Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хафиз МИРГАЛИМОВ: “Лениногорск фаҗигасен биш ел элек кисәтә килдек”

4 Февраль 2016 1550
Сер түгел, ЖКХ өлкәсендәге тәртипсезлек, закон бозулар халыкның үзәгенә үткән. Күккә ашкан тарифлар, “коммунальщик”ларның эшләмәгән эш өчен дә акча алып ятуы... Депутат Хафиз Миргалимов белән бүген әнә шул хакта сөйләшәбез.
– Хафиз Гаязович, ни өчен ЖКХ түләүләрендә халыкны кычкыртып талау дәвам итә?

– Бу инде бер чиргә әйләнде. Фатир өчен түләү арту – тарифлар артуга гына бәйле түгел. Әнә, Мәскәүдәге счет-фактураларда нибары алты пункт язылган, ә бездә 12-14, кайбер районнарда аннан да күбрәк! Бездә халык күрсәтелмәгән хезмәт өчен дә түли.

– Ни өчен дәүләт бу өлкәдән җиңел генә китеп барды? Элек ЖКХ дәүләт кулында булганда мондый тәртипсезлекләр юк иде бит...

– 2005 елда Дәүләт Думасында яңа торак кодексы кабул ителде. Әлеге кодекс нигезендә ЖКХны шәхси кулларга тапшырдылар, Совет чорында төзелгән оешмаларны, аларның биналарын, техникаларын бушка алып, яңа хуҗалар халыкны таларга кереште. “Торак бизнесы” шактый кыргый төс алды. “Төп закон чыгару органы” – торак милекчеләренең җыелышы юньләп уздырылмады, проблемаларны хәл итмәде. “Торак бизнесменнары” исә үз кесәләрен кайгыртырга тотынды.

– Бәлки халыкның үзенә ныграк көрәшергә кирәктер?

– Шулайдыр, әмма бүген күпләр битараф шул. Җыелган акчаның күпмесе кая китүен берәү дә тикшереп тормый, җыелышларга йөрмиләр, гомумән, җыелыш карарлары, нигездә, читтән торып тавыш бирү юлы белән чыгарыла. “Син шуңа ризамы?” – дип кулына кәгазь тоттыргач, фатир хуҗасы аны-моны төпченеп тормый гына кул куя. Чынлыкта исә һәр компаниянең финанс эшчәнлеге ачык булырга, без һәр тиеннең ни өчен һәм кая тотылганын белеп торырга тиешбез.

– Депутат буларак, әлеге өлкәдә берәр уңышка ирешә алдыгызмы?

– Бүген бөтен кешенең телендә Лениногорск районының Иске Куак авылындагы фаҗига. Бу очракта беренче чиратта коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмалар, җирле хакимият гаепле. Инде моннан биш ел элек үк безнең КПРФ фиркасенә әлеге районнан шактый шикаятьләр килде. Халык ЖКХ өлкәсендәге тәртипсезлеккә каршы көрәшүдә ярдәм сорады. Берзаман Лениногорск шәһәрендәге күпфатирлы йортларга җылылык һәм җылы су бирүне туктаткач, без моны тикшерә башладык. Махсус комиссия оештырып, урында барысын да ачыкладык. Баксаң, Лениногорскида чынлап та кызыклы хәлләр булган икән.

Иң элек җирле хакимият “Төзелеш һәм ЖКХ” исемле департамент оештырган. Аның җитәкчесе итеп элеккеге район башлыгы Исхак Садриев билгеләнгән. Исхак әфәнде хуҗа камытын салып тормыйча, шәһәрдә һәм райондагы бөтен ЖКХ эшчәнлеген үз кулына алган. Департамент акча эшләүнең бик җайлы юлын тапкан: аның төп эше арадашчы булудан гына гыйбарәт. Ягъни ул ЖКХ хезмәте күрсәтүчеләр белән коммуналь оешмалар (газ, су, ут бирүче) арасында акча әйләнешен генә хәл итеп утыра. Һәм җыелган гомуми сумманың 5 процентын үзендә калдырып бара.

Әле алай гына да түгел, департамент җыйган акча еш кына газ, су бирүче оешмаларга барып та җитми. Мәсәлән, шәһәр халкына җылылык өләшүче “Горизонт”ның шул сәбәпле газчыларга 30 миллион сум бурычы җыела. Исхак әфәнде белән судлашып кына үз акчасын алуга ирешә “Горизонт”. Әлбәттә, аның бу гамәлен район җитәкчелеге “кичерә алмый” һәм “Горизонт”тан муниципаль котельныйларны тартып алалар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин исә үзенең карары белән “Лениногорск җылылык челтәре” оешмасы төзи.

