Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хатыным белән "атлищны" яшәдек!

28 Апрель 2017 1804
Була шундый авыллар: килеп керү белән күңелгә якын алар. Татарларга хас матур, төзек йортлар, бормалы тигез юллар, табигать – барысы да үз урынында. Гадәттә, андый авылның кешеләре дә гади, ихлас, эчкерсезлеге белән күңелдә кала. Биектау районы Ташсу авылы да әнә шулай бер күрүдә гашыйк итеп куйды үзенә.
Яз кояшы машина тәрәзәләреннән үтеп кереп, күңелне иркәли. Тау астында челтерәүче чишмә дә, нәкъ язучылар әсәрендәгечә, матур, тыйнак. Ә тау башына салынган мәчет бөтен авылга иман нуры чәчеп утыра диярсең... Хисләнеп авылны күзәтеп узып барганда, бизәкле капка игътибарны җәлеп итте. Дөресрәге, капка өстендә утырып торган кечкенә генә мәчет. Аена кадәр бар. Өйнең өчпочмагында җыйнак кына шәһәрчә балкон эшләнеп куелган. Баксаң, әлеге йортта балта остасы – Илтөзәр Гыйниятуллин яши икән. Улы Илнар капка төбендә мәш килеп йөри иде. Үтенечебезне кире какмады, әтисен яныбызга чакырып чыгарды.

– Бу мәчетне телевизордан да күрсәткәннәр иде бер. Аннан бик матур күренә икән ул, – дип Илтөзәр абый яныбызга килеп басты. – Күргән бер кеше тукталып, игътибар итә. Фотога төшерә. Аны ясауның авырлыгы юк инде, илһам гына килсен. Агачтан ясадым да төрле төстәге бөкеләр ябыштырып чыктым. Агач эшен яратам. Кич белән уйлап ятам, картина кебек берничә вариант күз алдыма килә.
– Тагын нинди һөнәрләрегез бар?

– Мич тә чыгарам, чардуганнар да эшлим. Туганнарга гына инде... Ташчы да, электрик та мин, эретеп-ябыштыру эшен дә булдырам. Станоклар, циркуль да ясадым. Аларын күрсәтер идем, кар астында калдылар. Менә бу йортны да балалар белән үзебез салдык, чит кеше кулы кермәде. 2003 елда зур бәхетсезлек килде. Ике ел гына яшәп калган йортыбыз янып көлгә әйләнде. Ярты ел аңга килә алмыйча йөрдем. Хатын: “Үзебез исән-сау калдык, шуңа шөкер итик”, – дип әйткәч, ничектер шуннан күз ачылып китте. Аннан менә яңа йорт тергездек. Күпләп мал-туар асрыйбыз. Сыерлар, бозау, таналар... Җәен казлар, тавык-чебеш үстереп сатабыз.

– Мич чыгару күпме тора соң хәзер?

– Мунча миче сигез мең тирәсе бугай. Кеше күпме бирә инде, алай сорап йөргән юк.

– Көннәрегез ничек уза?

– Тик кенә телевизор карап утыра алмыйм, мал-туарга аркан үрәм. Бездә аны “мунчак” диләр. Хатын бәйләү эше белән утыра.

– Улыгыз сезнең янда калган ахры?

– Әйе. Авылда эш юк, Казанга барып эшләп йөриләр. Киленебез Альбина бик булган, сөт ризыкларын ул сата. Уртанчы малай шәһәрдә, кыз, әнә, авыл башындарак кына яши. Җиде оныгыбыз бар. Үзем шушы авылда туып-үстем, әти-әни нигезен калдырып, читкә китмәдем, шуңа куанам.

– Хатыныгыз белән матур яшәдегезме?

– Атлищны!
– Нервларны артык бозмадымы?

– Эз-мәз булгандыр инде... Әле бер елны авыл бәйрәмендә “Үрнәк гаилә” дип бүләкләр дә тапшырдылар. 42 ел бергә яшибез инде.

– Күршегездә генә мәчет. Йөрисезме?

– Җомга намазларына гына. Муллабыз Казаннан кайтып йөри. Хатын намазга басты. Миннән булмый әле. Хәтер начар, отып калып булмый хәзер догаларны.

– Бу матур чыршыларны үзегез утырттыгызмы?

– Агач утырту эшен яратам. Чишмә буйларына, мәктәп тирәләренә дә утырттым. Урамнан узган балаларны күргәч тә, чакырып алып: “Әйдә, булышыгыз әле миңа”, – дим. Яшь чакта изге эшләр күңелгә сеңеп кала бит.
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