Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хирургия кирәк булса, операция ясат

26 Январь 2016 1128
Язмага "хирургия кирәк булса, операция ясат" дип исем куштым. Әлеге җөмлә ничек кенә мәгънәсез яңгырамасын, әмма дәүләт куйган таләпләр буенча бу шулай килеп чыга. Чөнки һәр әйбернең нормасы, законы бар. Аны инде әллә кайчан кушып-алып, санап куйганнар. Әмма, чыннан да, әлегә Җәлил хастаханәсенең хирургия бүлегенә тимәгәннәр.
Бу хакта Җәлил сырхауханәсе мөдире Фәридә Матурова белән сөйләштем.

– Әлегә бу мәсьәлә уңай якка хәл ителде. Ләкин киләчәктә операцияләр санына карап, карар кабул ителәчәк. Бу бит Татарстан күләмендә генә хәл ителә торган әйбер түгел, ул россия күләмендә карала. Мәсәлән, 100 авыруның 55-60ы хирургия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, операция ясатырга тиеш, – ди Фәридә Ибраһимовна.

– Җәлил өчен артык зур сан түгелме соң бу? Аның кадәр авыруны каян табарга? – дим табибка гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча.

– Чыннан да, безнең өчен зур сан. Әлеге саннарны Казан кебек зур шәһәрләрне күздә тотып язганнардыр, бәлки. Безгә 50-55 авыру  җитәр дип уйлыйм. Киләчәккә өмет бар.

Эльмира ФЛҮН

P.S. Җәлил бистәсендәге килеп чыккан проблемаларның чишелешен "Акчарлак" газетасының  28 январь көнне чыгачак 4нче санында укый аласыз.




Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1020
28 Август 2019 15:23 725
ӨСКӘ