Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кичке тугызда йокларга ятабыз, иртәнге алтыда торабыз”

2 Декабрь 2020 1245
Әдилә СӘФӘРОВА,
Журналист, “ТНВ” каналының “Манзара” тапшыруын алып баручысы:
– Режимны үтәргә тырышабыз. Аеруча мин һәм балалар. Данилның режимы башкачарак. Кичке тугызда йокларга ятабыз, иртәнге алтыда торабыз. Ял көне дә шушы режимны тотарга тырышабыз. Туклануны да дөрес итеп көйләдек. Камыр ризыкларын авылга кайтканда гына ашыйбыз, әниләр сыйлый. Күбрәк аш, ботка ашыйбыз. Саф һавада йөрү – гаиләбезнең традициясе. Казан эчендә дә урманнарны, паркларны үз итәбез, гаилә белән чыгып керергә тырышабыз.
Икенче бала тугач, аңа бөтенләй дару ашатмыйм. Беренчесе белән тәҗрибә җитеп бетмәгән, бераз гына чирләп китсә дә дару ашата идек. Хәзер дару алганым да юк, иммунитеты көрәшсен дип, халык чараларын кулланып дәваланабыз.
Туклануыбыз да, яшәү рәвешебез дә сәламәт, Аллага шөкер. Эчмибез, тартмыйбыз, спиртлы эчемлекләр кулланмыйбыз.
Гаиләбез белән әниемнең рецептын кулланабыз: салкын тидеме, тамак кымырҗып торамы, ютәлме – аякны тозлы кайнар суга тыгабыз. Пешермәслек кайнар суга бер уч тоз салып ясала ул. 10 минуттан артык то­тарга ярамый, чөнки ул йөрәккә наг­рузка бирә. Аяк кызыл оекбаш кигән кебек кызарырга тиеш. Балаларны да шулай дәвалыйм. Моны симптомнар сизелә башлауга ук ясарга кирәк.
Кышын сарымсактан өзелгән юк, табигый антибиотик бит инде ул. Хөрмә җимеше – дин буенча хуплана торган ризык. Ул безнең өстәлдән өзелми. Кытайда көненә җиде финик, су ашап яшәүче озын гомерле кешеләр бар. Финикта микроэлементлар бик күп.
Елга бер диңгезгә барырга тырышабыз. Аннан төп сувенир – диңгез суы алып кайтабыз. Кеше күп урыннарда булып кайткач, эпидемия вакытларында балаларның борыннарын шул диңгез суы белән генә юдыртып торам.
Күп кеше йөткерүдән, ютәлдән интегә. Андыйларга бер киңәшем бар: без термоста чистартылмаган солы пешереп эчәбез. Каенанам рецепты. Аны балалар да ярата, бик тәмле килеп чыга. Термоска чама белән солыны салып, кайнар су коярга кирәк. 10 сәгать, ким дигәндә 6 сәгать торырга тиеш ул. Гадәттә төнгә ясап куябыз. Шуны әз-әзләп эчеп торсаң, ул ютәлне баса.

***
Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 11 ноябрь 2019
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2897
ӨСКӘ