Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ХЫЯНӘТ САЛКЫНЫ

18 Ноябрь 2019 913
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,
26 апрель 2018 № 16
Галәм безнең һәр теләгебезгә колак сала, ул теләкләр белән килешсә-килешмәсә дә, аны үтәүне үзенең бурычы итеп саный. “Галәветдин лампасы” әкиятләре буш урында килеп чыкмаган. Хәтерлисезме андагы лампа колы булган җенне? Кайвакытларда ул Галәветдин белән бәхәсләшеп тә ала, аны дөрес карар кабул итәргә этәрмәкче була, әмма барыбер аның теләгенә буйсына: “Тыңлыйм һәм буйсынам”, – дип баш ия. Димәк, без үзебезнең теләкләребез белән үз язмышыбызны үзебез язабыз. Ни кызганыч, кайчагында акыллы теләк-хыялларга караганда бернинди мантыйкка сыешмаган, юләр теләкләр өстенлек алучан шул. Шундый мәзәк тә бар. Имеш, бер ир автобуста эштән өенә кайтып бара. Эченнән генә уйлый: эшем авыр, акча юк, хатын – әнчек, балалар – мәнсез... Сыраханәгә сугылырга кирәк! Ирнең иңбашындагы фәрештә боларның барысын да язып утыра. Үзе аптырый: “Нигә гел шушындый тормышны тели икән бу?! Әмма берни эшләр хәл юк, шулай тели икән, үтәргә кирәк!”
Бигрәк тә мәхәббәт өлкәсендә юләр карарлар кабул итүчән булабыз. Шуның аркасында күпме тормышлар җимерелә, балалар ятим кала. Яшьлектә кылган хаталарыбызны соңыннан яшьлек юләрлеге дип искә алып сөйләшергә яратабыз. Безне яратып йөргән акыллы, тәртипле егет-кызларны яр итмәгәнебезгә, чибәрлегенәме, җор теленәме кызыгып, холыксыз кешеләрне пар итүебезгә үкенәбез. Әмма күбесенчә вакыт узган, туннар тузган була.
Фирдания белән Рафаил яшьләй йөреп кавышты. Тормыш булгач, савыт-саба ватылмыйча гына тормаса да, әйбәт яшәде алар, биш бала тәрбияләп үстерделәр. Инде берәм-берәм ике олы кызлары да кияүгә чыкты. Рафаил салгаларга яратса да, акылын эчә торган исерек түгел, җае чыкканда Фирдания үзе дә, иренә кушылып тоткалап куярга ярата иде. Рафаил – тракторда, Фирдания пекарняда эшләделәр. Кем белә, бәлки әнә шул пекарня ябылмаган булса, мондый хәлләр килеп чыкмас та иде. Фирданиягә эшкә ындыр табагына чыгарга туры килде. Пекарнядан ипи алып кайтып күнеккән хатынның монда да буш кайтасы килмәде. Ике катлы пакетка бодай тутырып, кычыткан арасына яшереп куйды ул. Алар эштән кайтканда инде караңгы төшкән була, яшергән җиреннән шыпырт кына алып китәр, Алла боерса.
Кырыктан күптән узса да, әле матурлыгын югалтмаган бу хатынга ындыр мөдире Сафуан күз салып йөрде. “Күр әле син, – дип уйлады ул. – Биш бала тапкан хатын дип кем әйтә инде моны? Буй-сыны да зифа, йөзгә дә матур, шаян телләнеп, бөтенесенең күңелен дә күтәреп йөри”. Алай да, сокланудан гайре башка уй-планнары юк иде әле. Ул да гаиләле кеше, өч баласы тупырдап үсеп килә. Фирданиядән җиде-сигез яшькә яшьрәк тә. Әмма бүген Фирданиянең ашлык яшергәнен абайлап калды ул. Шунда ук әйтеп, бодаен бушаттырмакчы булса да, ниндидер көч аны бу адымнан тыеп калды. Аның каравы, кичен эштән соң, хатынның яшергән ашлыгын алырга килүен саклап торды. Фирдания бодайлы пакетны алды да, бер тактасы каерылган койма буена китте. Сафуан аны шул койма буенда көтә иде инде. Хатын кысыла-кысыла койма аша чыга башлагач кына яшеренгән җиреннән килеп чыкты. “Һай, Сафуан, шайтан котыртты, бер юлга җибәр инде, бүтән болай кыланмам”, – дип тәтелди башлады Фирдания. “Үзеңнән тора инде, – диде Сафуан, авызын ерып. – Бер үптерсәң, бүтән көннәрдә дә алып кайта аласың...”
Үбешү белән генә тыелып кала алмадылар, әлбәттә. Икесе дә яңа хисләр дулкынында йөзеп, күбрәк очрашкан саен бер-берсенә ныграк гашыйк була бардылар. Инде ничә еллар бергә яшәгән үз парлары күпмедер ялыктырган, ә йөрәк һаман да унсигездә булгангамы, шашкын мәхәббәт аларны үз кочагына бөтереп алды.
Сафуан ашханә артындагы хуҗалык складының да мөдире иде. Көзге эшләр беткәннән соң ашханәдә эшли башлаган Фирдания, эштән соң еш кына эчемлеген, кабымлыгын алып, шул склад тарафына юл тота башлады. Биредә Сафуанның үз бүлмәсе бар, шунда бер-ике сәгать юана иделәр.
Авыл җирендә нәрсәне дә булса яшерергә мөмкинме соң? Көннәрдән бер көнне моны Рафаилгә дә, Сафуанның хатынына да җиткерделәр. Нәтиҗәләр генә төрлечә булды...
Рафаил бу хакта ишеткәч, хатыны артыннан күзәтеп, хәлләрнең чынлыгына үз күзләре белән күреп ышанды. Гарьлегеннән ике ярты алып, өенә кайтты да, хатыны кайтып керү белән мөнәсәбәтләрне ачыкларга ниятләп, үзалдына сүгенеп, эчеп утыра торгач, аның кайтканын көтеп ала алмыйча, бау­га менде.
Сафуанның укытучы булып эшләүче хатыны Мөслимә исә ире артыннан алай күзәтеп йөрмәде. Рафаилнең үлеменнән соң ире белән Фирдания арасындагы мәхәббәт тарихына да нокта куелыр дип өметләнгән иде ул, тик өметләре генә акланмады. Киресенчә, инде беркемнән дә курыкмыйча, ачыктан-ачык диярлек йөри башладылар. Мөслимә ире белән җитди сөйләшүгә әзерләнде. Ләкин сөйләшү барып чыкмады. Сафуан: “Ярый, бик теләсәң, балаларны әтисез калдырасың килсә, Фирданиягә китәрмен”, – дип кенә куйды. Акыллы хатын нәтиҗәне тиз ясады: “Әйе, иреңне югалтасың килмәсә, түзәргә кирәк! Бераздан җиңел холыклы Фирданиядән үзе үк туяр, хатыны белән сөяркәсе арасындагы аерманы күрер”, – дип фикер йөртте. Нәкъ ул уйлаганча килеп чыкты. Мөслимәнең алдан күрә белүе аркасында, гаиләләрнең берсе бөтен көе сакланып кала алды, балалары аны-моны сизмәделәр дә. Хыянәт салкыны гына ир белән хатын арасындагы җылы хисләрне суытып үткән иде. Ул хисләрне яңарту, терелтү өчен шактый вакыт кирәк булды әле.
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Зөлфия Мансур

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1430
ӨСКӘ