Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хафиз МИРГАЛИМОВ: “Гадел сайлаулар – хыял” (ВИДЕО)

11 Ноябрь 2016 1039
КПРФның Татарстандагы башлыгы Хафиз Миргалимов белән әңгәмә
– Хафиз иптәш, сайлаулар гадел уздымы?

– 1991 елның августыннан башлап Россиядә чиста һәм гадел сайлауларның узганы юк.

– Сугыш чоры балалары бүген зар елый, аларга ярдәм булырмы?

– Россиядә 13 миллион сугыш чоры баласы бар. Алар өчен 86 млрд сум акча кирәк. “Аларның пособиеләре, субсидияләре бар”, – диләр. Татарстаннан запрос ясаттырдык: бездә 375 мең сугыш чоры баласы бар. Шуның 86 меңе генә субсидия, ташламаларга ия, ә калганнары?..

– КПРФ гел власть белән көрәшә. Россиядә власть алышыначакмы?

– Иртәме-соңмы, властька башка кешеләр киләчәк – сул көчләр. Кем уйлаган, Советлар Союзы, Коммунистлар партиясе бетәр дип?.. Бер генә власть та мәңгелек түгел. Вакыт кына мәңгелек.

– Кытайда коммунистлар партиясе дә яши. Алар үзләренә күрә аерым бер көч. Хәтта карак чиновникларны атып үтерәләр дип сөйлиләр.

– Безгә булган партияне юк итәргә кирәкми иде. Устав, программаны гына үзгәртергә кирәк иде. Армия, МВД, КГБны, Ленин, Сталинны кыйнарга кирәкми иде. Кайсы җитәкченең бөтен ягы да яхшы соң? Андый кеше юк! Хәтта Рим папасын да изге дип әйтеп булмый. Әйе, Кытайда биш партия бар, иң зурысы – 180 миллионлы коммунистлар партиясе. Анда законнар катгый. Алар икътисадны җимермәде. Аларда да проблемалар бар. Әмма эшләр өчен һәркемгә мөмкинлек тудырылган. Алар эчке базарны үстерде, зур ташламалар ясадылар. Чикләрне ачтылар, әмма квотаны сакладылар. Без дә чикне ачтык, тик “КамАЗ” заводы әле эшли, әле эшләми. Ни өчен безгә чит ил машиналарын кертергә кирәк иде? Керт, тик квотаны арттыр. “КамАЗ”га ташламалар яса, безнең машинаны күбрәк алсыннар!

Тагын Кытай турында шуны әйтәсем килә: алар дөнья буенча инвестиция килсен өчен уңайлыклар тудырды. Иң түбән салым, иң түбән эшче куллар анда. Кытай товар җитештерү буенча Американы да узды.

– СССРны саклап калып була идеме?

– Була иде. Горбачевның йомшаклыгы, кискен карарлар кабул итә алмавы бәла булды.

– Кытай коммунислары бездән кайчан читләште соң?

– Сталин үлгәч. Хрущевны сүгеп чыккач.

– Россиядә юллар һәм законнарның үтәлмәү проблемасы да бар бит әле.

– Әйе. Дәүләт Советында менә дигән законнарыбыз бар. Әмма үтәлмиләр. Путин үзе дә әйтте: “Указларның 80 %ы үтәлми”.

– Путинның ел саен телевидение аша халык белән очрашуы кирәкме?

– “Быел 4 миллион кеше шалтыратты” – диделәр. Быел инде халыкның сораулары кимеп, 3 миллион кеше генә шалтыратырга тиеш иде. Ә монда сораулар ел саен күбәя генә бара. Губернаторлар, мэрлар, хөкүмәт начар эшли, димәк. Президент Сахалинда хезмәт хакы бирә, Иркутскида янгын сүндерә. Космоска ракеталар менә алмагач, үзе барып тикшерә. Бөтен илне берүзе тарта. Алай булырга тиеш түгел.

– Сезгә шикаятьләр еш киләме?

– Бик күп. Торак мәсьәләсе буенча байтак. Урыннарда кешеләр дөреслекне таба алмый. Түрәләр җавап бирми. Бирсәләр дә акча сорыйлар. Халык дөреслек эзләп суд юлына баса. Суд карары чыга. Карар үтәлми. “Без беркемгә дә, сезгә дә ышанмыйбыз”, – диючеләр бар.

– Ә сез ярдәм итә аласызмы?

– Алабыз.

– Әйтик, кибетне яптылар дип зарланганнар, барып кибетне ача алмыйсыз бит?

– Ача алмыйм. Ләкин глава, главаның райпотребсоюзы, сәүдә министрлыгы бар. Шуларга шалтыратам. Бер гаиләгә субсидия алырга булыштым. Ун ел ала алмаганнар. Чаллыда яшиләр. Өч баласы инвалид. 1 миллион 250 мең сум алдылар. Бәкердә чыгыш ясаганнан соң бер бабай йортын күрсәтергә алып китте. Яхшы хуҗаның мунчасы да аннан әйбәтрәк. Көне-төне газ яга, әмма салкын. Балалары, туганнары юк. “Глава, төзелеш министрына кердем, акча юк диделәр”, – ди. Шул бабайга ярдәм иттек, өй салып бирделәр. Ләкин һәрбер кешегә дә алай булышып булмый.

– Дәүләт Советында сез ничә коммунист?

– Өчәү.

– Коммунистлар бит әле икегә бүленде.

– Бүленмәде, бүлделәр. Мин аларны партия дип санамыйм, партия булырга әзерләнүче оешма гына алар. Партия булыр өчен эзлекле рәвештә эшләп, кешеләргә практик яктан ярдәм итәргә кирәк. КПРФның уставын, программасын үтәмичә партиядән чыгарылган кешеләр яңа партия төзеде. Мин бер партиягә дә каршы түгел, эшләсеннәр, эшләрен күрсәтсеннәр.

Путин эчке сәясәтне үзгәртсен иде. Башкача кризистан чыгу юлы юк. Илебездә яңартылган социализм төзербез дип ышанып калам.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