Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хагы, нахагы кайда яки Ленино-Кокушкино мулласын ник эшеннән алганнар?

11 Декабрь 2018 697
Заманалар үзгәрә... Элек без­нең халык җитәкчеләрдән генә зарлана иде, исемлекләр баеды – инде муллаларга чират җит­те. Алай дисәң, мулла да җи­тәкче бит инде – хакимият! Аның үз дәүләте! Менә шуңа күрә, кай­берләре мәчетләрен ташлап ки­тәргә теләми, теш-тырнаклары белән ябышкан. Урын бүлешеп, ямьсезләшеп беткән төбәкләр дә бар...
“Акчарлак” газетасының “Зарлы телефон”нына (15 ноябрь, 2018, №45) Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылыннан килгән менә бу шалтырату бөтенләй башка сыймаслык. Мулланы эчүчелектә гаеплиләр. “Авыл җирлекләрендә муллаларны халык сайлыймы, Диния нәзарәтеме? Муллабыз Галимҗан спиртлы эчемлек кулланган өчен сентябрь аенда эшеннән азат ителгән иде. Диния нәзарәтеннән дә вәкил килде. Шуннан мулла вазыйфасын мөәзингә йөкләделәр. Шул хәлдән соң муллабыз хатыны белән йорт саен кереп, имза җыеп йөрде. Каршыңа килеп баскач, кул куясың инде, кая барасың? Үлеп китсәң, күмәргә дигән әйберләрне дә бирмәс дип курыктык. Чөнки ул зиратның да, сәдака җыела торган тартманың да ачкычын мөәзингә бирмәде. Шундый кеше эшләргә тиешме?” – дигән иде аноним шалтыратучы.

Без бу хәбәрне игътибарсыз да калдырган булыр идек, әгәр дә ТР Диния нәзарәте моны инкарь итсә. Алар, чыннан да, бу проблемадан хәбәрдар булып чыкты. Өстәвенә, районның адми­нистрациясендә дә, Башкарма комитетта да бу хакта беләләр. Ул да булмый, Ленино-Кокушкино мәчетенең мулласы Галимҗан Закиров үзе “күрмәгәнегезне күрсәтәм, алай түгел, болай ул” дигәнрәк рухта редакциягә хатлар яудыра башлады. Әлеге хәлләрне тәгаен аңлау өчен Питрәч якларына чыгып киттем.

Галимҗан мулла

Ленино-Кокушкинода йөри тор­гач, шуны аңладым, халык ике төркемгә бүленгән монда. Бер­ләре: “Безнең мулла эчми”, – дип тәкъ­рарлый, икен­че­ләре: “Аны эчә дип сөйлиләр”, – ди. “Кем сөйли?” – дигән сорауга төгәл җавап бир­миләр, бераз уйланып тор­гач: “Күргәннәр инде”, – дию белән чикләнәләр.

Галимҗан Закиров – Ленино-Кокушкино авылы кешесе, үзенә 70 яшь. “Юбилеем булды, халык котлады, әле бүләк тә бир­деләр”, – ди ул сабый кебек куанып.

– Ике яшьтә тәрә­зәдән егылып төшеп аягымны сындырганмын, – дип башлады Галимҗан абый сүзен. – Җиде яшьтә үгез сөзде, аяклар-куллар чыккан булган. Аллаһы Тәгалә “хәзрәт буласың” дип, насыйп иткәндер инде, тернәкләнеп киттем. Аннары укырга кердем, ун яшемдә тагын аягымны сындырдым. Әле дә табиблар: “Кай җирең сынмаган?” – дип сорыйлар.

Мәктәпне тәмамлагач, Казах­станның Караганда шәһәренә киткән егет тора-бара шахтага урнаша, инде армиягә алыныр вакыты җиткәч, аны шахта баса, нәтиҗәдә, биле сына.

– Монда да Ходай саклады. Бер елдан соң янә шахтада эшли башладым. Авылга бер кайтуымда Минзәлә кызы Рҗүдәгә өйләндем, Карагандада ике улыбыз туды, фатирыбыз бар иде, ләкин икенче улыма андагы һава ярамаганга күрә, туган якларга кайтырга мәҗбүр булдык, – ди ул.

Әкренләп барысы да була тагын, әйбәт кенә яшәп китә гаилә. Галимҗан абый белән озак сөйләштек. Аңлавымча, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган ир байтак эш урыннары алыштырган, әйтүенчә, туры сүзле булган, шуңа яратмаганнар, “башың да эшли синең, нигә әзрәк куштанрак булып йөрмисең?” дип тә кызыксынганнар. Аның 39 ел хезмәт стажы бар. Хатыны Рҗүдә белән 50 ел гомер кичерәләр. Уллары Альберт белән Фәниснең үз тормышлары.

– Әни гыйлемле, мәдрәсә тәмам­лаган иде. Абыйстай да булып йөрде. Шуннан күчкәндер. Ләкин без аны тыңламадык. Әни үлеп киткәч кенә дингә килдем. Бу вакытта миңа 50 яшь иде. Камил хәзрәттә укыдым. Дин юлына баскач, бөтен тормышыма анализ ясадым, гөнаһларны барладым. Аракы да эчелде. Дөрес, 40 яшьтә дингә киләм дип, бер талпынып караган идем, барып чыкмады. Сәгате килеп җитмәгән булганмы? Ташладым. Әле дә үкенәм. “Нишләп әниебезне тыңламадык икән?” – дим. Әгәр кеше тәүбә итеп дингә килә, яңадан элекке тормышына кайтмый икән, гөнаһлары кичерелә, – ди ул.

Галимҗан абыйның тормышында зур роль уйнаган бу көннән соң 20 ел гомер узып киткән иде.

– Мин килгәндә мәчет ташландык хәл­дә, коймалары да юк иде, – ди ул. – Аның бинасын баш хисапчыга йорт итәргә теләгәннәр, ләкин ул анда күчмәгән, шуны мәчет иттек. Идәннәре ярык. Шушы гомер эчендә мәчет танымаслык булып үзгәрде. Җитәкчеләр – “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, “Ак Барс-Питрәч” агорфирмасы житәкчесе Радик Зиннәтовлар ярдәмгә килде, ике миллион сум акча тупланды, шәп ремонт ясадык, идәннәренә кадәр җылытыла. Халыктан 200 меңнән артык акча жыйдым. Миндә усаллык җитәрлек, кайларга гына хат язмадым! Мәчетнең ут чыбыкларын урлап киткән заманнар да булды, Дәүләт Советыннан ярдәм иттеләр. Мәктәптә балаларны графикага укыттым, әкренләп дин сабаклары да керттем. Ике абыстай да укытты, хезмәт хакы да булды, мөхтәсибәт уздырган ярышларда да катнаштык, алдынгы урыннар безнеке булды...

Алгарак китеп булса да, шуны әйтим – зиратны да, мәчетне дә барып күрдем. Андый мәчетләр, чыннан да, Республикада сирәк. Зур, якты, бай! Зиратлары да каралган, яңа зират йорты да әллә каян күренеп тора, агачлары да киселгән, каберлекләр дә чиста, коймалар да тотылган. Һәр яктан үрнәк, кыскасы.


Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 49нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