Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Киләсе ел маймыл елы булса да, һәрберебезнең дә кешечә яшисе килә!”

22 Декабрь 2015 2213
“Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенең җиденче кунагы – халык шагыйре Разил Вәлиев. Яңалыклары белән уртаклашып, хәерле иртәләр теләп алыйк әле үзенә.
– Хәерле иртә, Разил әфәнде!

– Һәр иртәбез, һәр көнебез хәерле булсын! Минем “Бер көнем” исемле шигыремдә мондый юллар бар:

...Чал карт булып кич йокыга талам,
Сабый булып таңда уянам.

– Иртәгез нәрсәдән башлана?

– Иртән елмаеп уянсаң, гадәттә, көнең дә матур уза. Ә көн матур узсын өчен матур һәм игелекле гамәлләр кылырга кирәк. Шуңа күрә иртән торуга беренче эш итеп мин бүген эшлисе иң мөһим эшләрне барлап, сәгатьләп-минутлап язып куярга тырышам.

Иртән баш яхшырак эшли бит ул... Өстәл янына утырып, кичә язганнарымны укып-төзәтеп чыгам. Аннары – душта коену, чәй эчү һәм – җәяүләп эшкә!

– Яңа елга әзерлек ничек бара? Дәүләт эшендә моның чагылышы?

– Яңа ел – эшләгән эшләреңә нәтиҗә ясау, үзенә күрә бер имтихан сыман инде ул. Ел башында ниятләгән эшләреңнең очына чыккансыңмы? Бар вәгъдәләреңне үтәгәнсеңме? Дәүләт Советы депутаты буларак, мин инде үземнең сайлаучыларым белән очрашып, 2015 ел өчен хисап тоттым. Саный киткәч, эшләнгән эшләр дә шактый җыелган икән. Сайлау кампаниясе вакытында Кама Аланындагы 1нче мәктәпкә, Иске Чишмә авылы мәдәният йортына, Түбән Кама Үзәк китапханәсенә ремонт ясатуда, Ташлык авылында балалар бакчасы төзүдә ярдәм итүемне сораганнар иде. Аллага шөкер, Президентыбыз ярдәме белән боларның һәммәсен дә җиренә җиткереп эшләдем. Ел дәвамында миңа мөрәҗәгать иткән һәр сайлаучыга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым. Ә инде Дәүләт Советында кабул иткән карарларыбыз, законнарыбыз һәммәгезнең дә күз алдында, алар матбугатта басылып тора.

Иҗат эшенә килгәндә, быел “Мәхәббәт һәм нәфрәт” исемле сайланма әсәрләрдән торган китабым татар һәм рус телләрендә басылып чыкты.

– Быел нинди зур эшләр башкардыгыз? Иң зур булганнарын санап китә аласызмы?

– Әле генә мин аларның кайберләрен санап уздым инде. Әмма бүгенге көндә иң мөһим проблема дип мин туган телебез, милли мәктәпләребез язмышын атар идем. Федераль хакимият кабул иткән карарлар һәм кануннар һич кенә дә милләтләр файдасына түгел. Моңа кадәр мәгариф стандартларыннан милли-төбәк компонентын алып ташлап, аннары Бердәм дәүләт имтиханнарын бары рус телендә генә тапшыру тәртибен кертеп, милли мәктәпне упкын читенә китереп җиткергәннәр иде инде. Хәзер, бөтенләй упкынга төртеп төшерү өчендерме, белмим, Россиядәге бөтен мәктәпләрдә бар фәннәрне дә рус телендә генә укыту турында Концепция проекты әзерләгәннәр. Соңгы берничә айда шуңа каршы көрәшеп, җан тынычлыгым качты. Мәскәү даирәләре белән бәхәсләшебез, үзләрен Казанга чакырып, Түгәрәк өстәлләр үткәрәбез, төрле мөрәҗәгатьләр әзерлибез һ.б.

Соңгы арада бер күңелле вакыйга да булды: тарихта беренче мәртәбә Татарстанның “Театрлар турында”гы закон проектын әзерләп тапшырдык. Мондый федераль закон бүгенгә кадәр хәтта Россиянең үзендә дә юк әле.

– Татар теленең үсешендә үзегездән нинди өлеш кертә алам дип уйлыйсыз?

– Бу сорауга кыскача гына җавап биреп булмый. Дөресрәге, бүген татар теленең үсешеннән бигрәк, аны саклап калу турында уйларга кирәк. Минем Дәүләт Советында да, иҗатымда да бар кылган гамәлләрем туган тел язмышы белән бәйләнгән. Ә нинди өлеш кертүемә үзем түгел, халык бәя бирсә, дөресрәк булыр.

– Туган телебезнең киләчәге бармы?

– Һәр кеше җиргә яшәү өчен килә. Телләр дә шулай ук. Мең еллар, дистәләгән гасырлар аша узып, чарланып, камилләшеп бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән Бөек татар теленең нишләп киләчәге булмасын ди!? Әмма аның киләчәге үзебездән тора. Туган телебездә сөйләшсәк, аралашсак, язсак, ул беркайчан да үлмәячәк. Әмма туган тел язмышында дәүләтнең мөнәсәбәте, дәүләт ярдәме дә бик зур роль уйный.

– Балаларыгыз татарча сөйләшәме?

– Балаларым һәм оныкларым белән мин бары тик туган телебездә генә сөйләшәм.

– Гаиләгез турында сөйләп китсәгез иде. Алар ниләр белән шөгыльләнә?

– Хатыным, кызым, оныкларым бар. Хәләл җефетем – табибә, медицина фәннәре кандидаты, күптән түгел ялга чыкты, хәзер оныкларны карый һәм дәвалый. Кызым Сөембикә – Милли китапханә директоры, оныкларымның олысы – әлегә ике яшьлек улын тәрбия кыла, кече оныгым – КФУ студенты.

– Яңа ел бәйрәме сезнең өчен нинди бәйрәм? Быел кемнәр белән каршы аласыз?

– Яңа ел бәйрәмен бездә “гаилә бәйрәме” дип атыйлар бит. Быел да, гадәттәгечә, Казандагы бөтен туган-тумача бергә җыелып, бәйрәм итәргә ниятләп торабыз.

– Киләсе Маймыл елы нинди булыр дип уйлыйсыз? "Акчарлак" газетасы укучыларына әйтер теләкләрегез?

– Дарвин бабай кешене маймылдан чыккан дип әйтә бит. Димәк, аныңча, еллар узган саен, бездә кешелек сыйфатлары арта барырга тиеш. Киләсе ел маймыл елы булса да, һәрберебезнең дә кешечә яшисе килә!

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