Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хисамовлар әбиле булды

29 Декабрь 2016 1826
“Акчарлак”ның быелгы 47нче санында “Хисамовлар әби алырга тели” исемле мәкалә дөнья күргән иде. Анда Апас районы Чүрибураш авылында яшәүче Миләүшә һәм Рим Хисамовларның әби алырга теләүләре хакында язылды. Әлеге мәкалә чыгып, берничә көн үтүгә Хисамовлар әбиле дә булып куйдылар.
– Казанда яшәүче 93 яшьлек Мөкәррәмә әби “Акчарлак”тан әлеге мәкаләне укыган, – дип сүз башлады Миләүшә ханым. – Аннары Мәскәүдәге туганнарына: “Картлар йортына барасым килми, мине шушы гаиләгә бирегез”, – дигән. Мәскәүдә яшәүче 70 яшьтән узган сеңлесе Әнфисә Мөкәррәмә әбине безгә алып кайтканчы гел шалтыратып торды. Ул Казанга кайтып, сәламәтлеген тикшерткән. Аннары Казанга килеп, әбиебезне авылга алып кайттык. Бер күрүдән яратып кабул иттек үзен. Әби өчен махсус аерым йокы бүлмәсе дә әзерләп куйдык.

Мөкәррәмә әби гомере буе математика укытучысы булып эшләгән. Кияүгә чыкмаган, балалар тапмаган. Казанда ерак туганнарында яшәгән.

– Әбинең бездә яшәвенә өч атна булды. Ул да, без дә аңа ияләштек инде. Бик яраттык үзен. Яратмаслык түгел. Бик сабыр. Әле пенсиясе артыннан йөрдек. “Казанга барып аласым килми. Моннан гына алырлык итеп эшләсәк ничегрәк була?” – дигәч, үзебездә эшләтергә булдык. Әбине социаль яклау үзәге аша алмадык, пропискага керттек. Әнфисә апа да “озакка китә, йөрергә кирәк”, диде. Акча өчен алмадык бит. Иң мөһиме – өйдә хәзер көтеп торучы кешебез бар, – диде Миләүшә ханым.
Мөкәррәмә әбине гаилә башлыгы Рим абый да, олы кызлары Инзилә дә, уллары Әмир дә һәм әле бер Яше дә тулмаган Ралина да үз әбиләредәй якын күрә. “Әби” дип кенә дәшәләр икән. Мөкәррәмә әби бик сабыр булса да, тик утырырга яратмый. Миләүшә ханымга кечкенә кызы Ралинаны булса да караша икән.

– Чит әбине алып кайтуыбызны белгәч, авыл халкы гаҗәпләнде, – ди Миләүшә ханым. – Мөкәррәмә әби исә безгә яшәргә кайтуына сөенеп туя алмый. Җәннәткә эләктем, ди. Үзенә яңа киемнәр алдык. Мәскәүдәге туганы атна саен шалтыратып, хәлебезне белешеп тора. Аңа рәхмәтләремне җиткерәм. Аллага шөкер, әби аякларында йөри. Күзләренә, колакларына зарлана инде анысы. Күзләренә дарулар сала. Аңа җимешләр, йогыртлар алам. Әмма бу әбигә ошамый. “Минем өчен акча түкмәгез. Үзегез ашаган ризыкны ашатыгыз. Аерым минем өчен алмагыз”, – ди. Ничек инде алмыйсың?! Әби бик әйбәт. Анны табып биргәнегез өчен сезгә аеруча рәхмәт. Үз әбиебез сыман якын күреп яшибез инде хәзер үзен.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1106
ӨСКӘ