Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кием тәртипне билгели”

24 Сентябрь 2020 323
Игътибар иткәнегез бардыр: безнең җәмгыятьтә кием хакында чып-чын көрәш бара. Әйтик, феминисткаларның киң бер катламы ачык хатын-кыз күкрәген сәяси көрәш байрагы итеп күтәрә. Аларның кыеш акылында интим урыннарның шәрә булуы үзе үк кемнедер җиңү буларак кабул ителә. Төрле бизнес-компанияләр, элиталы дәүләт оешмалары махсус дресс-кодлар кертәләр. Шулар таләп иткәнчә киенмәсәң, карьерага юл ябыла, бер-ике кисәтүдән соң эштән үк китәсең.
Тагын бер нәрсәне искәртик: көрәш нигездә хатын-кыз киеме тирәсендә бара. Ирләр киеме тарихи-традицион чикләрдән бик ерак китми диярлек. Чалбар балагын биленә кадәр ерык ясап киенгән ирне күрсәгез, мөгаен, ычкынгандыр бу, дип уйлар идегез. Ә менә хатын-кыз киеме калейдоскобы төсләрнең муллыгы белән аерылып тора. Күкрәк тирәсендәге декольте гына түгел, бил-аяк тирәләрендә дә әллә никадәр ярыклар ясап бетерергә башлары эшли гүзәл затларның. Үзен тәртипле һәм әхлаклы дип уйлаган ханымнарның байтагы ятьмә кебек челтәр кием киюне дә бернигә санамый…

***

Язманы "Акчарлак" газетасының бүгенге саныннан укый аласыз.
Рубрика: Автор: Булат Хаков

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1930
28 Сентябрь 2020 13:16 1495
12 Октябрь 2020 09:36 1334
5 Октябрь 2020 10:16 1293
ӨСКӘ