Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Халыкка да ошарга, партиягә дә ярарга кирәк”

3 Октябрь 2013 783
Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин белән әңгәмә.
– Фаяз әфәнде, Ленин: “Мөсел­ман­нарга аерым дәүләт, яшел армия, шәригать кануннарын тотарга рөхсәт бирәм”, – дигән. Болар ни өчен тормышка ашмады?

– Большевиклар властька килеп утыргач, халык алардан курыкмасын өчен җир, тынычлык, сүз, дин иреге турында декретлар кабул иттеләр. “Нинди дин тотарга телисез, шуны тотарсыз”, – диделәр. Милли интеллигенцияне үстерә башладылар. Язу машинасы татар телендә чыкты, эш кәгазьләре татар телендә язылды. Әмма әкренләп бөтенесе кысылды. Ирек онытылды, аның урынына күбрәк “тәртип” сүзе кулланыла башлады. Тәртипне большевиклар үзләренчә аңлады. Мәскәүдә чыккан законга татары да, русы да, башка халыклар да буйсынырга тиеш иде. Егерменче еллардагы ирек тә, татар теле дә дәүләт теле буларак юкка чыгарыла башлады. Совет дәүләтенең бөтен эчке сәясәте, бер сүз белән әйткәндә, ялганга корылды. Бу ялган 1918 елдан башланып, Совет власте беткәнчегә хәтле дәвам итте. Ленин да үз ягына тарту өчен матур, купшы сүзләрне кызганмады.

– Сталин аяксыз сугыш инвалидларын боз утравына илтеп аттыра, алар урамнарда, электричкаларда хәер сорашып утыра. Ник алай кыланды икән?

– Шушы көннәрдә генә Самарада булдым, анда Камышлы районында райком секретаре булып эшләгән, хәзер коммунистлар партиясендә торучы берәү белән сөйләштем. Аңа: “Коммунистлар чорында бик күп эш эшләнде, без аны кире какмыйбыз. Әмма сез Сталиннан ваз кичегез. Сталинны күтәреп үзегездән бик күп кешене читләштерәсез”, – дидем. Сталин бик куркыныч фигура бит ул. Психологик яктан да сәламәт булмагандыр дип уйлыйм, күпме кешене үтерттергән бит. Кеше аяксыз-кулсыз сугыштан кайта һәм Россия урамнарының ямен җибәрмәс өчен шушы кешеләрне лагерьларга җибәргәннәр, атып үтергәннәр. Акыллы кеше эше түгел бу.
Фашистларны җиңеп, Советлар иленең дәрәҗәсе никадәр күтәрелде! Җиңгән илдә, әлбәттә, инвалидлар да була. Элек-электән борынгы Рим, Грециядә сугыш ветераннары булган, аларны яшьләргә үрнәк итеп күрсәткәннәр. Ветеран ул хәер сорашып яшәргә тиеш түгел.

– 1552 елда Казанның алынуы – тарихи закончалыкмы?

– Алтын Урда җимерелүенең бер сәбәбе – тәхет өчен көрәш. Ул җимерелгәннән соң барлыкка килгән Казан ханлыгында да бер генә тыныч ел да юк, һаман сугышып-талашып торалар. Казан ханлыгы Алтын Урда көчсезләнеп җимерелгәннән соң барлыкка килгән дәүләт бит ул, аның нигезе черек. Әлбәттә, без аны икътисадый яктан нык үскән, көчле дәүләт итеп күрсәтергә телибез, әмма чынлыкта алай түгел. Монда гел тәхеттә килмешәкләр утырган, җирле ханнар бөтенләй юк, бу – начар күренеш.
Алтын Урда, Идел Болгарстаны чорында исә шәһәрләр чәчәк аткан. Болгар шәһәрендә таштан, кирпечтән биналар калыккан. Монголларга тикле Идел Болгарстаны мөстәкыйль яшәгән чорда Биләр, Сувар, Юкәтау шәһәрләре барлыкка килә. Ә Казан ханлыгында Казаннан башка нинди шәһәр бар? Лаеш, Тәтеш – алар өйрәнелмәгән дә. Өйрәнелсә дә мин аларны зур шәһәрләр дип атамас идем. Дәүләт булгач, аның үз акчасы да булырга тиеш, әмма 13 ханның берсенең дә исеме акчаларда юк. Казан Кремлен казыганда Кырымнан, Әстерханнан килгән ханнар суккан акчалар табылды, рус кенәзлекләреннән килгән акчалар бик күп, шулар йөргән. Мәскәү һаман үсә, көчлеләнә, ә без һаман упкынга барабыз. Иван Грозный гаскәренең 20-30%ы татарлар була. Шаһгали, Камай кебек сатлык җаннар да Казанны алуга ярдәм итә. Казанның алынуын, дәүләтнең бетүен законлы күренеш дип саныйм.