Безнең комиссия Лениногорск ЖКХ тармагында әлеге департаментны алып ташламыйча тәртип булмаячак, дигән нәтиҗәгә килде. Бөтен материалларны республика Президентына тапшырдык.

– Уңай якка үзгәреш булдымы соң?

– Әлеге мәгълүматлар нигезендә Президентның коррупциягә каршы көрәш идарәсе тикшерү үткәрде. Нәтиҗә тагын да шаккатырлык булып чыкты: Лениногорск шәһәрендә һәм районда ЖКХ тармагы тәмам Садриевлар нәселе кулына күчеп беткән икән. Исхак әфәнденең игезәк туганы Исмәгыйль “Благоустройство” оешмасы җитәкчесе буларак, шәһәрдәге бөтен төзекләндерү эше аның фирмасы аша башкарылган. Шулай ук башка гаилә әгъзалары да тәмле калҗадан өлешсез калмаган.

Әйтик, җирле хакимият “ИП Загирова” исемле оешма белән “Киләчәк паркы” мәйданын төзү турында килешүне имзалый. “ИП Загирова” паркта кечкенә генә бер сәхнә һәм капка ясап куя. Хакимият вәкиле эшләнгән эш 500 мең сумлык дип акт төзи. Тикшерү вакытында артык түләнгән 200 мең сум кире кайтарыла. Әлеге эшмәкәр ханым исә Исмәгыйль әфәнденең кызы булып чыкты...

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллинга карата да ЖКХ өлкәсендәге коррупция белән бәйле кыңгыр эшләре өчен җинаять эше кузгатылды.

– Вазыйфасыннан азат ителдеме?

– Аны азат иттеләр һәм кайчандыр үзе “Горизонт”ны таркатып оештырган “Лениногорск җылылык челтәре”нең директоры итеп билгеләп куйдылар...

– Әйбәт жәза биргәннәр икән...

– Кул кулны юа. Кайчандыр Исхак Садриев район башлыгы булып эшләгәндә Айдар Хисмәтуллин авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы вазыйфасын башкара. Главаның кызы белән Хисмәтуллинның әтисе районның биш хуҗалыгын берләштергән агрофирма төзиләр. Элеккеге колхозларның бар мөлкәтен, терлеген бушка алалар. Җитмәсә, бюджеттан да шактый гына акча тама. Әмма ул оешма тиздән серле рәвештә юкка чыга. Бөтен байлыгы белән. Кредиторларга бурычы гына өелеп кала...

Күптән түгел Айдар Хисмәтуллин җитәкләгән “Җылылык челтәре” оешмасы шәһәр халкын җылы сусыз калдырды. Баксаң, алар газчыларга шактый бурыч җыйган, тегеләре шуңа күрә газ бирүне туктаткан икән.

– Халык җәнҗал куптармадымы?

– Куптарды, әлбәттә! Алар бит җылылык өчен вакытында түләп бара. Әмма акчалары газчыларга барып җитмичә адашып йөри. Ә ул акчалар миллионнарны тәшкил итә! Прокуратура газ бирмичә халыкны интектергән газчыларның гамәлен дә законсыз дип тапты.

Иске Куак авылындагы янучы гаиләнең бурычы “Лениногорск җылылык челтәре”неке белән чагыштырганда төкерек кенә! Әгәр дә Садриев оешмасы, район һәм җирле хакимият, газчылар киңәшләшеп эш итсә, мондый аяныч хәл килеп чыкмас иде.

– Башка районнарда да мондый хәл килеп чыкмас дип ышанып буламы?

– Булмый шул. Бүген ЖКХ тармагы – иң криминал, коррупцион юнәлеш. Ул иң серле, ришвәтле, халыкның ачуын чыгарган өлкә. Райондагы бу тармакны тулаем үз кулларына алучы главалар бар. Бер район башлыгы үзенең 21 яшьлек малаена ЖКХ хезмәт күрсәтү өлкәсендәге файдалы оешмаларны биреп бетергән. Ул җитәкләгән оешмалар төзелеш, капиталь төзекләндерү буенча уңышлы заказларны кулга төшергән. Соңгы елларда алар аша 60 миллион сум акча “юылган”. Икенче бер районда башлык үзенең 24 яшьлек улына ЖКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтүче фирма оештырып биргән. “Водоканал” оешмасы да әлеге егетнең кулына күчкән. Ә халык аптырый, нигә су бәясе арта дип гаҗәпләнә...
Иң зур шау-шу тудырганы Әгерҗе районының элеккеге башлыгы Фәрит Габбасов булгандыр. Бер елны сабан туе алдыннан Әгерҗе халкы җылы судан мәхрүм калды. Әлеге дә баягы, газ оешмасы җылылык бирүче “Тепловые сети” компаниясенә җыелган бурычлар (38 миллион) аркасында газ бирүне туктата. 113 күпфатирлы йортта яшәүчеләргә һәм бюджет оешмаларына җылылык бирүче берничә компанияне берләштергән оешма район башлыгының 25 яшьлек малае Тимур Габбасов кулында була. Ул әтисенең ярдәме белән муниципаль милек булган 53 котельныйны арендага ала һәм аның өчен бер тиен дә түләми! Болардан тыш, Тимур районда шактый гына милекне кулга төшерә. Нәтиҗәдә, “алтын малайлар”ның уеннары аркасында халык җәфалана.

