә башлыйсың, гөнаһ-хаталар арта.

– Ире хатыныннан риза булса, ул җәннәткә керә, диләр. Бу инде хатын-кызның ире алдындагы җаваплылыкны күрсәтә. Ә ирләргә атап әйтелгән нинди аятьләр һәм хәдисләр бар?

– Ире риза икән, бу хатынга җәннәтнең җиде капкасы да ачыла, кайсыннан тели, шуннан керә. Чөнки хатын-кыз кияүгә чыккач, аның төп бурычы – ире һәм гаиләсен тәрбияләү. Ни кызганыч, хәзер кыз балалар моны белми үсә. Без аларны бәйсезлеккә, мөстәкыйльлеккә өйрәтәбез, гаилә корганда фатиры, машинасы, яхшы эше булсын, дибез. Аннары инде: “Кызыбызның бөтен нәрсәсе бар, син генә җитми идең”, – дип тере “кушымта” – ир табып бирәләр. Кыз инде аңа буйсынып яшәргә теләми. Ә бит хатын-кыз ничек кенә тәэмин ителсә дә (Расүлебезнең хатыны Хәдичә бай, ә Пәйгамбәребез фәкыйрь була, әмма иренә буйсынып яши), иренә итагать итәргә тиеш. Ирләр исә шуны аңласын иде: хатын иренә кол түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Иң хәерле мөселман – гаиләсенә иң хәерле булган. Мин үз гаиләмә иң хәерле ир”, – ди. Моны һәр мөселман мөһим канун дип кабул итсен иде. Коръән уку, сәдака бирү, кешеләргә ярдәм итү һ.б. шуның ише гамәлләр кылу бик яхшы, ләкин мөселман иренә бәяне гаиләсенә карап бирәләр. Баланың атага булган мәхәббәте дә ана йөрәге аша килә. Ир кеше баласының үзен хөрмәт итүен тели икән, сабыйларның әниләренә – хатынына ихтирам күрсәтергә тиеш.

– Белүебезчә, тугры хатын ирне дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирештерә. Ирләре гүзәл затларны тугры булганнары өчен генә дә хөрмәт итәргә бурычлы дигән сүзме бу?

– Расүлебез әйткәнчә, хатын-кыз ире өчен килеш-килбәтен бизи; намаз укый, ураза тота, ире юкта үзен һәм малын саклый икән, ул инде җәннәт әһеле. Хатын-кыздан артыгын сорарга ярамый. Безнең хатыннар бит әле, болардан тыш, эшкә дә бара, заводта да эшли. Аллаһы Тәгалә хатын-кызга гаиләне җыеп, саклап тору көче биргән. Гаилә йөген тарту – ирнең вазыйфасы.

– Хатын-кызның үзенчәлеге бар, аны турайтырга уйласаң, сындыруың да бар, диләр.

– Монда сүз кабырга турында бара. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Хатын-кыз кабыргадан яралган. Кабырга кәкре. Аны турайтма, юкса сындырырсың”, – ди. Хатын-кызның кәкрелегендә аның гүзәллеге дигәнне аңлата бу.

– Кәкре дигәндә, җитешсезлек турында әйтеләме?

– Юк. Бөтенебезнең дә кабыргалары кәкре, беребез дә зарланмый бит. Бу – хатын-кыз дөньяны ирләргә караганда башкача күрә дигәнгә ишарәли. Әйтик, музейдагы картинаны күргәч, хатыны “ой, нинди матур”, ди, ире “күпме тора икән” дип уйлый. Бер үк әйбергә ир белән хатынның карашы төрле. Ире Коръән уку турында уйласа, хатыны суыткычны ачып карый. Чөнки аңа көнгә өч мәртәбә аш пешереп, гаиләсен ашатырга кирәк. Расүлебез хатыннарга биш вакыт намазны да өйдә уку хәерлерәк дигән. Нәфис затлар өчен мәчет – ул өе. Ягъни аның мәчеткә барып вакыт уздырмавы хәерле. Намазы иренең мәчеттәге гыйбадәтеннән дә өстен торырга мөмкин. Шуңа да ир кешегә: “Мин бу хатынны үзем кебек итәм”, – дип әйтергә ярамый. Турайттым дигәндә генә кабырганың сынуы ихтимал. Сыну – талак. Андый вакытта хатын-кыз үзен шәхес итеп тоймый башлый.

– Гаиләсен җәберләп яшәүчеләргә нәрсә әйтер идегез?

– Гаеп атта да, тәртәдә дә була. Мәдрәсәләрдә дини гыйлемне яхшы бирәләр, тик хәерле ир, иманлы хатын нинди була дигән сорауларның җавабын да өйрәтсәләр иде. Аллаһының иң яраткан бәндәсе – ачуы чыкканда үзен кулында тотып кала алган кеше. Бу иң хәерле зат. Күп хата, кул күтәрүләр хис-кичерешләреңне иярли алмаудан килә. Кеше эченә ут салучы – шайтан. Ул адәм баласын кыздыра һәм без аның өчен уенчыкка әйләнәбез. Шул вакытта кул да күтәрелә, тәрәзә дә ватыла... Аллаһы Тәгалә яраткан икенче сыйфат – кешене кичерә белү. Гафу итәргә өйрәнү дә бик мөһим.

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 22 февраль 2017 № 7

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1428
ӨСКӘ