Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Халык хәзрәтләрдән файда күрми”

25 Сентябрь 2020 654
“Туган авылым” мәчете
имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН белән әңгәмә.
– Нурулла хәзрәт, муллаларның үз­ләрен әдәп-әхлакка өйрәтәсе иде, дип әйтүчеләр бар. Хәзрәт халык белән ничек аралашырга тиеш?

– Хәзрәт ул – галим. Галим үзенең әйткән сүзенә ышанырга тиеш. Бер хәзрәттән ишеттем: “Яшь чакта сөйләгән сүзләремә үзем дә ышанмый идем. Тора-бара гына ышана башладым”, – диде. Мулла сөйләгән сүзен үтәргә тиеш. Сөйләгәнен үтәмәсә, димәк, бу мулладан гыйлем алу, аның белән сөйләшүдән файда юк. Сәхәбәләр гыйлем алгач, аны үтә­гән­нәр, тормышта кулланганнар, аннары гына башка гыйлемгә күчкәннәр. Аннары мулланың холкы күркәм булырга тиеш. Матур сүзле, сабыр, кыю, юмарт, аңлый белүче. Бер мәҗлескә килгәч әйттеләр: “Син, әйдә, безгә вәгазь сөйләмә, безне өйрәтеп утырма. Без бөтенесен беләбез, Коръән укы да догаңны кыл”, – диделәр.

– Кем әйтте?

– Мәҗлестәге бер ир.

– Башта ук шулай әйтеп куйдымы?

– Әйе, керә-керешкә. Гаҗәпләндем. “Ни әйтсәгез шул булыр, үзем бәреп кермәдем, чакырып китердегез”, – дидем.

– Шул мизгелдә борылып чыгып китәсең килмәдеме?

– Килде.

– Ник китмәдең? Раббыдан курык­тыңмы?

– Курыктым. Сабыр гына утырдым. Алдыма куелган мәрхүмнәрнең исем­легенә күзем төште. Кайтып китсәм, исемлектәге мәрхүмнәр догасыз калалар иде, шуларны жәлләдем. Коръән укыганнан соң бәлки бу кеше­ләрнең күңелләре йомшар, дип уйладым, шулай булды да. Коръән укыгач, барыбер әзрәк кенә вәгазь сөйләп алдым, өйрәтеп түгел.

– Мондый хәл беренче тапкыр булдымы?

– Юк, күп тапкыр булганы бар.

– Башта ук кемнәргә барганыңны белмисеңмени?

– Алар кемдер аркылы телефонымны алалар да чакыралар. Күп очракта кая, кемгә барасымны белмим дә.

– Шушындый хәлләрдән соң күңелең төшәме?

– Дөресен генә әйткәндә, дин юлын башлаган вакытым булса, төшәр иде, әмма хәзер кеше сүзенә игътибар итмим. Аллаһы Тәгаләнең мөнәсәбәте кадерле.

– Бер хәл булса: “Раббы ни өчен моны бирде, ник болай булды бу?” – дип уйлыйм.

– Дөрес әйтәсең, бу очракта да кемдер сүз әйтә икән, ул әйтте дип кабул итмим. Аллаһы Тәгалә шушы кеше аркылы әйтте, дип кабул итәм.

– Ни өчен?

– Димәк, тормышта хата җибәр­гәнмендер, бәлки бу урынга килергә кирәк булмагандыр. Шуннан соң үзеңә нәтиҗә ясыйсың.

– Ни өчен кайбер муллалар бик дорфа?

– Дәрәҗәле кешеләр белән күбрәк булган саен, үзеңне аларның ише итеп хис итә башлыйсың. Байлар белән йөрсәң, үзеңне бай итеп хис итәсең, хәерчеләргә өстән генә карыйсың. Имамнарны да байлар, дәрәҗәле кешеләр чакыра башласа, алар да үзгәрә, үзләрен башкача тота башлый. Гади кеше белән дорфа сөйләшәләр. Гади кешеләргә якынрак булган саен тәрбияң, үз-үзеңне тотышың тәртиптә була.

