Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хисамовлар әби алырга тели

1 Декабрь 2016 1792
Бу көннәрдә әлеге үрнәк гаилә – Миләүшә һәм Рим Хисамовлар белән аралашырга туры килде. Миләүшә ханым бирегә Арчадан килен булып төшкән. Ире Рим белән өч бала үстерәләр. Олы кызлары Инзилә 9нчы сыйныфны тәмамлап, Буа медицина көллиятенә укырга кергән. Кечкенәдән шәфкать туташы булырга хыялланган. Уллары Әмиргә 9 яшь, кече кызлары Ралинага нибары 6 ай гына әле.
“ӨЙ БУШАП, КҮҢЕЛСЕЗЛӘНЕП КАЛДЫ”

Миләүшә ханымны кызганып та куйдым. Өч бала тәрбияли. Җитмәсә, ире Рим ике мәртәбә инфаркт кичергән. Беренчесе – 2007 елда, икенчесе узган елны. Рим абый моңарчы машина йөртүче булып эшләгән. Хәзер өйдә генә утыра. “Ярый, дәүләт пенсиясен түли. Өч балага субсидия дә алабыз”, – ди Миләүшә ханым.
Хуҗабикә 15 ел буе каенатасы Ринатны тәрбияләп, соңгы юлга озата. Ә каенанасы Факия Миләүшә килен булып төшкәнче үк вафат була. “Өй хәзер ничектер бушап, күңелсезләнеп калды”, – ди Хисамовлар. Каенатасын әле дә сагынып искә ала Миләүшә ханым. Күзләреннән тамган мөлдерәмә яшьләре дә моны исбатлый.

“ӘЛЛӘ ӘБИ АЛАБЫЗМЫ?”

– Балалары исән була торып, әти-әниләрен картлар йортларына бирәләр, – ди Миләүшә Хисамова. – Шундый язмаларны газетадан укыйм да, йөрәгем “жу” итеп китә. Уйлый торгач, “Әллә бер яки ике әби алабызмы үзебезгә?” – дип иремнән сорадым. Рим үзе каршы түгел. “Үзеңә кара”, – диде. Балаларым да әйткән фикеремне хуплады. Олы кызым Инзилә дә укырга киткәч, өй бөтенләй ямансулап калды. Кайтса да атнага бер кайта. Өебез зур бит. Аерым йокы бүлмәләребез бар. Зал белән аш бүлмәсе иркен. Су белән бәдрәф кергән. Кер юу машинабыз бар. Аллага шөкер, шәһәрдәге сыман яшибез. 6 айлык Ралинабыз бик тыныч.
Миләүшә ханым әлегә декрет ялында. 15 елга якын Чүрибураш авылы мәдәният йортын җитәкли ул. Югары белемле. Казан социаль юридик институтын тәмамлаган. Уңган хуҗабикә икәне әллә каян күренә. Кулы бар нәрсәгә ята. Ул пешергән ризыкларны килгән кунаклар мактап туя алмый. Үзенең әтисе Рамазан вафат икән инде. Әнисе Резидә Арчада яши.

БАР УҢАЙЛЫКЛАР БУЛДЫРЫЛГАН

Миләүшә һәм Рим Хисамовларның өйләре җылы, төзек. Аларның гаиләсенә килергә теләгән әби­ләргә урын җитәрлек. Алар өчен аерым бүлмә инде әзерләнгән. Кыс­касы, матур гаилә булып яшәргә бар мөмкинлекләр дә булдырылган.

– Үз аякларында йөри ала торган, мөселман динендә булган бер яки ике әбине үзебезгә алырга әзербез, – ди Миләүшә ханым. – Авылга кайтып яшәргә тилмергән шәһәр әбиләрен дә карарга ризамын. Өй бикле тормасын иде. Өйгә кайтып кергәндә кеше булмаса, бер дә күңелле түгел. Ахыр чиктә, әбиләр булмаса, эчми торган бабай булса да ярый. Үзең өйдән чыгып киткәндә күз-колак булса да, җанга тыныч бит. Алла боерса, табылыр дип уйлыйм инде. Алла ярдәменнән ташламас...

Чыннан да, әлеге язма басылгач, шалтыратулар булыр. Ялгыз яшәүче әбиләр күп бит. Миләүшә ханым белән элемтәгә керү өчен 8-927-43-96-630 яки (8843)7639804 номерына шалтырата аласыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1093
26 Июль 2019 16:42 930
ӨСКӘ