Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Кибеттә бушка гайбәт саталар"

18 Апрель 2017 1252
                                                                     IMG_8837.JPG

Бүтән бармыйм Шыгайга! Аяк киемемне эштән чыгарып, аннан да бигрәк, нервамны бетереп кайттым. Авылдагы пычракны күрсәгез! Адәм баласы түгел, трактор кереп батмалы. Урам уртасында да, читендә дә шул ук хәл, кая бассаң да, балчык суырып ала. Шыгайга кергәнче машинабыз белән бер батып, бер калкып интеккән идек инде. Кыскасы, мондый юллар сирәк очрый хәзер.

Юллар гына түгел, Апас районының Шыгай авылындагы хәлләр дә сирәк күренеш. Аларның эше каты: ике төркемгә аерылганнар да салкын сугыш башланган. Салкын гына да түгел... Сугышчыларның штабы – авыл кибете. “Главнокомандующийлар” да шунда җыела икән. Дөрес, араларында матур итеп, башларын югары чөеп, барлык гайбәтләрдән өстен булып яшәүчеләр дә бардыр. Ләкин андыйлар очрамады. Киресенчә, сүз иясен эзләп хәлдән тайганнар, чиргә сабышканнар арасында йөрдем. 

                                                                     IMG_8842.JPG

Бу турыда тулырак 20 апрельдә чыгачак "Акчарлак" газетасының 15 нче санында  укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Июль 2019 16:42 973
ӨСКӘ