Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хатыннар ник төрмәдә яки мондый хәлләр буламы?

20 Июнь 2013 1577
Нишләп бу хатынны минем белән очрашуга кулларына богаулар кидереп чыгардылар икән? Ирләр төрмәсендә хәлләр башкача иде бит. Кеше үтерүчеләр каршыма килеп утырды да, бик тә мөһим кыяфәт чыгарып, тезләрен атландырып, тормышларын бәян иттеләр. Җитмәсә, бу хатынның тәнендә җаны гына калган, төртсәң аварга тора.
Күзләрендә дә яшәү гаме күренми. Ләкин ул күзләргә карап торгач имәнеп киттем, алар бер дә үтерүче күзләренә охшамаган. Бәлки ялгыша торганмындыр?..

“Атаңны син үтердең!”

Фәниянең тормышы газизе аркасында чәлпәрәмә килгән, җимерелгән, күз яшьләренә, каргышларга, кайгыларга уралган. Юкка гына бүген Фәния үлем сорап Ходайга ялвармыйдыр инде. Өстәвенә, балачагы да ташка үлчим.

– Мин Мари авыл­ла­рының бер­сендә бик авырлык белән дөньяга килгәнмен, әни чак үлемнән калган. Чөнки алдан туганмын, авылыбызда шәфкать туташы түгел, кендек әбисе дә булмаган. Аптырагач әти “сихерче” дип яманаты таралган бер әбигә торып чапкан. Әби килгән, әнигә ярдәм иткән, икебез дә исән калганбыз. Ләкин киткәндә әтинең колагына әби: “Сез дөньяга куркыныч, бәхетсез җан тудырдыгыз, яшәмәсә әйбәтрәк булачак”, – дип пышылдаган. Бу вакытта моңа игътибар итүче булмагандыр инде, әни бу турыда мин үсеп җиткәч кенә сөйләде, – ди Фәния.

Алда әйткәнемчә, балачагы да бәхетле булмый аның. Һәркөн исерек ата, авыру ана. Берәүгә дә кирәкмәгән эне белән сеңел.

– Әти исергәч, балта күтәреп әнине куып йөри, өстәлдә ни бар, шуны идәнгә салып таптый, энем белән сеңлемне кыйный иде. Миннән генә бераз шүрләде. Чөнки мин аннан да яман үкереп, каршысына килә, кулыма ни туры килә, шуны болгап куркыта ала идем. Ләкин мин аны әти иттем, яраттым, исерек килеш идәндә йоклап ятканда битләреннән үбә, өсләренә яба идем, – ди Фәния.

Әтиләре кыш көне исерек килеш урамда катып үлгәннән соң иң нык елаучы, кайгыручы, көн саен диярлек аның зиратына йөрүче, язын каберенә алсу гөлләр чәчүче шушы кыз бала – Фәния булса да, авыл халкы аңа 15 яшендә үк “үтерүче” дигән кушамат тага. Чөнки әлеге каһәр суккан кичтә Фәния әтисен эзләп йөри, таныш-белешләренең ишеген шакый. Бу хәлгә “әтисен җене сөймәгән Фәниягә ни булган икән?” дип аптыраучылар да, соңыннан “атаңны син үтердең!” дип йөзенә бәреп әйтүчеләр дә була. Чөнки ул еш кына әтисен урамга куып чыгара, төннәрен өйгә кертми. Бу хәлләрне белеп торган авылдашлары исә аңа ләгънәт укый. Ләкин әңгәмәдәшем әйтүенчә, ул бу хәерсез кичтә әтисен таба алмый. Исерек ирне авылдашлары иртән генә табып ала. Башында яра эзе дә була. Менә шуннан соң китә инде имеш-мимеш. Янәсе, Фәния әтисен башына сугып үтергән дә, авыл башындагы бер чокырга илтеп салган. Бер уйлап карасаң, мондый гаепне теләсә кемгә такмыйлар! Аннан, кыз балага каян килсен шундый көч? Болай уйларга сәбәпләре булды микән?

