Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ХУҖАСЫЗЛЫК БӘЛАСЕ ЯКИ ШӘҺӘР ЭТЛӘРЕ КЕМГӘ ХАҖӘТ?

25 Февраль 2013 1123
Сукбай этләр... Аларны күз алдына китерү белән үк, күпләребезнең бала йоннары кабара. Чөнки мондый маэмайлар кешеләр өчен куркыныч тудыра.
Әйе, хуҗасыз этләрне кызганып, аларга ризык ташучылар, башларыннан сыйпап йөрүчеләр дә бар. Әмма, тулаем алганда, халыкның күп өлеше аларны күралмый, кул астында коралы булса, бөтенесен атып үтерер иде. Ни дисәң дә, сукбай этләр әллә ачлыктан, әллә үзләренең кирәксез булуыннан агрессивка әйләнә, адәм баласы аны күралмагач, үзе дә кешеләрне дошман итә.

Сукбай этләр бездә дә бар

Эш урыныбыз шәһәрнең иң матур почмагында урнашкан дисәм дә, һич ялган булмас. Казансу елгасы буенда гына эшлибез, янәшәдә генә Универсиадага дип зур бина төзеп маташалар. Тик бездә эшләүчеләрнең бер зары бар: эшкә килгәндә хуҗасыз этләр көтүенә тап булабыз. Җәяү килүчеләр кесәсенә ипи тыгып яисә кулына таяк тотып килергә дә күнекте. Эткә ышанып буламыни?! Әнә, узган ел редакциядә эшләүче бер кызыбызны тешләп тә алды этләрнең берсе. Санэпидемстанциягә шалтыратып, бу этләргә бер-бер хәл кылу кирәген, кешеләргә ташлануларын хәбәр итсәк тә, файдасы булмады. Адресны язып алган булдылар да, ләм-мим, тавыш-тыннары ишетелмәде.

Хезмәттәшләремнең күбесе бу хуҗасыз 10-15 эткә зарланып йөрсә дә, үземә тигәннәре булмагач, аларга артык игътибар итмәдем. Әмма беркөнне этләр өерләре белән өреп чабып килеп, машина өстенә үк сикерә язгач, сагаеп куйдым. Ә бу вакытта җәяү барган булсам?! Бу ач күзләр ботарлап атарга да күп сорамас, Алла сакласын! Ул тирәдә кеше дә бик йөрми, күрмәсләр дә, кычкырганыңны да ишетмәсләр! Әле кешеләре дә гаҗәп аның: күрше офистагы бер ханым шуларга көн саен ашарга ташый. Ишек төбенә тәмам ияләнделәр, чыгарга куркырсың! Аннары кайберәүләрнең шул сукбай этләрне сыйпап торганын да күргәнем бар. Кыскасы, бер-берсенә нык ошаган чуп-чуар этләр беркемнән дә курыкмыйча, үзләрен хуҗа итеп сизеп яши безнең урамда.

Этләр приюты ник ябылган?

Иманым камил, сукбай этләр проб­лемасы һәммәгезгә диярлек таныштыр. Шәһәрдә яшәүчеләр аларның чүп савытында казынуыннан, балаларны куркытуыннан, хәтта тешләвеннән тәмам туеп бетте инде. Тик авылда да кыр этләре хәйран. Алары абзардагы тавык-чебешне эләктереп чыгарга да күп сорамый, кешегә ябышкан очраклар да була. Ике авыл арасында йөрүче почтальоннарның да кайберләре кесәсенә газ баллончыгы тыга хәзер.

Инде шул этләрне нишләтергә? Бу мәсьәләдә халык ике төркемгә бүленә: берсе этләргә тимәү яклы. Чөнки алар да Ходай биргән җан ияләре бит, күз карашлары да шундый кызгандыра. Мондый кешеләрне шәһәр җирендә “зоозащитниклар” дип атыйлар. Бер төркем булып оешып, хуҗасыз этләрнең күңелен күреп, аларны ашатып-эчертеп, яңа хуҗалар табып йөрүчеләр дә бар. Икенчеләр исә кыр этләрен юк итү яклы. Һаман хуҗасыз этләр санын арттырып, үрчеп яткан, кешеләр өчен куркыныч тудырган бу әрәмтамаклар нигә кирәк, дип уйлый андыйлар. Һәм алар арасында үзенә зыян салган этне үтерүчеләр дә очрый. Эче пошканнан, ачуы чыкканнан да урам этләрен тилмертүчеләр табыла.

