Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Ходайдан күпме генә сабырлыклар сорасам да, бу ачы хәсрәткә бернинди дәва табып булмый"

29 Март 2016 1723
Мин бәян итәсе тарихның герое эш урынында харап булган. Нәтиҗәдә, үзе гаепле дип табылган, оешмага штраф чәпәгәннәр дә, шуның белән вәссәлам!
Инде бүген Фәрит Лотфуллин узган елгы статистиканы "тулыландыручы" гына булып тора. Тормыш дәвам итә... Ата-ана, туганнар гына күз яшьләре коя. Әмма алар Фәритнең үлемендә берәүне дә гаепләми.

Фәритнең әнисе Рәхилә апа "Акчарлак" редакциясенә хат язган. Хатында "36 яшьлек улым биеклектән егылып төшеп үлде. Шушы көннән бирле җанымны кая куярга белмичә юләргә чыгам ахры дип, күз яшьләремә буылып сезгә язарга булдым... Балам, улым, газизем, йөрәк җимешем,  Ходайдан күпме генә сабырлыклар сорасам да, бу ачы хәсрәткә бернинди дә дәва табып булмый, үзем белән бергә йөрисең, йөрәк түремдә бит син, газизем. Сиңа атап шигырьләр язам", – дигән юллар да бар.

Рәхилә апа белән очрашырга уйладым. Кайгыны бергә-бергә күтәрсәң, бәлки җиңелрәк булыр? Бәлки Рәхилә апа кайгысын башкаларга сөйләп, бераз гына булса да бушанып калыр? Ә газета укучылар сабак алыр, башкаларны да сакланырга өндәр...

Эльмира ФЛҮН

P.S. Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының 31 март көнне чыгачак 13нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 947
ӨСКӘ