Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Киосклар һәм лареклар кире кайта?

19 Февраль 2019 660
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы шәһәр урамнарына вак-төяк сату нокталарын кире кайтармакчы. Кайчандыр тузып-туздырып алып ыргытылган лареклар яңадан торгызылачак. Министр урынбасары Виктор Евтуховтан чыккан бу сүзне дөрестән дә гамәлгә ашырырга телиләр бугай.
Эре кибетләр артык күбәеп киткән. Ваклары, киресенчә, әз. Халыкка җайлы үзе: бер барганда зур кибеттән бөтен кирәк-яракны җыеп алып кайтабыз. Ә менә җитештерүчеләр үз товарларын халыкка сата алмыйча интегә, ди. Европа илләрендә мең кешегә фәлән кибет туры килә. Ә бездә кибетләр саны ике тапкыр кимрәк. Ничек тә Европа дәрәҗәсенә җитәргә кирәк!

Башта бу хакта урынбасар гына сөйләде, ә хәзер менә министр Мантуров үзе әйтә: “Бу адым эшмәкәрлекнең тотрыклылыгын тәэмин итәчәк, – ди. – Шушы яңа закон ярдәмендә ким дигәндә 4,5 млн тонна авыл хуҗалыгы товарлары сатылачак. Өстәвенә, яңа закон 250 мең кешене эшле итәчәк”.

Күңелне эретә торган сүз­ләр. Яңа эш урыннары сүзен ишеткәч, шатланабыз бит, гадәттә. Яхшы матур тормыш күз алдына килә.

Күчмә кибетләр модада икән бүген. Киноларда күрәбез. Менә Россиягә дә әкренләп керер, шәт. Теләсәң, машинаңны кибет итәргә була, телисең икән – велосипедка тагып йөртелә торган сәүдә ноктасы ясарга мөмкин. Төбәкләрдәге вәкаләтле затлардан рөхсәт кәгазе генә алырга онытма. Белгечләр дә яңа законны әйбәт, ди. Фермерлар үзләре җитештергән итләрен, үстергән яшелчәләрен арадашчыларсыз гына сату мөмкинлегенә ия булачак.

* * *

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 7 нче саныннан укырга мөмкин

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1587
ӨСКӘ