Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Китеп барырмын әле..."

8 Май 2013 1937
Гөлназның үлү хәбәрен ишеткәч, әйтеп-аңлатып булмаслык тетрәнү кичердем. Үлемнең дә ниндие бит әле! Үкенечлесе, аянычлысы! Бер вәхши машина урлап, эчкән килеш рульгә утырган да, каршы як полосага чыгып, Гөлназның өстенә килеп менгән һәм ул шундук җан биргән.
Айнырга да өлгермәдем, Гөлназны харап иткән 23 яшьлек Казан егете Игорь Быльновның иректә йөрүен ишеттем. Хәзер ул кабат сак астында инде. Ләкин теге вакыт озак кына аңыма килә алмый йөрдем. Ничек, ни өчен? Берьюлы әллә ничә җинаять кылган адәм актыгын кем иреккә чыгарырга җөрьәт иткән? Ул да булмый, әлеге коточкыч җинаять хакында язуымны үтенделәр. Төн йокысыз калдым. Чөнки Гөлназ һәм 22 ел гомерен полициядә хезмәт итүгә багышлап, полиция майоры дәрәҗәсенә ирешкән Радик Сафин минем өчен чит-ят кеше түгел. Гаилә дусларыбыз. Тормышыбызны да бергәләп тулай торакның кечкенә, тараканлы бүлмәсендә башлаган, шунда матур хыяллар корган идек. Алай гына түгел, Гөлназ үзе дә милициядә, тикшерү бүлегендә эшләгән кеше. Радик белән шунда табыштылар да инде алар. Иң мөһиме, вакытлыча гына булса да, Гөлназның хыяллары тормышка ашты: яраткан кешесе белән 17 ел иңне-иңгә куеп яшәде, өч малай алып кайтты, йорт салдылар, әниләрен канатлары астына алдылар. Әле һаман да киләчәккә өметләр баглап күбәләк кебек очып йөргән, һәр көненә куана, шөкерана итә белгән ул. Тик юлына Быльнов атлы бәндә килеп чыккан да, балаларын әнисез, ирен хатынсыз, әнисен кызсыз калдырган, туганнарын мәңге сүнмәс кайгы утларына салган.

“Бу гөл яшәргә тиеш!”

Дөресен генә әйткәндә, без башта Радик белән таныштык. Армиядән соң милициягә эшкә керергә йөри иде ул. Озак та үтми, теләге тормышка ашты. Авызын ерып, милиция киеме киеп кайтты. Ләкин яши-яши тагын бер тапкыр гаҗәпләндерде ул безне: Лукин урамында урнашкан, бөтенләй дә яшәү шартлары булмаган тулай торактагы 12 квадрат метрлы бүлмәсенә Казан кызы Гөлназны алып кайтты! “Өйләнәм”, – ди. Ә Гөлназ матур, тулып пешкән җиләк кебек. Ләкин моңа кадәр ваннада юынып көн күргән Казан кызы монда яши алырмы соң? Биредә ванна түгел, җылы су да юк бит!

Бер-ике көн үтүгә үк ялгышуымны аңладым. Гөлназ стеналары кубып беткән тулай торакка җылылык алып килде. Ул аш бүлмәсенә чыгуга, шау-шу башлана, ул идән юганда стеналар селкенә иде. Ләкин безне таң калдырганы шул булды: аш бүлмәсендә берничә дистә ел “ашарга пешерә” торгач комфоркалары, тагын әллә нәрсәләре коелып беткән газның мичен эшләтә алды ул. Һәм тулай торак тормышында беренче өчпочмаклар пеште. Безне дә өйрәтте. Мин шунда аның биредә озак тоткарланмаячагын аңладым. Барыбер җаен табар, моннан чыгып качар дип уйладым. Ут иде ул чөнки! Чыннан да, алар Лаеш районының Пәрәү авылына күчеп киттеләр. Чөнки Казанда тиз генә фатир алып булмаячагын тәгаен белделәр. Соңыннан, йорт салып, Державин дигән авылга күченделәр. Сирәк-мирәк кенә булса да очрашып тордык. Очрашкан саен Гөлназ балаларының фотоларын, телефонына төшергән видеоларын күрсәтеп, алар турында сөйләп аптыратып бетерә иде. Өч бала анасы булуы белән горурланды. Әйтерсең, ул аларны яратып, сөеп, аларга туйганчы карап калырга ашыккан... “Гөлназ эшеннән кайтуга балалары артыннан мәктәпкә китте, аякларын җиргә дә тигермәде”, – ди Гөлназның әнисе Миңнебикә апа. Өстәвенә, һәр башлангычта иренә булышкан, алай гына да түгел, күп очракта башлап йөргән. Абзарларындагы сыер, тавыкларны күргәч, аптырап куйдым. Бакчасы да, мунчасы да үз урынында. Гөлназның гөлләре дә беренчеләрдән булып чәчәк аткан, агачлары башкаларныкыннан иртәрәк яфрак ярган һәм җимеш биргән. Гомумән, аның тырышлыгын сөйләп бетерә алмыйлар.

