Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Килен белән апага уртак телне кем таба?

27 Сентябрь 2013 916
“Питрәч районы Керә­шен Сәрдәсе авылында яшәүче Анна Вараксинаны бертуган энесе һәм җиде ел элек кенә бу йортка килгән килен кыерсыта, түтине кунарга да өйгә кермиләр”, – дип редакциягә Анна Спичкова хәбәр иткәч, бәхетсез түтине һәм өйдән куучы киленне күрергә дип Питрәч якларына юл тоттым.
“Кара янганчы кыйнаган...”

Киләсемне алдан хәбәр иткән идем. Анна Вараксинаның язмышына битараф булмаган кешеләр мине көтеп тора иде инде. Авыл кибетенә җыелган апалар берсен-берсе уздыра-уздыра мине әлеге хәлләр белән таныштырырга кереште.

– Залга йозак куелган. Аннаны ул якка кертмиләр. Килен Гөлнур ирен: “Миңа каршы сүз әйтәсең икән, китәм”, – дип куркыткан. “Әгәр Гөлнур китә икән, өйгә ут төртәм, үзем чыгып асылынам”, – дип әйтә ди Василий. Аннаны үз йортыннан куалар, ашатмый-эчертмиләр, ә пенсиясен алып баралар, – дип сөйли башлады Анна Спичкова исемле ханым.

Аңа кибетче Светлана Морозова кушылды:

– Улы аракы алып кайта да, Гөлнур шуны сатып ята. “Бер яулыгымны калдырмады, ягып бетерде”, – дип кибеттән яулык алды. Беркөнне каймак белән эремчек алган иде, “Ашарга утырган идем, битемә атып бәрде”, – дип елады Анна түти.

Моннан җиде ел элек соңлап кына булса да Василий өйләнергә була: газетадагы танышу игъланы аша Казан кызы Гөлнур белән кавыша. Хатынның беренче никахыннан кызы белән улы бар. Баштагы мәлдә бик әйбәт торалар. Тик бер түбә астында тату гына яшәгән килен белән апа арасыннан кинәт кара мәче уза: быелның март айларында күршеләре Гөлнурның Анна түтине кыерсытуын, хәтта кыйнавын да күрәләр.

– Анна Вараксина – икенче төркем инвалид. Онкология буенча учетта тора, шикәр диабеты, гипертония белән дә авырый. Быел аның түзәр әмәле калмады инде. Килен кеше өйгә кертми, ашатмый, эчертми, кыйный. Өстенә салкын су сибә, – дип үз белгәннәрен әйтергә тырышты шәфкать туташы Нәфисә Фадеева. – Башы белән дә проблемалар бар. Ашарга пешерә, кер юа белми. Кияүгә чыкмаган. Әти-әнисе үлгәч, энесе белән генә яшәделәр. Энесе җиде ел элек өйләнде. Алты елга кадәр тавышлары чыкмады. Бу хәлләр кыш көне башланган, язга хәтле әйтмәгән, түзгән, мескен. “Тагын эчеп кайттыңмы? – дип мыскыл итә ди, мин бу авылда үзем дә килен генә, утыз тугызынчы елымны яшим, әмма Анна түтине бер тапкыр да исерек килеш күргәнем юк. Беркөнне медпунктка керде дә, чишенеп күрсәтте, тәнендә кара янган эзләре бар. “Кулына нәрсә очрый, шуны атып бәрә, ятып торсам, килеп чеметә, урын-җиремә йомырка атып бәрде ди,” – дип тә өстәде белгеч.

Вараксиннар йортындагы гауганың фаш ителүе шәфкать туташының бу хәлләрне авыл советы башлыгына кереп әйтүеннән башлана. Ул исә үз чиратында Питрәч администрациясенә, социаль яклау идарәсенә шалтырата, участковыйны чакырта. Гөлнурга кисәтү ясала, әмма файдасыз – хәлләр шулай ук дәвам итә. Хәзер Анна Петровна вакытлыча җәй көне кайтып торучы туганнарында яши икән. Шул йортка юл тоттым.

“Теле бик тәмле, бөтен кешене үзенә карата”

Әлеге йорт бик кечкенә, бер яклы гына. Анна Петровна чоландагы караватны үз иткән. Мин килгәч, урыныннан торып чыкты ул. Әңгәмәбезне Анна түтинең туганы Анна Рычакова башлады.

– Без бер яшьтә, бергә укыдык. Икебез дә сигез яшьтән әнисез калдык, аннары аның әтисе икенчегә өйләнде, уртак балалары Григорий Казанда тора. Боларның ызгышлары шуннан башланды: килен килде дә, хәзер хуҗа булып тормакчы була. Йортның иң кече энеләре Гриша исемендә икәнен белеп ала да: “Нишләп синең исемдә түгел өй?” – дип иренә тавыш куптара.