Хәтерләсәгез, элек авылларда кыр этләрен махсус кешеләр килеп, атып китә иде. Ул көннәрдә авыл кешесе үз этен тизрәк бәйләп куя: чөнки ялгыш хуҗалы этне дә атулары бар. Тик, нигәдер, хәзер алай эт атып йөрүчеләр юк. Хәтта Казанда да сукбай этләр мәсьәләсен хәл итү җиңел түгел булып чыкты. Элек хуҗасыз этләрне Мирный бистәсендәге бердәнбер этләр приютына илтәләр иде. СОБЖ (Служба по отлову бездомных җивотных) дип аталган бу оешманы 2006 елда, Казандагы эпидемиологик хәлне яхшырту, сукбай этләр санын белү максатыннан ачтылар. Әлеге хезмәт этләрне тотып, тиешле урынга озатып, стерилизация ясап, аларны тәрбияләп, сукбайлар санын киметү өчен эшләргә тиеш иде. Янәсе, бу хезмәттә эшләүчеләр хуҗасыз этләрне тотып ала да, аларны Мирный бистәсендәге приютка озата һәм эткәйләр шунда тук тамак белән матур гына яшәп ята. Әйбәт бит: халык та урам этеннән котыла, эткә дә зыян килми.

Безнең ишегалдына ияләнгән этләрне дә шул хезмәт килеп алмасмы дип, номерларын җыям. Тик, ике номерның берсенә җавап бирүче юк, “недоступен”нан башканы ишетмисең. Инде болар да җавап бирмәгәч, хуҗасыз этләр кемгә кирәк?! Мирный бистәсендәге приют турында мактап сөйләмиләр иде үзе. “Зоозащитниклар”ның кайберләре анда этләрне харап итүләре турында елап сөйләде хәтта. Соңгы арада бу приютка чит кешене кертмәделәр, хәтта журналистлар өчен дә аның капкасы ябык булды. Шуңа да, этләрнең нинди шартларда тәрбияләнүе биек стена артында зур сер итеп сакланды. Шулай да, эт-мәче яратучылар анда ниләр кылынуын чамалады булса кирәк, хәтта “Алар озак һәм газапланып үлде”, “Үтерүчеләрне – тимер рәшәткә артына” кебек плакатлар күтәреп пикетка да чыктылар. “Зоозащитниклар” СОБЖны эт һәм мәчеләр белән рәхимсез кылануда гаепләде. Алар әйтүенчә, приютта яшәүче этләрнең күбесе сусызлыктан, ачлыктан, инфекцияләрдән үлгән, ә кайбер этләр бөтенләй хәбәрсез югалган. Бу приютны этләр өчен концлагерьга тиңләүчеләр булды, хәтта.

Әлеге “данлыклы” приют хәзер эшләми икән. “Зоозащитник” бер танышым әйтүенчә, СОБЖны япканнар. Ни өчен һәм андагы этләрне кая куйганнар, Ходай белсен! Хәзер урам этләре проблемасы белән этләрне вакытлыча тәрбияләп торучы хезмәтләр генә бар. Андыйлар Столбище, Ковали тирәсендә бар дип беләм, шулай ук түләүле кунакханәләр дә эшли. Шундыйларның берсенә шалтыраткан идем, анда бер эт өчен тәүлегенә 350 сум чамасы түләргә кирәк икәнен әйттеләр. Шулай ук зоотакси хезмәте дә күрсәтелә: этеңне өеңнән килеп алып, китереп тә куялар. Монысының бәясе бер якка 500 сум тирәсе була, диделәр.

Эт тотучылар, сез кайда?

Хәзер Казанда сукбай эт­ләр проблемасы белән кем шөгыль­ләнүен ачыклау өчен район администрациясе белән элемтәгә кердем. Анда этләр мәсьәләсе шәһәрнең ЖКХ комитеты вазыйфасына керүен аңлаттылар. Шунда шалтыраттым һәм шаккатмалы җавап ишеттем: узган ел хуҗасыз этләрне СОБЖ тоткан, әмма быел әлеге максатта финанслау булмаган һәм этләрне тоту белән берәү дә шөгыльләнми икән. Киләчәктә бу эшкә акча күчереләчәк, әмма этләрне кем тотачак, әле билгеле түгел ди. Аңлавымча, комитетта теге данлыклы СОБЖның ябылуын да белмиләр.

– Этләр тешләп үтерә бит, кая барыйк, кемгә языйк?! – дигәч, ук телләре Росприроднадзорга таба борылды. Имеш, этләр белән ни кыласын, моның белән нинди оешмалар шөгыльләнүен алар белә.

Тик анысында да юньле җавап таба алмадым. Авыз ачарга да өлгермәдем, әлеге мәсьәлә белән шәһәр шөгыльләнергә тиешлеген әйттеләр. Кыскасы, соравымны футбол тубы кебек бер-берсенә тибеп тик йөрттеләр. Димәк, юк бүген урам этләрен тоту белән шөгыльләнүчеләр. Шуңа да халык иң соңгы чараларны кулланырга мәҗбүр: акча өчен этләрне агулап үтерүче “эшмәкәрләр” барлыкка килгән ди.

Хуҗасыз этләргә карата ча­ра кылу өчен шәһәргә акча бүленүен генә көтәргә кала инде. Кайчан буласын белгән юк, аңарчы тагын берәрсен тешләмәсәләр ярар иде...

Рәзилә РӘСИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
10 Март 2020 11:23 1517
23 Март 2020 13:07 1506
16 Март 2020 12:44 1449
ӨСКӘ