– Хәзер Коръән ашында да гел дөнья хакында сөйләшәләр, шуңа андый җирләргә барасым да килми: “Кызу әле, бәрәңге үсми, сыерны сатыйм мәллә, сөткә бәя аз” һ.б. “Хәзрәт, җәннәткә элә­гү өчен тагын нәрсә эшлик икән?” – дип ник сорамыйлар? Әллә бездә Ахи­рәт тормышына ышану юкмы?

– Мәҗлестә кешегә карап сөйлим. Кешегә дини тема кызык түгел икән, ардырып озак сөйләшмим. Кешенең йөзенә карап аңлашыла – тыңлыйсы киләме аның, юкмы? Кайберәүләргә кызык була, сораулар бирәләр, кай­берәүләре бәхәсләшеп тә куя. Әгәр дә сыер турында сөйләшәләр икән, мин дә сыер турында сөйлим. “Сые­рың сөт бирәме? Печән җыя алдыгызмы?” – дим.

– Бу Коръән ашымы инде?..

– Моның бер файдасы бар, кеше белән аның телендә сөйләшкәч, киткәч: “Яхшы мулла бу”, – ди. Хәсрәте, борчуы булса, ул сиңа шалтырата, чөнки аның күңелендә: “Бу әйбәт хәзрәт”, – дигән хис кала. Гали (р.г.) әйтә: “Кеше белән аның акыл дәрәҗәсендә сөйләшегез”, – ди. Мулла кешенең акыл дәрәҗәсен күрә белергә тиеш. Сыер савучыга синең фәлсәфәң кирәкми, бүгенге тормыш кирәк. Кайвакыт аларның сүзләрен вәгазьдә күтәрергә була. “Әй, корылык, әй, яңгыр яумый”, – диләр икән: “Бик дөрес әйтәсең, беләсезме, нишләп корылык? Гошер, сәдака, зәкят түләнми”, – дисең. Кешегә нәрсә кызык икәнен белмисең бит. Вәгазь сөйли башласаң, аларга ул бөтенләй кирәк булмаска мөмкин.

– “Сезгә нәрсә кызык?” – дип сорасаң булмыймы?

– Мөмкин. Әмма нәрсә кызык икәнен алар үзләре дә белми бит. Иң кызыгы – кешене ашаган вакытта аңлый башлыйсың. Ашаганда алар сөйләшә башлый. Бер танышым башта вәгазь сөйләми. Коръән укып дога кыла да нинди вәгазь сөйләргә кирәклеген анализлый. Гадәттә, хәзрәт килә, вәгазь сөйли, аннары ашап-эчәләр. Халык хәзрәттән файда күрми. “Хәзрәт, эшлибез, акчабыз әз, сәбәп нәрсәдә?”, “Балабыз юк, үлеп китте, ничек кабул итәргә?” – алар шушы сорауларга җавап эзли. Бер мәҗлестә минем янда кадастр палатасында эшләүче кеше утырды. Анда эшләгәнен белеп алгач, мәҗлес тәмамланганчы аңа сорау бирделәр. Бу нәрсәне аңлата: кешегә дөнья кирәк, Ахирәт кирәкми.

– Бер хәзрәтне беләм, сакалы юк...

– Сакал – мәҗбүри. Сакалны кыру хәрам. Ул дөрес эшләми. Бу хәзрәт сөннәтне үтәми, хәрам эшли.

– Муллалар арасында конкуренция бармы? Конкуренция сыйфатны үс­терә, диләр бит.

– Бар. Ике кешедән көнләшергә рөхсәт ителә: күп малы булып, шул малны сәдака итеп тараткан кешедән һәм гыйлем алган кешедән. Муллалар арасында гыйлем буенча көнләшү булырга тиеш. Бу нормаль конкуренция. Көнләшү ул бер-береңне батыруга китермәскә тиеш. Бер-береңне сату, яла ягу, гайбәт тарату да булмаска тиеш.

– Хатын-кызга төнлә яулыгын салып йокларга ярыймы? Салып йокласа, фәрештәләр качамы?

