Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хатының картайган икән, ниш­ләргә?

11 Март 2019 943
“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә.
– Илнар хәзрәт, бер ир кешене бе­ләм, ул “откатлар”, ягъни хәрам юл белән акча эшли. Хатыны – абыстай, намаз укый, иренең хәрам акчасына яши, бу дөресме?

– Акча эшләү хатын-кызның вазыйфасына керми. Ул балаларны карарга, гаилә учагын сакларга тиеш. Хатын-кыз акча эшләмәсә, аны ире туендырырга тиеш. Ире нинди акча тапса (хәләлме, хәраммы), ул аны хатынына, йә балаларына бирә. Бу гөнаһта ире гаепле. Хатыны моны белмичә шушы акчаны тотса, аның өчен гөнаһ юк. Кайбер хатыннар: “Мужик түгел син, урлый да, чумара да эшли белмисең”, – диләр. Бу очракта үзләренең ирләрен хәрам эшкә этәргәнгә күрә гөнаһы хатын-кызга да була. Пәйгамбәребез әйтә: “Хатыннары гел акча сорап, акча җитми, дип йөдәткәч, ирләре хәрам юл белән акча эшләп, шуның аркасында һәлак булдылар”, – ди.

– Хатын-кыз нинди булырга тиеш? 

– Сәхәбәләрнең хатыннары болай дигән: “Без балаларыбыз белән күпме кирәк, шуның кадәр ач утырырга әзер, ләкин безгә хәрам ризык алып кайтмагыз”. Бу чын иманлы, тәкъва хатын-кызның сүзе. Хатын иманлы, тәүфикълы икән, иренә тәэсир итәргә тиеш. “Менә минем ирем бай, акча биреп тора. Акчаларны ничек табуына күз йомыйм әле”, – дияргә тиеш түгел.

– “Откат” белән акча эшләү дө­ресме?

– Дөрес түгел, бу – гөнаһ. Монда конкуренция юкка чыга, шушы шартларга риза булган кешеләр белән генә эшлисең. Ул кешеләр үзләренең эшләрен белмәскә дә мөмкин, шул рәвешле монда башка яхшы эшчеләр зыян күрә. Бу – ришвәт алу кебек эш. Гөнаһлы һәм зыянлы. Икътисадыбызны, илебезне артка өстерәүче әйбер.

– Хәзрәт, яшь барган саен хатының сине канә­гать­лән­дермәсә, яшь кызлар белән йоклыйсың килсә, дәртеңне ниш­ләтергә икән?

– Бу бик актуаль мәсьәлә. Пәйгамбәребез әйтә: “Сезгә билгеле бер хатын-кыз ошаса, шәһвәтегез уянса, кайтыгыз да, үзегезнең хатыныгыз белән йоклагыз”, – ди. Бу эш теге хатын-кызга карата булган шәһвәтегезне бетерер, ләззәт алырсыз. Кайчандыр хатының да шундый ук хисләр уяткан бит. Монда хатын алыштырып йөрүдән мәгънә юк.

– Олыгайган саен кайбер хатын-кызларның гел якынлык кыласылары килми бит...

– Пәйгамбәребез: “Әгәр хатын-кыз үзенең иренә сәбәпсез каршы килсә, җенси мөнәсәбәтләрен канәгатьләндермәсә, шушы хатын-кызга фәрештәләр таң атканчы ләгънәт укып торырлар”, – ди. Сәбәбе бар, авырый икән, монда инде сүз юк. Хатын-кыз иренә игътибарлы булырга тиеш.

– Хатын-кыз бит иртәрәк картая, хатының картайган икән, ниш­ләргә?

– Бик олы хатыннарга өйләнергә кирәкми. Сәламәт ир-ат үлгәнче бала ясый ала, хатын-кыз әбилеккә җиткәнче бала таба алмый. Аларның бала табу вакыты 50 яшькә кадәр дип әйтсәк дөрес булыр.

– Хатынны ничек сайларга, ничә яшьтәгесен алырга кирәк?