– Андыйлар дөньяда сирәктер. Иртә китәсе булганга шундый булгандыр инде ул. Кулыннан килмәгән эше юк иде. Мал табибы да, кеше табибы да булды. Авыл балаларыннан арттырып мал асрады, сыерга кадәр үзе бозаулатты. Казын да, үрдәген дә үстерде. Мәрхүм әтисенең ашказаны авырта башлагач, куяннар үрчетте. Янәсе, куян ите генә ашата. Аны бөтен авыл сагына, намаз саен исемен телгә ала. Чөнки ул барлык кешегә шәфкатьле, миһербанлы булды, – ди Наилә Атнагулова.

Шуны да әйтергә кирәк, аларның йортлары да гөрләп тора. Алты кешедән торган гаиләгә моннан өч ел элек тагын берәү өстәлә.

– Минем Пәрәү дигән авылда туганым бар иде. Радик белән Гөлназ шунда йөреп, аны карап, булышып яшәделәр. Ләкин моннан өч ел элек 82 яшьлек әбине бирегә, Державинга алып кайттылар. Хәзер Радикка өч малай, ике әби калдык инде, – дип яшьләр коя Миңнебикә апа.

Ышанам. Радикка да, әнә, “улым” дип кенә эндәшә бит. Дөнья булгач, төрле хәлләр булгандыр, ләкин кияү кеше кылган гамәлләре белән аның күңелен яулый алган. Ә малайларга килгәндә, кечкенә шул әле алар: олысы Камилгә – 13, уртанчысы Сәйдәшкә – 8, кечесе Рүзәлгә – 4. Ул балаларны ничек юатырга, дөньяда Быльнов кебек җавапсыз бәндәләр барлыгын ничек аңлатырга кирәк? Әнә, хәзер әтиләре чыгып китүгә: “Кайтасыңмы?” – дип телефонга ябышалар. Ул да әниләре кебек бер көнне юк булыр дип куркалардыр инде.

Шулай итеп, Сафиннар гаиләсен кайгы утларына салачак 2013 ел килеп җитә. Яңа еллар исән-имин, матур гына узып китә. Гөлназ, әүвәлгечә, Казанда “Капиталстрой” берләшмәсендә эшли. Ара әллә ни ерак түгел. Үзе рульдә йөри, шуңа күрә “Лада Калина” машинасы алып куялар. 8 март бәйрәме якынлаша...

– Гөлназ быел фиалкалар күчереп утыртты. Берсенең төбендә кечкенә генә үсенте бар. Кызым шуны кулына алды да: “Мин моны ташларга кызганам. Ул яшәргә тиеш”, – дип кечкенә генә савытка утыртып куйды. 15 мартта өйләнешкәннәренә 17 ел буласы иде. Шуңа күрә, Гөлназ 8 мартта эшләп, 15ендә ял итәргә уйлады. Ә 7се көнне бер чиләк камыр куйды, аны әллә ничә кисәкләргә бүлде, беразын туңдыргычка урнаштырды. Шулкадәр күп камыр куюына тәмам аптырадым, – ди Миңнебикә апа.

Канлы иртә

8 март. Гөлназ бу көнне дә, гадәттәгечә, таң әтәчләре белән йокысыннан уяна. Чөнки иртәнге алтыда өйдән чыгып китә ул.