– Бәйләп йокласа әйбәтрәк. Фәреш­тәләр яулыкны салгач ояла, куркалар.

– Кафега ашарга килеп керәсең, анда сине матур итеп каршы алалар. Ә менә иртәнге намазга мәчеткә керәсең – анда сине карт бабай каршы ала. Елмаю әсә­ре юк. Хәтта исән­ләшмәскә дә мөм­кин. Бабайларны мыскыл итүем түгел, дөрес аңла­сын­нар. “Неужәли” татар байлары мәчеткә сакчы итеп бер яшь егетне куя алмыйлар?

– Мөселман байлары хәзрәткә дә зарплата түли алмыйлар әле.

– Җыелышта, вәгазьдә бу теманы кузгатасыңмы?

– Җыелышта кузгатып булмый, вәгазьдә акрын-акрын гына халыкка аңлатсаң гына. Бүгенге байлар 50 мең түгел, 20, 30 мең дә түли алмый, кызганыч.

– Элек нинди байлар булган?

– Элек даими биреп бара торган байлар булган.

– Мәрҗанигә түләп торганнар бит...

– Шулай шул. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәдака турында сөйләгәч, элек эш­сез йөргән сәхабәләр эшкә урнашкан.

– Ни өчен?

– Акча эшләп, сәдака бирер өчен. Алар эшсез дә тамакларын туйдырганнар үзе, ләкин сәдака бирә алмаганнар. Безнең байлар әле сәдаканың нәрсә икәнен белми, аңламыйлар. Динне алга җибәргәндә дә сәдака, акчаның файдасы зур. Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында да шулай булган. Мәчет, мәдрәсә салырга да акча зур ярдәм китерә ала. Укытырга, китаплар бастырырга акча кирәк. Байлар юмарт булган, хәйрия белән шөгыльләнгән саен динебез дә үсәчәк.

– Нурулла хәзрәт, син мулла, туган­нарың кем булып эшли?

– Бер энекәш шәһәрдә тракторда эшли, бер энекәш “Майский” совхозында агроном.

– Казан кырыенда йортың бар, мунча салдыңмы әле?

– Мунчаны үзем салдым, акчаң булмаса, аңа да өйрәнәсең икән.

– Мунча салгач, хатының мактадымы соң?

– Нишләп мактамасын! Мактагач, күңел күтәрелеп китә. Хатын бит шуның өчен кирәк, сиңа көч биреп торыр өчен, аннары үзеңне ир итеп тоясың. Хатын-кызның вазыйфасы шул.

– Андый хатыннар сирәк бит хәзер.

– Бик сирәк.

– Ник алай соң ул?

– Дөньяга бирелү, эгоизм, нәфес. Үзләре өчен генә яшәү. Бөтен сәбәбе шунда, ирнең дә, хатынның да. Ир дә, хатын да үз рәхәте өчен генә яши бүген.

– Кияүгә чыкканда, өйләнгәндә: “Мин бу кешене ничек бәхетле итә алам?” – дип уйларга кирәк, диләр.

– Дөрес. Монда бит бәхетле итә­сеңме, юкмы – мөһим түгел, тырышу кирәк. Үзең өчен түгел, ярың өчен яшәргә тырыш. Мәхәббәтнең ниге­зендә шул ята, яраткан кешең өчен яшәү. Хәзерге чорда мәхәббәт – эгоизм, үзеңне ярату ул. Син кемнедер яратсаң да, аны үзеңнеке итәргә тырышасың. Бу – мәхәббәт түгел. Әгәр кемнедер яратсаң, син аңа бәхет теләргә, аңа рәхәт булсын дип тырышырга тиешсең. Бәлки синең белән, бәлки башка берәү белән, бәлки ялгызы гына аңа рәхәттер.

– Хәзрәтләрнең беренче мәхәббәт­ләре буламы?

– Була. Мәктәптә укыганда булды.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,17 октябрь 2019 № 41
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1930
28 Сентябрь 2020 13:16 1495
12 Октябрь 2020 09:36 1334
5 Октябрь 2020 10:16 1293
ӨСКӘ