– Үзеңнең яшеңне аласың да, шул яшеңне икегә бүләсең. Сиңа 30 яшь ди, бүлгәч 15 килеп чыга. Шушы 15не дә икегә бүләсең, 7 ярым була. Шушы 7 ярымны 15кә кушасың (икегә бүлгәннең икенче яртысына) 22 ярым килеп чыга. Әгәр дә син 30 яшьлек икән, чама белән сиңа 22 яшьлек хатын-кыз туры килә. Үзеңнән яшьрәк кызларны сайларга тырышырга кирәк. Күңелең яшьләргә тартыла, зина кылу мөмкинлеге арта икән, Ислам дине икенче хатын алырга рөхсәт итә. Кайбер ир кешеләргә хатыны олыгаеп китсә, ул хатын гына җитми башлый. Ислам дине зина кылып, сөяркә сөеп йөрүгә караганда, икенче хатын алуны күбрәк хуплый. Хатын-кызлар ирләргә караганда күбрәк. Пәйгамбәребез әйтә: “Кыямәт көне алдыннан бер иргә 40 хатын туры килер”. Ирләр тизрәк үлә, хатын-кызлар озаграк яши. 40-50 яшендә тол калса, икенче хатын булып та кияүгә чыга ала. Шушы гадәтне җәмгыятькә кертергә кирәк. Мөселман булмаган ир кешенең 90%ы башка хатыннар белән йоклап йөри. Ир кешенең нәфесе шундый, ул барыбер башка хатын-кызларга тартыла. Хатыннар ирләренең сөяркә белән йөрүенә каршы түгел, икенче хатын алуына каршы. Бик тә тәкъва булган ирләр дә башка хатыннарга карый, әмма алар үзләрен тыеп кала. Күз төшкән саен кыз белән барып танышып, сөйләшеп, телефонын алмыйлар. Изге кеше ул гөнаһка тартылмаган кеше түгел, гөнаһка тартылуын җиңгән кеше. Һәр кешенең күңелендә гөнаһка тартылу бар.

– Сөяркә тоту гөнаһмыни?

– Сөяркә булу – шул ук зина кылу. Өйләнгән кеше башка хатынны ярата башлый, хатынымнан аерылмыйм бит, дип үз-үзен аклый, сөяркә белән йөреп гөнаһ ясый. Монда акланулар кабул ителми. Алар бер-берсен ничек кенә яратсалар да, бу шул ук зина. Сөяркәң кияүдә булса, син дә өйләнгән кеше булсаң, бу очракта бу кешеләр бик тә гөнаһлы, алар үзләренең гаиләләрен җимерүчеләр. Өйләнгән кеше зина кылса, шәригать аларны таш белән бәреп үтерергә куша, чөнки алар гаилә җимерүчеләр. Аккошлар бер-берсен гомерлеккә ярата. Без, кешеләр, хайваннардан да түбән төшкән заманда яшибез. Монда хатын-кыз да гаепле, ул ачык киенә, башкаларның аңа күзе төшә. Аңа бер комплимент әйтсәң, күңеле нечкәреп китеп, ире барлыгын онытып, хыянәт итеп куярга да мөмкин. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә хатын-кызга бала тәрбияләп өйдә утырырга, гаурәтләрен каплап йөрергә яисә хатын-кызлар коллективында эшләргә кушкан, чөнки хатын-кызның күңеле йомшак. Ирләр дә аңласын: кияүдә булган хатын белән йөрү – бу кемнеңдер әйберен урлау дигән сүз. Синең хатының белән дә менә шулай йөрсәләр нишләрсең? Пәйгамбәребез әйтә: “Үзләренең ирләренә хыянәт итеп, башка ирләрдән бала тапкан хатын-кызларны күкрәкләреннән тимер элмәкләргә элеп тәмугта яндырырлар”, – ди. Сөяркәң синнән балага да узарга мөмкин бит. Начар авыру ияртергә дә мөмкинсең. Гөнаһ кылса, адәм баласына бәла-каза килә, ул гөнаһ фаш ителә.

Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