Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Хатыны бәбиләгәндә, иренең янәшәдә булуы, без – табибларга да зур ярдәм”

13 Май 2020 1329
Хатын-кыз бала тапканда иренең янәшәдә булуы чит илләрдә күптән популяр. Соңгы елларда мондый күренеш бездә дә еш очрый башлады. Рус телендә аны “партнерские роды” дип йөртәләр. Билгеле, әлеге төшенчәгә сәерсенеп, “ахмаклык” дип караучылар да юк түгел. Ирең белән бергә бала табу турында Казанның 1нче балалар табу йортында акушер-гинеколог булып эшләүче Алсу Тәлгать кызы Санатуллова белән сөйләштек.

– Алсу ханым, бергә бала табарга теләк белдерүче парлар күпме? Кемнәрдер моны “мода” дип кенә бәяли.

– Андыйлар бик күп һәм көннән-көн арта бара. Мин моны мода дип санамыйм. Кешеләрнең заманча карашы дип әйтер идем. Мондый адымга барыр өчен психологик яктан бик әзерлекле булырга кирәк. Чөнки бөтен ирләр дә бу процесста катнаша алмый…
  
– Табиб буларак әлеге адымга ничек карыйсыз?

 – Парлар чын-чынлап әзер икән, уңай карыйм. Без – табибларга да бик җитди ярдәм тия алардан...

***

Әңгәмәне тулысынча газетабызның иртәгә чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1972
12 Октябрь 2020 09:36 1361
5 Октябрь 2020 10:16 1317
ӨСКӘ