Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Халидә БИГИЧЕВА: “Без сөйләми, кем сөйләсен дөреслекне?”

17 Ноябрь 2020 1162
Әңгәмәгә керешер алдыннан Халидә апа бер үтенечен җиткерде: “Безнең бабай бик укымышлы кеше булган һәм колагыбызга азан әйтеп, “Хайдәр”, “Халидә” дип кушкан. Безнең исем дә шулай яңгырарга һәм шулай язылырга тиеш”, – диде ул. Каршы килә алмадык...
– Халидә апа, хәзер концертлар белән бөтенләй йөрмисезме әллә?

– Алай ук димәс идем. 9 ноябрьдә Мәскәүдә Хайдәр Бигичев истәле­генә багышланган концерт булды. Чакырган җиргә йөгереп барам. Абыйның 70 яше уңаеннан Казанда да концерт узды быел, ләкин бернинди чакыру килмәде. Алты туганның берсенә дә хәбәр итмәделәр. Абыйның үлгәненә 21 ел һәм шул вакыт эчендә бер журналистның, бер язу­чының да безгә мөрә­җәгать иткәне булмады. Без сөйләми, кем сөй­ләсен дөреслекне?!

– Хайдәр абый исән чагында аралаша идегезме?

– Бик аз. Хайдәр безнеке генә түгел, ул халыкка кирәк, дип уйладык. Сабыр иттек, картайгач, сәхнә эш­ләреннән чит­ләшкәч ара­лашырбыз, дидек. “Хай­дәргә артык авырлыклар килмәсен, мәшәкать тудырмыйк”, – дип, аптыратмый идек аны.
  
– Сигез баладан ничәгез җырчы булды?

– Без 5 кыз, 3 малай. Туганнарымның һәркайсының тавышы көчле, моңлы. Ләкин профессиональ сәхнәгә чыгучылар – Хайдәр абый белән икебез генә. Авыр тормышта, юклыкта үсүебез дә сәбәп булгандыр моңа. Без җитди һөнәр сайларга тырыштык, эшли-эшли белем алдык.

– Сез тегүчелеккә укырга киттегез...

– Әйе, әбием тегүче иде минем. Аның күлмәкләр, халатлар теккәнен исем китеп, сокланып карап тора идем. Шулай ук оста итеп өлгеләр ки­сәргә өйрәнәсем, хыялымдагы күл­мәкләрне тегеп киясем килде. Бик оста рәссам да идем үзем. Мәскәүгә тегү цехына эшкә урнаштым.

– Сәхнәгә кайчан тартылдыгыз? Равил Кузнецов белән танышудан башландымы иҗат юлыгыз?

– Заводта станок артында җырла­вымны ишетеп, хезмәттәшләр гел: “Синең урының сәхнәдә”, – диләр иде. Мәскәүдә эшләгәндә бөтен чараларда катнашып, җырлап йөрдем. Директорлар: “Глазастая петь будет?!” – дип сорый торган булганнар. Туганнар-дуслар туйда котларга, җырларга дәшә иде. Аннары без Рәйхана туганым белән хорга йөрдек, Мәскәү төбәгендәге концертларда да катнаштык. Төрле бәйгеләрдә алган мактау кәгазьләрем хисапсыз. Равилнең төркеме булса да, концертлар белән йөрмәде алар. Җырчы кызларны алып өйрәтеп кенә бетерәләр икән, тегеләр йә кияүгә, йә декретка китеп бара, ди. Һәм Равил бүтән хатын-кыз алмаска дип карар кабул иткән. Ләкин мине ишеткәч, фикерен үзгәртте. Атна саен өчәр көн концерт бирә башладык. Мәскәүдә татар моңы, татар җыры тансык чак. Равил җыр көйләрен дә заманча, үзенчәлекле итеп яза, ул яктан да тамашачы яратты.

– “Бигичев” фамилиясе дә үз ролен уйнагандыр?

– Мин “абыйсы аша чыкты” димә­сеннәр өчен фамилиямне яздырмадым. Равилнең фамилиясе аркасында да татар концертына кызыксыну кимергә мөмкин дип, без афишаларга “Равил һәм Халидә” дип кенә яздык. Аннары “Изге ай” ансамблен оештырдык. Концерт күлмәкләрен дә үзем тектем. Кибетләрдә әйбер юк чак, сыйфатлы материал да табуы читен иде.

– Равил абый белән сезнең арадагы хисләр хакында сөйләшик әле...

– Төркемгә килгәндә мин тормышта, балам бар иде. Җырларга яратканымны белгәнгә, ирем хуплады. Концерттан соң табыннар корып каршылады, төркемдә үз кеше булды ул. Иремнең ярдәмчеллеге, яхшылыгы сөйләп бетергесез. Ул хатын-кыз эшеннән дә йөз чөермәде, аш-суга да бик оста иде.

