Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Хатыныма икенче ир таптым”

27 Ноябрь 2019 1221
Кызганыч, бездә мөмкинлеге чикле кешеләр юньле эшкә урнаша алмый, актив тормыш рәвеше алып бару мөмкинлеге дә юк. Тик һәр очракта да түгел. Казанның Кече Клыки бистәсендә яшәүче Антон Кайнов үзен “кешеләрне яклаучы” дип атый. Егеткә тумыштан “церебраль паралич” диагнозы куйганнар, коляскада гына йөри. Шулай булса да, ул гаделлек эзләп төрле инстанцияләргә шикаятьләр юллый, үзе кебекләрне яклап суд утырышларында чыгыш ясый. Социаль челтәрләрдә бик актив рәвештә фикерен белдерә. Президент Рөстәм Миңнехановка да еш мөрәҗәгать итә.
Антон Казан шәһәренең Совет районына караган Кече Клыки бистәсендә яши. Йорты иске һәм кечкенә. Аның каравы ишегалды, бакчасы зур: 15 сутый җире бар икән. Анда ниләр генә үсми! Иң гаҗәбе – егет бакчасындагы җиләк-җимешне үзе карый. Коляскасына утырган килеш су сибә, өлгергән яшелчә, җимешләрне җыя икән.

– Биредә 2001 елдан бирле яшим, – диде Антон. – Әби йорты ул. Без анда әни, әтинең апасы белән дә яшәдек. Әти мәрхүм минем. Әни яңадан кияүгә чыгып, безнең яннан китте. Апа авырый башлагач, аны да балалары үз яннарына алды. Мин шулай бер-ике ел ялгыз яшәдем. Аннан өйләндем. Хатыным белән ун ел бергә яшәдек. Бер ел элек аерылыштык.

– Ни өчен?

– Мин аңа икенче ир таптым.

– ?!

***
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының иртәгә чыгачак  47 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Руфия Рәхмәтуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1428
ӨСКӘ