– Алты ел әйбәт кенә яшәгәнсез, арагыз нәрсәдән суынып китте? – дип сорадым Анна түтидән.

– Киленнән инде, киленнән, миннән түгел... Аннан яхшы сүз юк. Йоклаганда урындык күтәреп килә, өстемне ача, чеметә, ишектән кергәндә аягымны кыс­ты. Беркөнне хастаханәгә барасы булгач, алмаш киемнәргә дип менгән идем: “Өйгә кермә, чебенгә агу сиптердем”, – ди. Ә Вася шунда ятып тора. Мине һаман исерек ди. Яккан мунчага кертми, керемне дә үзем юам. Көпә-көндез капканы бикләп куя. Энем сүз дәшми, хатыныннан курка. Китәм дип куркыткан. Беркөнне урамда бүрәнә өстендә, аннары өй каршындагы эскәмиядә йокладым. Бервакыт мунчага кертеп җибәрде, барсам, юынырга бер табак та юк, юынгыч астындагы чиләкне алып, шуны юып, шуның белән юындым. Инде хәзер керткәне дә юк. Күрше-тирә мунчага дәшә, – диде күз яшьләренә буылып.

Халыкның авызына иләк каплап булмый, апа кеше белән килен арасындагы мөнәсәбәтләрне, җәберләүне күргән шаһитлар да табылды.

– Кыйнаганын үз күзләрем белән күрдем. Анна түтине түгел, Гөлнур белән Васяны җибәрергә кирәк. Гомер иткән карчыкны ник үз өеннән куалар? Җиде ел ул Гөлнурның килгәненә, терлек асрамады, бөтен хайваннарны бетереп барды. Мунча яккан саен Анна түтине үзем чакырам, ашатам-эчертәм, аны бөтен авыл белә, – диде миңа авылдашы Роза Токинова.

Әле алай гына да түгел, кайчандыр Гөлнур ханымның якын дусты, ахирәте булып йөргән Ольга Мухина да элеккеге дустына карата ачу кибәнен ишеп алды. Ике дусның арасы Гөлнурның Анна түтигә карата мөнәсәбәтеннән соң бозылган.

– Теле бик тәмле аның, бөтен кешене үзенә карата, мин дә шул капкынга эләктем. Анна түтинең ашарына эткә салган кебек кенә бирә иде. Мунча керт­ми, суыткычны ачтырмый. Бәдрәфкә дә керергә ярамады аңа. Түти мескен башка җиргә бара. Битен тырнарга дип үкереп килә иде. Бик каты кыерсыттылар. “Сыер савучылар белән гел эчә идек, бервакыт ялгыш сыер дип үгезне сава язганмын”, – дип тә серен ачкан Гөлнур дустына. – Аракы сатуы хак. Ирләр ашлык белән түлиләр.

Җитәкче сүзе

“Бик әшәке хатын ул, үзең генә барма, этен җибәрер тагын”, – дип кибеттәгеләр куркыткач, иң элек авыл советына сугылдым. Авыл җирлеге башлыгы Петр Дмит­риевич Гаврилов белән гаугалы йортка барганда сөйләштек.

– Күңелле нәрсә түгел, инде картлар йортына урнаштырырга булдык Анна түтине. Эш буенча боз кузгалды. Кайбер анализларын гына аласы калды. Баштагы мәлдә шунда урнаштырып торсак, аннары Казандагы Григорий дигән энесе йорт салып бетергәч алып китәм, ди. Участок полициясе белән Вараксиннарның төп йортына мендек, ул вакытта Анна түти килененә каршы бер сүз дә әйтмәде. Ә өч көн үткәч, кире минем яныма килеп, шул ук көнне дә җәберләүләрен, килененнән куркып, сүз дәшмәвен сөйләде. Моны телефоныма видеога төшереп алдым. (Мин дә карадым ул видеоязманы, Анна Петровна анда да миңа сөйләгән кебек зар түгә – Ч.Ш.).

– Килен үзе нәрсә ди?

– Алла сакласын, нигә тиим мин аңа, – ди.

– Аның аракы сатуын да әйтте авылдашларыгыз...

– Бу мәгълүмат миңа да килеп иреште. Авыл хатыннары ирләренең шунда аракы хисабына ашлык ташуын килеп әйткәч, тикшереп карадык, әмма тота алмадык.