Тора-бара, авырлык белән генә булса да, тормышлары алга таба тәгәри, энесе белән сеңлесе кул арасына керә башлый. Иң гаҗәбе: дистә елдан артык ята-тора йөргән әниләре әтиләре үлеменнән соң аякка баса, хәтта ашарга пешерә, гомумән, йорт эшләрен үз өстенә ала. “Барлык авырулар да нервтан”, диюнең бер мисалыдыр инде бу! Мескен хатын тынычланып калгандыр да, янә тормышка әйләнеп кайткандыр...
Ләкин тыныч көннәр озакка бармый. Фәниянең энесе дә әтисе юлыннан китә: армиядән кайтуга эчәргә тотына, алай гына да түгел, акчасы җитмәгәндә әнисенә кул күтәрә. Монда да таякның авыр башы Фәниягә төшә. Бу хәл энесе вафат булганчыга кадәр дәвам итә. Аны урамда кыйнап үтерәләр. Әлеге вәхшиләрне “тапсам, үтерәм!” дип озак эзли кыз. Таба гына алмый. Дөресрәге, бәхетенә, таба алмый!

“Балаңны бер меңгә сат”

– Язмыш мине Ижау шәһәренә алып килде. Бу вакытта әни үлгән, сеңлем кияүгә чыккан иде инде. Юлымда хатыныннан аерылган бер ир очрады. Шул көннән минем өчен яңа тормыш башланды. Рамилнең артымнан ничек йөргәнен, ничек кадерләгәнен сөйләп кенә бетереп булмый. Ул миңа чәчәкләр бүләк итте, “бәхет кошы” дип атады. Мондый хәлне күргәнем булмагач, тәмам югалып калдым, “бәхет шушы икән” дип очып кына йөрдем. Барлык кайгы-хәсрәтләрем онытылгандай булды. Озак та үтми, ул мине әти-әнисе белән таныштырды. Хәлле генә кешеләр. Әтисе гармунда, әнисе мандолинада уйный. Рамил – гаиләдә бердәнбер бала, – дип туктый алмый гомернең әлеге мизгелләрен бәян итә Фәния.

Аңлавымча, икесе ике дөнья кешесе була алар. Ләкин “мәхәббәтнең күзе сукыр” диләр бит. Егет еш кына кызга кисәтү ясаса да, вакыт-вакыт кызып китеп, җилтерәтеп алса да, Фәния боларга артык игътибар итми, киресенчә, “мине шундый егет яратты” дип горурланып, куанып йөри.

– Өч ай да очрашмадык, ул миңа тәкъдим ясады. Туе да кешечә булды. Ләкин бергә яши башлагач, Рамил үзгәрде, еш кына салып кайта башлады. Ә каенана: “Ул сине яратмый, беренче хатынын сагына”, – дип тукыды, улын миңа каршы котыртты. Соңыннан ирем кул күтәрә башлады. Әмма беркайчан да битемә сукмады, тәнемне генә кара көйдерә иде. Шуңа күрә безнең болай яшәгәнне белүче дә булмады. Мин, авызымда кан булса да, төкерә торган кеше түгел. Чөнки 15 яшемдә үк ак сакаллы карт булган идем инде, – ди Фәния.

22 яшьлек хатын тупырдап торган малай алып кайткач, бөтенләй акылыннан язгандай була Рамил. Хәтта бер-ике тапкыр бишектәге баласын алып, стенага китереп бәрә. Бу хәлләрне күреп, йөрәге яраланган каенана улын дәваларга алып бара. Дәваланганнан соң Рамил вәхшигә әверелә.

– Ул мине балага якын китермәс булды. “Син аны карый ала торган кеше түгел, нәселегез белән “уродлар”, бар, кит”, – дип куды. Каенана исә: “Улым сиңа беренче хатыны бала алып кайта алмаган өчен генә өйләнде, малай таптың, рәхмәт, шуның белән эшең бетте, менә сиңа бер мең сум акча, күземнән югал”, – диде. Бу вакытта ниләр кичергәнемне сөйлисем дә килми. Шуны гына әйтә алам: мин беркөнне улымны алып кача алдым, ләкин аны урам буйлап күтәреп елый-елый чапканда үземнең юләрләнә башлаганымны аңладым, – ди Фәния.