– Һәм шундый кеше белән аерылыштыгызмы?

– Безнең арага керделәр. Шуңа күрә гел әйтеп киләм: гаиләгез, ничек яратуыгыз хакында берәүгә дә сөйләмәгез, дим. Сораштыра башласалар да артык сүз әйтмәгез, “гадәттәгечә” диегез. Күз тимәсен, бәхетегезне җимермәсеннәр. Ирем икенче хатынга китсә дә, гел: “Картайгач бергә булырбыз, кабат кавышырбыз әле”, – дип әйтә иде, мәрхүм. Улым белән икесенең арасын беркайчан да өздермәдем. Үзе аңлап китмәгәндер, бозым белән алганнардыр аны дип уйлыйм.

– Равил абыйны яраттыгызмы?

– Ярату да, кызгану, хөрмәт тә – барысы да булды. Ул биш яшеннән әтисез үскән. Сәләте булмаган әйбергә дә тырышлыгы белән ирешә торган максатчан кеше. Кулына берәр инструмент алса, уйнарга өйрәнмичә куймый. Компьютерлар, яздыру аппаратуралары чыккач та тиз үзләштерде, төннәр буе эшләде. Шул сыйфатлары аркасында күп нәрсәгә күз йома, аны гафу итә ала идем.

– Соңгы тамчы?...

– Ике абыемны, әти-әниемне соңгы юлга озату ачысы да төзәлмәгән иде әле. Рәйхана апамда табиблар яман чир булуын, ярты ел гомере калуын әйткәч, бик өзгәләндем. “Апама да илле туларга язмаганмы икәнни соң? Әхмәт абый 42 яшендә, Хайдәр абый 49 яшендә киттеләр. Аллаһы Тәгаләнең изге йортына барып сорап карасам, ишетмәс микән, догаларым барып ирешмәс микән”, – дип уйладым. Равил мине берсүзсез җибәрде. Әмма мин югында үзе хыянәт итеп, бар акчаны туздырып, эчеп яткан. Гафу итә алмадым. Ләкин кайттым. Шунда ул җан өшеткеч шайтан тавышы белән: “Талак!” – дип кычкырды.

– Сәхнәдән китүегез шул вакытка туры килде...

– Дин юлына күптән басарга тиеш булган­мын мин. Әмма холкым­ның йомшаклыгы, сәхнәдән аерыла алмавым аркасында моны гел кичектереп килдем. Намазга бастым, ташладым. Сәхнә, алкышлар, чәчәкләр, уңышлар – наркотик кебек.

– Яраткан һөнәрегезне дә калдыру икеләтә авыр булгандыр?

– Уйланырга, борчылырга вакыт калмасын дип башта Себер якларында гастрольдә йөреп кайттым. Куанычым шул: үзем эшләгән акчага кабат фатир алып, авылда, төп нигездә йорт салдык. Хайдәр абый туып-үскән йорт та исән, аны музей итеп эшләргә ният бар.

– Авылга кунакка гына кайтып йөри­сезме, әллә торасызмы анда?

– Быел яз көне оныгым белән кайткан идек, кышка да калырга ният бар әле. Өйгә җылы кергән, газлар, сулар бар. Икебезгә дә саф һавада рәхәт, иркен.

– Фатирыгыз буш торамы?

– Балалар шунда. Дөресен әйт­кәндә, бер бүлмәле фатирда шартлар авыррак.

– Бердәнбер улыгызның хатыны ничек соң? Киленнән уңдыгызмы?

– Иншаллаһ, сөенеп бетә алмыйм. Үзебезнең авыл кызы, бик акыллы, бик уңган бала. Әниле-кызлы кебек торабыз, үз балам төсле якын.

– Халидә апа, үткәннәрдә үкенечләр калмадымы?

– Узган гомер юлыма мин бик риза. Дөньяны, кешеләрне, эшемне ихлас яраттым. Бары тик, бәхетле хатын ролен озак уйнадым, шуның белән саулыгымны бетердем. Мин кемнедер хурлап әйтмим, әмма кеше үзгәрә, бер-береңә хөрмәт, аңлашу бетә икән, вакытында китәргә кирәк.

– Юбилеегыз уңаеннан Казан сәхнә­ләрен шаулатып китәргә ният юкмы?

– Бар андый теләк, ләкин намазларым калуыннан куркып, тыелып калам. Халкыма рәхмәтемне җиткереп, матур итеп саубуллашып китмәвем дә күңелдә тора. “Башка концерт бирмим” дип, нокта куймадым әле мин бу сорауга.

***
 Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 5 декабрь 2019 № 48

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2568
3 Ноябрь 2020 13:21 1868
19 Ноябрь 2020 10:02 1367
16 Ноябрь 2020 09:59 1347
ӨСКӘ