– Күпмедер вакыт узгач, күзем бер кесә телефонына төште. “Гөлназ телефонын оныткан икән” дип, номерын җыеп карадым. “Минеке үзем белән, Камилнеке ул”, – дип җавап бирде. Сокурыда заправкада иде кызым. Шунда балам белән озаграк сөйләшсәм дә, теге вәхши узып китәр иде, – дип өзгәләнә Миңнебикә апа. – Ул да булмый, Радик мал караган җиреннән бер сүз дә әйтмичә, тиз генә киенеп чыгып китте. Аннан, полиция киемендәге бер кеше килеп, Радикның пистолетын таптыра башлады. Башта бернәрсә дә аңышмаган идем, хәзер барып җитте инде. Радик Гөлназны харап итүчене атып үтерер дип курыккандыр. “Ни булды?” – дип кызыксына башладым. Ә ул: “Кызыгыз авариягә эләккән”, – дип җавап бирде. Гөлназ эшенә барып җиткәч шалтырата торган иде. Ә бүген тынлык. Йөрәгем кысылып куйды да, балаларга “әниегез юк инде!” дип, елап җибәрдем.

Бу көннең дәвамын начар хәтерли бәхетсез ана. Шуңа күрә, аңа артык сораулар бирмәдем.

Иртәнге 6 сәгать 30 минутлар тирәсе. Казан – Оренбург юлының Лаеш районы территориясендәге 21нче чакрымы. Төгәлрәк итеп әйткәндә, Кабан авылы янындагы күпер бу. Күпернең ике ягында отбойниклар. Аның озынлыгы нибары 20 метр чамасы. Менә шунда харап була инде Гөлназ. Күпердән чыгып барганда ул каршы як полосага чыгып, каршысына очып килүче “Ниссан” джибын күреп ала. Рульне дә уңга алып карый. Ләкин көчле бәрелүдән котыла алмый. Бәрелгән урынны узып, байтак алга китә һәм отбойникларга эләгеп туктап кала. Медицина экспертизасыннан күренгәнчә, алган тән җәрәхәтләреннән Гөлназ шундук җан бирә. Мин дә өйрәндем ул экспертиза нәтиҗәләрен, чәчең үрә торырлык!

– Безнең авылда аэропортка йөреп эшләүчеләр дә бар. Шулар шалтыратып, Гөлназның машина номерын сорады. Аннан кабат шалтырату булды, нәтиҗәдә, “хатының авариягә эләккән” диделәр. Телефонына шалтыратам, алмый, йөрәгем “жу” итте. Җитмәсә, авария урынына рульдә килмәскә куштылар. “Каты бәрелде микән?” дип уйладым. Күрше белән фаҗига урынына киттек. Мин килеп җиткәндә “Ниссан” юл читендә әйләнгән килеш ята иде. Янгын сүндерү машинасы күзгә чалынды. Ә Гөлназныкы күренми. Шул каплап торган икән. Мин килгәндә Гөлназны машинадан алып, җиргә сузып салганнар иде. “Исәнме ул?” – дип кулларын тотып карадым. Җылы иде әле ул, – ди Радик күзләрен яшереп.

Бәлки шушы күпердән узып китәргә өлгерсә, рулен читкә борып юл читенә төшеп китәр һәм исән калыр иде ул? “Бәлки”ләр күп шул...

“Ниссан”да биш кеше була. Өч ир-ат һәм ике хатын-кыз. Полиция, ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналары килеп җиткәндә рульдә утыручы җинаять урыныннан качкан була инде. Ике кыз да юкка чыккан. Ике егет кенә утырып калган. Сорау алу барышында кызлар башта: “Без аларны белмибез, очраклы гына утырдык”, – дип маташса да, соңрак куркыныч бер картина тасвирлана. Ул да булмый, өч көн үткәннән соң рульдә утыручы Игорь Быльнов адвокат ияртеп, полициягә үзе килә. Килмәс иде, видеорегистратор бар! Шул барысын да күрсәткән. Быльнов – Казан шәһәренең Ямашев урамында урнашкан автомойкада эретеп ябыштыручы булып эшли. Сутенерлык өчен утырган һәм 2012 елда иреккә чыккан. Өйләнмәгән.

– Быльнов сөйләве буенча, ул 7се көнне эшкә чыга. Нәкъ шушы вакытта автомойканың хуҗасы машинасын ремонтка куя һәм тиз арада төзәтергә куша. Быльновның дуслары килә һәм алар бәйрәм итәләр. Аннары, хуҗаның машинасын урлап, кызлар алып, Чистайга юл тоталар. Быльнов әйтүенчә, ул Чис­тайга таныш кызы янына барырга чыга. Сыра эчкән була. Алар озак кына шәһәр буйлап йөргәннәр, постларны исән-имин узып китү өчен ишегаллары буйлап хәрәкәтләнгәннәр. Машинадагылар йоклап беткән, ләкин бер кыз йокламаган. Шуның әйтүе буенча, Быльнов туры гына бара алмаган, рульне ара-тирә уңга-сулга боргалаган, нәтиҗәдә, Кабан авылы янына җиткәч, Гөлназның өстенә менгән. Җинаять урыныннан качканнан соң Быльнов дусларына китә һәм бәрелүдән зыян күргән аягын ничектер җепләр белән эләктереп куялар, – ди Радик.

