Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Халидә Бигичева белән эксклюзив әңгәмә

30 Июнь 2016 2217
Ниһаять, Халидә Бигичеваның үзе белән сөйләштек.
– Халидә ханым, нәрсә ул хатын-кыз бәхете?

– Мөгаен, беренче чиратта, яныңда сөйгән ярың булудыр. Шатлыкларда аның белән бергә сөенсәң, авыр чакларда аның кочагына кереп сыенсаң, шуннан да рәхәт нәрсә бармы? Мәхәббәт, ярату – авыр хезмәт. Ул һәрвакыт дөреслекне, тугрылыкны таләп итә.

Кызганыч, мин ул бәхеттән мәхрүм. Үземне, яшьлегемне, гомерем буе җыйган дөньямны, корган хыялларымны, өметле киләчәгемне калдырып, ирдән аерылырга туры килде. Яралар әле дә төзәлеп бетмәде. Бүген бар байлыгым – тамашачыларым. Сез булганда киләчәгем дә якты төсле, казанмаган уңышлар да алда көткән кебек.

Әлеге адымны эшләр өчен сәбәпләр күп булды. “Гөлҗаным”, “җимешем”, дип кенә йөрткән идем дә... Әмма хыянәт мине эссе суга салгандай булды. Җаным телгәләнде. Ярты елдан соң ул тезләнеп гафу үтенде. Кем белә, бәлки, мондый очракта кайберәүләр гафу да итәр, кичерерләр дә иде, әмма бу минем кулдан килмәде.

Сәхнәдә бер-беребезгә карап, матур гаилә ролен башкарган елларда газета-журналларда безнең хакта “иң бәхетле пар” дип яза иделәр. Шуларны укып, иреннәремне тешли идем. Чынбарлыкка туры килмәгән язмаларны укуы бер дә рәхәт түгел иде...

“Син кем соң?” – дип ул мине мескеннәр рәтенә кертергә тырышты. Ә мин, юләр, мәхәббәттер дип, игътибар итмәдем. Янәсе, ул мине ярата, шуңа күрә таләпчән. Гел аны якладым, һәрвакыт аныңча эшләргә тырыштым. Олыгайган саен акылга утырыр дип уйлый идем.

Тыныч кына саубуллаштык... Судка биреп, мал-мөлкәт бүлеп йөрмәдем.

– Ә ул иҗат иткән җырларның язмышы?

– Мин хәзер аларны башкармыйм.

– Балаларыгыз бармы?

– Кечкенәдән әниемнәрнеке кебек зур гаилә хакында хыяллана идем. Бөерләрем сәламәт булмау сәбәпле, хыял тормышка ашып бетмәде. Аллага шөкер, бердәнберем, шатлыгым һәм таянычым – улым Русланым бар. Иҗа­ди эшләремне дә, тормышымны да кайгыртучы йөрәк парәм инде ул. Авыр хәлләрдән соң Мәскәүдә бер бүлмәле фатир алырга да ул ярдәм итте. Оныгым да бар, Миләшкәем дип йөртәм аны. Улыма 39 яшь. Мәскәүдә яши.

– Сез дә Мәскәүдә яшисезме?

– Ике бөеремә дә катлаулы операция кичердем. Нәкъ Хәйдәр абыем кебек. Көч-хәл белән бер як бөеремнең яртысын саклап кала алдылар. Донор да тәкъдим иткәннәр иде. Әмма кеше бөере белән йөрүне үз-үземә гафу итә алмас идем. Ходай күпме биргән, күпме гомерем бар – шуны яшим, Аллаһы боерса. Киләчәктә Уфада да, Казанда да бер бүлмәле генә фатир алырмын дип өметләнәм. Мәскәүгә күченүнең сәбәбе – бар мишәр анда яши. Башкала шулкадәр кызыклы шәһәр, аңа гашыйк булып та булмый, шул ук вакытта ул туйдырмый да. Кыскасы, магнит кебек үзенә тартып тора.

– Сез халык күңеленә Хәйдәр Бигичев­ның бертуган сеңлесе буларак та якын бит әле...

– Абыемның арабыздан вакытсыз китеп баруына 20 ел тула. Әтием биш ел элек дөнья куйды. Аңа кадәр әнием дә вафат булды. Моңлы тавышлы Әхмәт абыебыз да үлеп китте. Биш ел эчендә гаиләбез өч зур югалту кичерде...
Авылда туган нигез әле дә тора. Аны Хәйдәр абыйның музее итеп саклыйсы килә. Ел да аның исеменә багышлап җыр фестивале уздырабыз. Ә мин, ни генә булса да, фамилиябезгә тап төшермәскә тырышам. Абыем күкләрдән миңа карап, горурланып, тыныч йокласын иде.

– Алтынчы дистәне тутыргансыз. Һаман да шундый гүзәл һәм яшь булып калуның сере нидә?

– Һәрвакыт елмаеп яшәүдә! Эчеңдә бернинди каралык сакламый, дошманыңа да елмаеп карарга өйрәнергә кирәк. Пластик операцияләр ясатканым булмады, хәтта кремнарның да нәрсә икәнен белмим.

– Дәүләт тарафыннан бирелгән бер бүләгегез дә юк...

– Минем исемем – Халидә, башкасы кирәк түгел. Иң мөһиме – мине тамашачым ярата.

– Аллаһы исемен еш телгә аласыз...

– Мин – хаҗия. Аллаһы ярдәме белән Пәйгамбәребез юлларын үтеп кайттым. Безнең якларда дин тумыштан ук янәшә атлый. Кечкенә йортта 12 кеше яши идек. Барыбыз да иртән авыз ачарга торып утыра идек. Иртәнге намазга да бәләкәй чакта ук өйрәттеләр.

Фонограммага җырламавым да Аллаһыга нык ышану белән бәйледер. Акча түләп, билет алып килгән тамашачыны авыз ачып, алдап торыр хәлем юк.

– Гафу итегез, бигрәк кычкырып сөй­ләшәсез!

– Бу гадәтем заводта эшләгән­нән соң калды. Сәхнәгә аяк басканчы Мәскәүдә “Красный Октябрь” заводында тегүче идем бит. Анда бер-береңә кычкырып эндәшмәсәң, тегү машинасы тавышыннан башка берни ишетелми.

– Укучыларыбызга теләкләрегез?

– Иман байлыгы, сәламәтлек, бә­рә­кәтле гомер телим! Аллаһка ышану кирәк. Сихер ише әйбергә ышанмагыз. Кызганыч, күпләр сихер, бозымны алдырам дип, им-томчы юлын таптый. Ахырда, аларда барлык энергияләрен калдыра. Үткәннәргә үкенми, алдагы көннәребезне матур итеп уздырыйк, дуслар!

Зәйнәп СОЛОШИНА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1503
28 Ноябрь 2019 09:41 1377
ӨСКӘ