– Германиядә кеше үз фикерен махсус мәйданда белдерә ала (ксенофобиягә һәм көчләүгә генә чакырмасыннар). Британиядә махсус Гайд-парклар (митинглар үткәрелә торган урын) бар. Казан ханлыгы чорында халык үз фикерен ничек белдергән?

– Мөһим мәсьәләләр, эчке-тышкы сәясәт буенча фикер алышырга теләсәләр, корылтай үткәргәннәр. Анда югары дәрәҗәдәге кешеләр курыкмыйча үз фикерләрен әйткән. Демократия дигән нәрсә бездәгегә караганда көчлерәк булгандыр дип уйлыйм.

– Казанга да Гайд-парклар кирәкме?

– Бик яхшы булыр иде. Алайса, бик рәхәтләнеп әйтергә кирәк булганда да, үз фикереңне белдерергә куркып торасың. Демократия дибез, ә үзебез җитәкчеләргә фикеребезне әйтергә куркабыз. Без һаман да коллар хәлендә.

– Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев латин әлифбасына күчүгә әзерлек эшләрен башларга чакырды. Татарстанда латинга күчү тормышка ашар микән?

– Латин барыбер булачак. Әлбәттә, Дума закон чыгарып юлны өзеп куйды, әмма бу закон бит Библия, Коръән түгел. Закон тормыш үзгәргән саен үзгәрә бара. Бәлки бу мәсьәләгә дә әйләнеп кайтырлар.

Милли хәрәкәтне җанландырып җибәрергә кирәк, башкача булмый. Бер яктан, Мәскәү телләрне саклау буенча матур сүзләр сөйли, Путин: “Милли культура – безнең байлык”, – ди, икенче яктан, халыкларны бетерүгә юнәлдерелгән нечкә сәясәт алып баралар. Гуманитар институтны педагогика университеты белән кушып бетерделәр. Педагогика университетын үзебезнең милли университет рәвешендә кабул итә идек, анда татар телендә укыта торган төркемнәр бар иде – бетерделәр, Казан федераль университеты белән куштылар, КФУда исә тарих факультетын бетерделәр диярлек, болар бит татарның үсешенә комачаулый торган нәрсәләр.

Авылларны бетерәләр, бусы – милләтне бетерү дигән сүз. Колхозны җимерү авылны җимерүгә керә. Җирләрне тартып алдылар, халык җирсез калды.

Татарлар руслар белән катнашып, милли никахлар бетте, 50%тан артык никах катнаш хәзер, телне онытабыз, татар телен аңламаучы татарлар пәйда булды.

Мәктәпләрдә татар тарихын укыту бетә башлады, дәреслекләр чыга – укытылмый. Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. 15 елдан артык “Сәләт” лагерында балаларга тарихны өйрәтергә тырышам, экскурсияләр үткәрәм. Сөембикәне, Алмыш ханны, 1552 елда нәрсә булганын, Ислам диненең кайчан кабул ителгәнен, Биләр шәһәрен белмиләр. Бу – безнең Татарстан балалары. Ә читтә яшәүче балалар турында әйтәсе дә юк. Тарих дәреслекләрен элек Татарстан чыгарган булса, хәзер текстны карап чыгып, цензура үткәреп Мәскәү рөхсәт бирә. Дәреслекләр Мәскәүдә басыла. Русларны начар итеп күрсәтергә ярамый, Казан ханлыгын алган чорны йомшартыбрак язарга тиеш булабыз.

Менә шундый процесслар бара, милләтнең яшәвенә куркыныч яный. Әмма без тырыша-тырмаша һаман алга барабыз, чөнки без –дәүләтле халык. Безнең иң борынгы дәүләтебез һуннардан башланган, безнең эрага хәтле III гасыр ахырында барлыкка килгән. Димәк, дәүләтле булуыбызга 2250 ел дигән сүз.

Югарыда утыручыларның берсенең дә халыкка каршы эшлиселәре килми билгеле, төрлечә тырышалардыр. Мине дә шул тәхеткә утыртсалар, мин дә бәлки икенче төрле җырлар идем. Мәскәүгә дә, татар халкына да ярарга кирәк. Сара Садыйкова берзаман болай дигән иде: “Иптәшләр, әллә җыр язу бик җиңел эш дип беләсезме? Җырың халыкка да ошасын, партиягә дә ярарга кирәк...”

ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1587
ӨСКӘ