“Араларны авыл кешесе боза”

Вараксиннарның икесен дә урамда очраттык. Василий капка төбендә утырып торса, хатыны спектакль күренешенә чакырылган персонаж кебек калкып чыкты.

– Апагызны өйдә кундырмыйсыз икән? – дип турыдан сорадым Василийдан.

– Кем әйтә? Дөрес түгел! Үзе теләп туганнарыбызда кунып йөри. Аның сүзләренә хатыны кушылды:

– Бүген кайтсын, ашатам, эчертәм. Өстемдә кояш, татар кешесе мин! “Минем картлар йортына китәсем килә”, – дип үзе йөри бит. Минем әнием дә 75 яшендә үлде, мин аны нигә кыйныйм? Ул миңа үз әнием кебек. Килгәнемә бер генә ай иде, хастаханәдә йөрттем, операциядән соң карадым. Көненә өч төрле әйбер пешереп ашаттым. Кем кыйнаган? Кем күргән?

Ирле-хатынлы Вараксиннар да, күршеләре Анна түти дә апалары белән аралары суынуга күршеләрен гаепләде. Шуның өстенә, Анна түти өйдәгеләрнең үзләренә дә Гөлнурны җибәрү өчен Гриша белән Валя котыртуын әйткән, ди имеш.

– Алты ел әйбәт торгансыз. Соңгы айларда гына тавыш нидән чыкты соң? – дип әлеге бәхәснең төбенә төшәргә тырышып карыйм.

– Безнең аңа бер сүз әйткән юк. Безнең белән сөйләшми дә ул, – диделәр икесе бертавыштан.

– Монда килеп бу көнгә калырмын дип уйламаган идем, – дип такмаклап еларга кереште Гөлнур Вараксина. – Бүген үк китәм! – дип тә өстәде.
Кыскасы, Анна түти һәм калган авылдашлары сөйләгән барлык сүзләрне дә кире кактылар биредә. Әниләре үлгән елны Василийның башын миңгерәтеп, авыл советында өй документына алдап(!) кул куйдыру “факт”ын да телгә алып уздылар. Имеш, Василийның хезмәт хакын да, терлек саткан акчаларны да Григорийга озата барганнар. Боларында хаклык ни дәрәҗәдәдер, “угры”ның кулыннан тотучы юк. Әмма ирле-хатынлы Вараксиннарның апаларын җәберләп торуын раслаучы фактлар бар бит! Авылдашлары исем-фамилияләрен әйтеп, ялган мәгълүмат биргәннәрдер дип уйламыйм.

Соңгы сүз

Авыл советы бинасына кайтып, яңа гына ишеткән-күргәннәрдән соң, кабат рәис Петр Дмитриевич белән сөйләштек.

– Оста артист ул Гөлнур. Безнең янда матур сөйли, хәзер Анна түти кайтса, икенче көнне үк тагын елап киләчәк. Бүгенге көндә иң отышлы юл – картлар йортына урнаштыру. Күрәләтә кыйнатып, урамда кундырып йөреп булмый бит, мин дә кизү тора алмыйм.

Машинага утыргач, кайтыр юлда Анна һәм Василий Вараксиннарның бертуган энесе Григорийга шалтыраттым.

– Миңа ул өй кирәк түгел. Җиде ел инде үз нигеземә кайтып бер чынаяк чәй дә эчкәнем юк минем. Дөрес, Гөлнур килгәнче кайтып йөрдек. Ул килгәч, безгә анда көн бетте. Василийның акчасын каян алып миңа җибәрсеннәр? Колхозда да эшләмичә, айнымый эчеп йөрде бит ул. Аңа хәзер дә йорт кирәк түгел, ул өй Гөлнурга кирәк. Мин аны ел саен иминиятләштереп, салымнарын түләп торам. Узган ел: “Әгәр апаны кыерсытасыз икән, өйне икегезгә бүлеп бирәм”, – дип әйттем. Шуннан соң тыныч кына торганнар иде. Ә Гөлнурга өй документы бүген үк кирәк! Өйдән куып чыгару турында да уйлыйм, ачуымны китерсәләр, бу адымга рәхәтләнеп барам. Апаны урамда йөртеп булмый, картлар йортына урнаштырып торсак, өем өлгерүгә үземә алып китәм, – диде ул миңа.

Бертуганнар хакында “Ике бармак арасына ит үсми” дигән канатлы гыйбарә яши. Анна белән Григорий арасына да какшамас туганлык җепләре сузылган. Ә Василийга ни булган? Бертуганнарыннан йөз чөерүме бу? Әллә хатыны коткысына бирелүме?

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Питрәч – Казан
                                                                                                                       

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