Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кино төшерүчеләр 100 меңне кысып калды”

20 Октябрь 2020 640
Яшел Үзән районы Исак авыл җирлегендә юл буенда ук “Татар авылы” музее бар. Татарстанда ачык һавада эшләнгән бердәнбер этнографик музей ул. Анда беренче тапкыр килгәч, үземне әкияттә кунакта кебек хис иттем. Капка ачык. Хуҗалыкта бер кеше әсәре дә юк. Ишегалдына керүгә тавис кошы каршы алды, аннары ике бәрәнен ияртеп, бер көрән сарык йөгереп килде. Әтәчнең дә безнең якка юл алганын күргәч, күңелгә бераз шом керде. Тими икән үзе, килеп нидер “такылдады” да, ишегалдының икенче ягында, мәчет тирәсендә чирәм чемченеп йөргән ишәк белән кәҗәгә таба атлады. Аларга нинди “күрсәтмәләр биргәндер”, тегеләре безне чыгып киткәнче озатып йөрделәр. Икенче баруда Дамир абый Камалетдинов белән таныштым.
...Чулпанны Себергә үзем җибәрдем.

– Кызганмадыгызмы?

– Кемне? Фильм башыннан азагына кадәр бер татар сүзе әйтә алмаган шул хатынны кызганыйммы?! Камал артистлары белән бергә төшкән бит ул. “Улым” сүзен дә дөрес итеп әйтергә өйрәтүче булмаган үзен. Кеше көлдереп, “үлем, үлем” дип йөргәнен күргән булсам, үзем өйрәтә идем мин аны. Ник тел яшереп торырга?
Без горур булырга тиеш, чөнки без чабата кигән, мич эченә кереп юынган халык түгел. Татарлар мунча яккан.
Илебезне басып алганнар дип ни эшлисең инде, анда да үзебез гаепле. Татарның дуслыгы, бердәмлеге булмаган. Хәзер дә юк ул.

“Татар авылы” музее җитәкчесе Дамир абый Камалетдинов белән әңгәмәне газетабызның бу атнада чыгачак 42нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1371
16 Ноябрь 2020 09:59 1350
ӨСКӘ