Чыннан да, психикасына зыян килә хатынның. Туган якларындагы бер ташландык авыл йортына кайтып урнашкач та, ул улын кулыннан төшерми, һәр тавыштан курка, озак йоклый алмый, бер сәбәпсез елый, бәргәләнә-өзгәләнә. Ә улын мәктәпкә бирер вакыт җиткәч, бер бистәгә барып төпләнә, хастаханәгә идән юарга керә, ишегалды себерә. Ләкин улына суларга да ирек бирми, артыннан калмый ияреп йөри, кайбер көннәрне “күңелем нидер сизенә” дип укырга җибәрми.

– Сезне эзләделәр микән соң? – дип сорыйм аннан.

– Ничек эзләмәсеннәр! Ирем, чыннан да, беренче хатыны белән кабат яши башлаган. Шуны ишеткәч бөтенләй “җиңеләйдем”, улымны урлап китәрләр дип курыктым, – ди Фәния.

Аның тормышының бу мизгелен тәмуг дип атап булыр иде. Чөнки 35 яшьлек хатын дарусыз йоклый алмый, калтырап торган бер авыруга әйләнә. Кыяфәтеннән шикләнеп, эштән дә чыгаралар үзен. Ләкин дистә елга якын юкка гына куркып яшәмәгән икән ул. Чөнки аларны каенана эзләп таба һәм тормышларын тоташ михнәткә әйләндерә.

– Ул миннән үсеп җиткән улымны таләп итте. Аның алдында мине мыскыллады. Улымны матур тормыш белән алдамакчы булды. Ә без бик начар яши идек, – ди Фәния.

– Ә Рамил кайда иде? – дип сорыйм аннан.

– Иң гаҗәбе дә шул булды, шушы дәвердә ул бер тапкыр да күренмәде, – ди Фәния.
Соңыннан Рамил да пәйда була. Ләкин үз башына. Бу хакта бераз соңрак...

1999 елның 21 августы. Көндезге 11ләр тирәсе. Фәния кибеткә китеп бара, ә аның 15 яшьлек улы өйдә кала. Ләкин акчасын онытуы исенә төшеп, хатын ярты юлда кире борыла. Ә капка төбенә кайтып җиткәч, кычкырышкан тавышлар ишетә.

– Никтер йөрәгем жу итеп китте. Ул да булмый, тавышның улымныкы һәм каенананыкы икәнен аңлап алдым. Йөгереп өйгә керүем булды, мине күреп батырайган улым каенананы нык итеп этеп җибәрде, тегесе мичкә килеп бәрелде дә, чигәсеннән гөжләп кан ага башлады. Мин байтак гомер хастаханәдә идән юдым, шуңа күрә азмы-күпме медицина белән таныш идем. Шундук каенананың пульсын тотып карадым, ул үлгән иде инде. Аннан нишләгәнемне дә белмим. Бармак эзләремне калдырырга теләптер инде, болай да чигәсе ярык каенананың башын кәстрүл белән төяргә тотындым, махсус кулларына, тәненә орындым, – ди Фәния.

Милиция чакыртканчы улы белән сөйләшергә дә өлгерә ул. Һаман каенана кулында күгәргән эзләр, шеш калдырырга теләп, аны туктаусыз төя-төя: “Әни үтерде”, – дип әйтерсең дип тәкрарлый. Алай гына да түгел, малаен ант иттерә. Мескен хатын хәзер генә бу хакта иркенләп сөйли ала. Элек бу мең йозак астына яшерелгән сер була! Нәтиҗәдә, Фәнияне кулга алалар, ә аңын җуеп егылган малайны хастаханәгә салалар. Озак кына авызын ачып бер сүз дә әйтә алмый ул. Хастаханәгә килгән тикшерүчегә кипкән иреннәре белән: “Әни әбине кыйнады, аннан этеп җибәрде”, – дип такмаклый. Ләкин судка килә алмый...

Судмед экспертиза нәтиҗәләре, чыннан да, “әби бәрелү нәтиҗәсендә үлгән”, “үлем саксызлык аркасында килеп чыккан” дигән карар чыгара һәм Фәнияне алты елга ирегеннән мәхрүм итә.

“Үкенмим”

Мин төрмәнең кешене яхшы якка үзгәртә алуына ышанмыйм. Бәлки алар биредә кылган хаталары хакында уйлана торгандыр? Мин очрашкан тоткыннар шулай ди бит. Дөрес, тәүбә итүчеләр дә бар. Ә менә Фәния бөтенләй башка фикердә.