– Башкалабызга килик әле. Казанда хәлләр ничегрәк?

– Казанда ЖКХ фирмаларында туган-тумачалык бик беленми. Оста итеп яшерә беләләр. Гадәттә, идарәче компанияләр берничә катламнан торган подрядчыларны терки. Әмма ныклап тикшерә башласаң, кайбер нәрсәләрне ачыкларга була үзе: бу подрядчылар башкарма комитетларга турыдан-туры буйсынмаса да, аларның түрәләргә бәйле булуын чамаларга мөмкин.

– Аларга каршы көрәшеп буламы?

– Әлеге өлкәдә хокук саклау органнарының бик казынасы килми. Алар бу системаны бик аңлап та бетерми. Җылылыкны гикокалорийларда исәпләп, шуны сумнарга күчереп, квадрат метрга яки кубка күпме килеп чыгасын исәпләп утырырга кем алынсын? Прокуратура да бу өлкәгә тыгылып, гикокалорийлар санап утыра алмый. Ә инде идарәче компаниягә барсаң, сиңа 17 биттән торган җавап хаты бирәләр – саннар, формулалар... Эйнштейн үзе дә куркып качар иде...

– ЖКХ системасында тәртип урнаштыру белән бөтен Казанга танылган Геннадий Сомов бар...

– Әйе, Геннадий Михайлович бу өлкәдә азау ярган кеше. ЖКХ өлкәсендәге урлашуларны беренчеләрдән булып ул фаш итте. Сомов бүген йорт комитетлары берлеге рәисе булып эшли. Аңа күпләр үзләренең зары белән килә. Кайчакта көненә йөзәр кеше җыела. Безнең депутатлар, юристлар да анда катнаша, башка белгечләрне дә җәлеп итәбез. Әкрен генә булса да, таш урыныннан кузгала. Әмма авырлык белән. Чөнки берәүнең дә кулга килеп кергән җиңел акчадан баш тартасы килми.

Бер генә мисал китерәм. Әйтик, йортның беренче катында кеше яшәми һәм анда кибет, офис, башка оешмалар урнашкан икән, идарәче компанияләр әлеге офислардан акча ала һәм аны җылылык бирүче оешмага – “Генерирующая компания”гә түли. Аннары шул ук бүлмәләр өчен йортта яшәүчеләрне дә түләргә мәҗбүр итәләр, анысы инде идарәче компания җитәкчеләренең кесәсенә “шуа”.

– Бәлки ЖКХ системасын кабат дәү¬ләткә кайтарырга вакыт җиткәндер?

– Узган ел Чаллы мэры Наил Мәһдиев яңа өч муниципаль идарәче компания (МУП) оештырды. ЖКХ өлкәсенең таркалуы аны вак төркемнәргә бүлгәләүдән башланды. МУПлар оештырганчы, минемчә, башта бүгенге ЖКХ җитәкчеләреннән кайчандыр халык акчасына булдырылган дәүләт ЖКХларының байлыгын таптырырга кирәк.

МУПларга килгәндә, алар тиз генә уңыш китерер дип әйтә алмыйм. Барысы да җитәкчегә бәйле булачак. Шәхси компаниянең төп максаты – акча эшләп, җиңел юл белән байлык туплау. Ә дәүләт оешмасы алдында андый уй булырга тиеш түгел. Аның бурычы – тарифларны киметеп, хезмәт күрсәтүне яхшырту. Шуның белән шәхси компаниягә үрнәк булу. Халык исә кемнең кем икәнен шундук күрәчәк һәм кайда яхшы – шуңа күчәчәк.

– ЖКХ өлкәсендә тәртип урнашачагына үзегез ышанасызмы?

– Әгәр бөтенебез бергәләп көрәшсәк, урнашыр. Менә Дәүләт советында үткән соңгы “түгәрәк өстәл” нәтиҗәсе буларак, байтак тәкъдимнәр кабул иттек. Аларның яртысы гына дәүләт тарафыннан искә алынса да, күп мәсьәләләрне хәл итеп булачак.

Галим ХАҖИЕВ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 909
ӨСКӘ