Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хыянәт итмәгез!

5 Март 2019 743
Хыянәткә карашым гомер буе кат­гый булды. Ләкин тор­мыш сукмаклары го­мер көзләренә алып кер­гәч, телисеңме-юкмы, эчке кичерешләреңә яңача карый баш­лыйсың, ягъни шундый чорга килеп керәсең икән. Ә кичерешләр кызык: аның нигезендә әти-әниең биргән тәрбия торса, шуларга тормыш тәҗрибәң дә килеп кушыла.
Хыянәткә карата фикерем үзгәрүгә бер кечкенә генә вакыйга сәбәпче булды. Олы яшьтәге бер абыйның бакчадагы йортының түбәсен алыштырдык. “Күпме акча бирим?” – дип сорады ул. Пенсионер икәнен күздә тотып, бәяне бераз киметтем. “Ярар, мин эшегездән канәгать, акчаны ике меңгә арттырып бирәм. Ләкин минем хатын шалтыратса, эш хакының бәясен дүрт меңгә арттырып әйт”, – ди бу. “Нәрсә, абзый, миннән коррупционер ясамакчы буласыңмы?

Болай да илебез шулар аркасында алга китә алмый”, – дидем моңа уенын-чынын бергә кушып. Абзый бер мәл югалып калгандай булды. Аннан үз-үзен кулга алып, бик мәгънәле сүзләр әйтте: “Карале, егет, мин хәзер җитмешемне куып барам. Менә шушы яшемдә икенче бер хатын белән таныштым һәм, ниһаять, хатын-кыз җылысы тойдым. Аның янына буш кул белән барасым килми, аңла мине”, – диде.

Яхшы аңладым аны. “Андый изге эш булгач, миңа өстәп биргән акчаңны да үзеңә калдыр”, – дидем.

Тагын бер очрак. Советлар Союзы заманы. Биш бүлмәле бер фатирга килеп эләктем. Хуҗасы Савельевичка җитмешләр тирәсе, инсульттан соң авырлык белән йөри. Фатирларны сатарга әзерләнә икән, шуңа күрә иске ишекләрне яңага алыштыруыбызны үтенде.

Савельевич бер төзелештә зур урында эшләгән. Илле яшьтә яшь бер хисапчы кызга гашыйк булган һәм ике баласы белән хатынын ташлап, өйләнгән. Балалары туып әйбәт кенә яшәп ятканда авырып киткән, нәтиҗәдә, өйдә ызгыш-талаш башланган. Янә авырып хастахнәгә эләккәч, яшь хатын баласын алып, икенче иргә киткән.

Элекке гаиләсе дә хыянәте өчен гафу итмәгән, ялгызы торып калган. Өстәвенә, яшь хатын фатирны бүлү мәсьәләсен күтәргән.

* * *

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 9 нчы саныннан укый аласыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