– Гаепне үз өстемә алып дөрес эшләгәнмен. Чөнки улым биредән әйләнеп кайта алмас иде, мин аны бер куркак җан итеп үстердем. Таптарлар, сытарлар иде үзен. Ә миңа көчләре җитмәде. Алай гына да түгел, урап узалар иде. Җитмәсә, төрмәдә тагын да чарландым. Кешеләрне күрә алмас булдым. Каенанага, гомумән, аның гаиләсенә карата нәфрәт утында яндым. Аны яңадан җәзалап үтерәсем килә башлады. Чөнки алар мине, улымны бәхетсез итте, мин шуны аңладым, – ди Фәния.
Улым дигәннән, Фәниянең сеңлесе малайны үзенә ала, армиягә озата. Арада хатлар йөри. Тик төрмәдән чыккан Фәниягә улының туенда биеп-җырларга насыйп булмый. Чөнки аны кызның ата-анасы капка төпләренә дә якын китерми. Үтерүче, янәсе.

– Кызларын нишләп кеше үтерүче, хәерче улына бирделәр икән дип үзем дә уйлаган идем. Соңыннан ул кызның авырлы һәм чирле икәне мәгълүм булды. Баласы кемнәндер инде, бер Алла белгән! Ләкин улым туйдан соң әйбәт кенә йорт-җирле булды, техникумга укырга керде. Шуңа күрә мин әлеге гаиләгә рәхмәтле идем, килеп-китеп, катышып йөрмәдем, алар да барлыгымны белмәде, – ди Фәния.

Ләкин башка әйбер күңелен яралый хатынның. Моңа кадәр сирәк-мирәк кенә әнисенең хәлен белеп яшәгән улы бөтенләй аралашмас була, оныгын да күрсәтми.

– Сеңлемнең ире үлгән иде, шуларда яшәп алдым, аннан бистәдәге үзебезнең ярымҗимерек өйгә күчтем. Хат ташучы булып эшкә урнаштым, алган хезмәт хакым тишекләрне томаларга җитте. Ләкин беркөнне көтелмәгән хәл булды: Рамил мине эзләп тапты. Ул мине әнисен үтерүдә гаепләде, әллә ничә мәртәбә кыйнады. Бер тапкыр үземне сарай ишегенә бәйләп куеп, өемне яндырды. Түздем, дәшмәдем. Чөнки мин аның күз алдында кансыз үтерүче идем. Аннан кабат сеңлемә күчендем. Ләкин озак та үтми, улым: “Әни, әти дигән кеше мине эзләп тапты, яшәрлегебезне калдырмады, миңа, балага яный. Хатынның әти-әнисе мине өйдән куа”, – дип шалтыратты. Мин моңа күз йомарга, баламны да бәхетсез итәргә тиеш түгел идем, – ди Фәния.

Соңгы сүз

Мин боларны көчкә тыңлап утырдым. Әңгәмә азагына башым авырта, йөрәгем дөпелдәп тибә башлады. Ә Фәния шушы тормыш белән яшәгән, бу аның язмышы бит! Язмыш дигәннән, теге сихерче әби, чыннан да, дөрес әйткән микәнни? “Бәхетсез, куркыныч җан тудырдыгыз” дигән бит!

– Мин “гафу үтенергә телим, гаебемне бераз юу өчен акча бирәм” дип, Рамилне янган өем янына чакырдым. Сарай янында өстәл әзерләдем, салып бирдем. Аның кабат стаканга ябышканын белә идем. Бераз исергәч, күптән әйтәсе килгән сүзләремне әйттем, аннан көрәк белән башына суктым, аңын җуеп егылгач, алдан әзерләп куйган бензинны өстенә сибеп яндырдым. Теге вакытта мондый җинаять кылучылар белән бер камерада утырдым, шуңа күрә тәртибен яхшы белә идем. Янганын рәхәтләнеп карап тордым. Минем хакта язганда “ул үтерүче түгел, үтерүчеләр корбаны” дип язарга онытмагыз... Ә күптән түгел, килен тиешле кеше килеп, “улың үз-үзенә кул салды”, диде. Ышанмыйм... – дип күздән югалды Фәния.

Эльмира ФЛҮН
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