“Сыра эчтем” дигәннән, аның хәзер нәрсә һәм күпме эчкәнен әйтү мөмкин түгел инде. Чөнки ул җинаять урыныннан качкан һәм алкоголь микъдарына экспертиза ясалмый калган...

Соңгы сүз

Өч көннән соң үз теләге белән килгәч, юл-транспорт һәлакәте урынын ташлап киткән өчен Быльновны административ җаваплылыкка тарталар. Соңыннан, юл-транспорт һәлакәте өчен арест салалар. Аннан, җинаять эше барышында ниндидер гаеп табып, аны иреккә чыгаралар. Ләкин Казан шәһәренең Мәскәү районы Эчке эшләр бүлеге Быльновны машина урлауда гаепләп, тагын бер җинаять эше кузгата. Менә шуннан соң әлеге бәндәне янә кулга алалар. Бүгенге көндә тикшерү бара.

Нишләмәк кирәк, бездә шулай озак тикшерәләр инде. Берәүләр тикшерә, ә исерек корбанының якыннары кайнар яшьләр коя, “ул вәхшине нишләтерләр икән?” дип ут йота.

Нәрсә килеп чыга инде? Адәм баласы һәркөн ишек ябып чыгып киткәндә якыннары белән хушлашырга тиеш буламы? Чөнки яныбызда Быльнов кебек җавапсыз, кабахәт адәм актыклары җитәрлек. Өстеңә менәләр, сыталар, үтерәләр, таптыйлар, кайберләре урамга чыгып бер гаепсез бәндәләргә аталар! Төкереп бирә алар синең законнарыңа! Әнә, зур агайлар “рульгә эчеп, исерек килеш утырганнарны әле тегеләй, әле болай итәчәкбез, фәлән тәңкә штраф чәпиячәкбез” дип янап, яңа законнар чыгарып кына тора. Ләкин бичарадан ни чара дигәндәй, Быльнов кебек тай тибәрдәй егетләрнең мие хәмердән соң сыегая да, закон да, чурт та, суд та куркыта алмый инде. Әле кемнең кемнең, ничәмә-ничә ел полициядә эшләп, адәм балаларының тынычлыгы өчен көрәшкән кешенең хатынын харап иткәннәр бит. Шулай булгач, нишләргә кала соң? Ходайдан юньсез бәндәләргә иман сорап белгән догаларыңны укыргамы? Ул бәдбәхетләр кеше гомерен тартып кына алмый бит әле, үзенең якыннарын, ата-анасын кайгы утларына сала. Иманым камил, бүген 23 яшьлек Быльновның да әнисе күз яшьләре түгәдер. Чөнки ул баласын кеше үтерсен өчен дөньяга тудырмаган! Алай гына да түгел, егет үзенең яшьлегенә, киләчәгенә балта чапкан.

Ә йөрәк парәсен җир куенына иңдергән анага, өч баласын кочаклап ялгыз калган Радикка нишләргә? Аларны ничек юатырга да, яшәү өчен каян көч табарга? Әле аның йөрәген, җанын җинаятьчегә булган әйтеп-аңлатып бетермәслек нәфрәт уты өтә. Өзгәләнә, бәргәләнә. Үткәннәрен барлый:

– Участок полициясе булып эшләгәч, бөтенләй вакытым булмады, балаларга да игътибарым җитмәгәндер. Ә Гөлназ уенын-чынын бергә кушып: “Менә, балаларны калдырып китеп барырмын әле”, – дип әйтештерде. Мин: “Кая китәсең соң, җаным?” – дип сорасам, дәшми иде. Менә, китте дә барды, – ди Радик.

Мин Гөлназның якыннарын ничек юатырга да белмим. “Барысы да яхшы булыр” дип әйтсәм дә, йөрәкләрендәге яра гомер буе сызлаячак. Теге бәндәнең дә кеше булачагына ышанмыйм. Яңа законнарга да өметләр багламыйм. Ни кызганыч, бу очракта Ходайдан сабырлык, адәм балаларына иман, акыл сорарга гына каладыр инде.

Эльмира ФЛҮН
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