Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Хәзер ялгансыз яшәү куркыныч кебек”

4 Декабрь 2020 401
Чын мөэмин мөселман беркайчан да алданмас, чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Аллаһы Тәгаләгә ихлас ышанучы кеше карашыннан куркыгыз, чөнки ул Аллаһы Тәгалә нуры белән карый”, – ди. Икенче хәдистә: “Мөселман кешесен бер өннән ике тапкыр тешләмәячәкләр (ягъни, ул ике тапкыр алданмас)”, – дип кисәтә. Чын мөселман ялганламый һәм ялганга бирешми. Начар холыклы кеше белән очрашып алданганын белсә дә, аның белән сак була. Бүгенге сәхифәбезне алдау темасына багышлыйбыз. Даими кунагыбыз – Рамил хәзрәт Юныс.
– Рамил хәзрәт, “мин алдашмыйм” ди­гән кеше ялганчымы?

– Бүген алдашу-алдашмауның чиге шулкадәр юылган, аны билгеләү авыр. Үткән заманнарда исә ялган ачыктан-ачык күренгән, “бу кеше ялганчы”, дигәннәр. Аллаһы Тәгалә: “Әй, иман китергән бәндәләр, дөрес сөйләүчеләр белән бергә булыгыз”, – ди. Расүлебез үзенең хәдисендә: “Дөрес сөйләү изгелеккә алып барыр, изгелек җәннәткә кертер”, – ди. Кем дә кем дөресен сөйли, ул Аллаһы Тәгалә тарафында “дөрес сөйләүче”, ягъни “ситдик”, дип язылыр. Ә ялган – гөнаһка, гөнаһ – җәһәннәмгә илтә. Кем дә кем гел ялганласа, Раббыбыз хозурында ялганчы дип язылыр”, – ди. Әлеге хәдистән ялган сөйләүнең зур гөнаһ икәнен аңлау зарур. Ул тел гөнаһлары арасында иң беренче урында тора.

– Гайбәттән дә хәтәрме әллә?

– Әйе. Психологлар хәтта ялганның төрләрен билгели. Беренчесе, бала-чага ялганы. Сабыйдан: “Шоколадны кем ашады?” – дип сорасаң, күзеңә карап: “Мин түгел”, – ди. Үзенең авыз кырыйлары буялып беткән булыр.

– Ул шулай алдашырга каян өйрәнә?

– Адәм баласы гына түгел, хайваннар, кошлар да ялганлый. “Кырмыска” сүрәсендә тасвирланганча, Сөләйман пәйгамбәр (г.с.) бөтен тер­лекләрне җыйган вакытта хөт-хөт кошы соңга кала. Ул: “Сәбә илендә булдым. Анда зур тәхетле патша хатынын күрдем. Алар кояшка табына”, – дигәч, Сөләйман (г.с.): “Дөрес сөйлисеңме, ялганлыйсыңмы икән, тикшерербез”, – ди.
Бала ялганчы булып тумый, алар өйдәге кешеләрдән өйрәнәләр. Профессор Жданов дәрес вакытында студентларга баш бармагын күрсәтә дә: “Миңа имән бармагыгызны күрсәтегез”, – ди. Барысы да баш бармагын күрсәтә. Ул: “Бу тәҗрибә шуңа дәлил: кешеләр, бигрәк тә балалар, ишеткәнне түгел, күргәнне эшли”, – ди. Сабый әти-әнисе, иптәшләре һ.б. күреп ялганлый. Аллаһы Тәгалә бит аларның җанын пакь итеп ярата.
Балалар кебек ялганлау өлкәннәрдә дә бар. Әйтик, эшкә соңга калгач, үзебезне яклар өчен, “бөкегә эләктем”, дибез. Чынлыкта, өйдән үк соңга калып чыккан булабыз.
Икенчесе – патологик ялган бар. Андый кеше дөресен әйтеп булганда да ялганлый һәм моны үзе дә сизми кала. Бу – авыру һәм аның сәбәбен табиблар, психологлар да аңлый алмый. Ялганлау кайберәүләрнең җелегенә сеңгән була бит. Хәтта нәселләре белән алдакчылар бар.
Өченчесе – профессиональ ялган. Моңа сату-алу менеджерлары кебек һөнәр ияләре керә. Шыр ялган сөйләмәсәләр дә, төрле-төрле алдауга баралар. Әйтик, “Дөньядагы иң яхшы бургер”, диләр. Алар Җир шарындагы барлык бургерларны авыз итеп карамаган бит!

– Алар һөнәри ялганнары белән үз тормышларына зыян саламы?

– Шуңа күрә күпләр, диндә булмасалар да, вөҗданнарына каршы килә алмыйча, андый эштән китә. Мәсәлән, банк эшчәнлеген карыйк. Килешү төзегәндә вак хәреф белән язылган пунктлар була һәм күпләр аны күреп бетермичә кредит ала, ахырдан авырлыкка юлыгалар.

– Шул системада озак еллар эшләү­челәр дә бар...

– Андый кеше икейөзлегә әйләнә, тормышны да ике яссылыкта күрә башлый. Берсе – чынбарлыктагы алдану, икенчесе – алдаучылар. Азык-төлек сату да шулай ук алдауга корылган. Авыл ите, диләр, аның каян килгәнен белмиләр. Гомумән, бүген сату-алуда ялган чиксез. Рекламадан башлана һәм сыйфатка барып тоташа. Хәзер инде ялган эш рәвешенә, коралга әйләнде.
Дүртенче төр – бизәү өчен ялганлау. Әйтик, туганыбыз кунакка чакырды, мәҗлес түбән дәрәҗәдә узды, ди. Кайтырга җыенганда: “Бәйрәм бик ямьле, күңелле узды”, – дип, рәхмәт әйтәбез.

– Дөресен әйтү, “безгә бер дә ошамады” дию хәерлерәкме?

– Психологларда “гөнаһсыз ялган” дигән төшенчә бар. Моны табиблар да куллана. Әйтик, пациентка авыруын тулысынча ачып бетермиләр. Бу хәл туганнар, дуслар арасында да күзәтелә. Ә менә “гөнаһсыз ялган” төшенчәсе диндә юк. Бервакыт хәләл туйга чакырдылар. Мәҗлес бик яхшы оештырылган, тик ике алып баручы күңелгә ятмады. Алар диннән ерак иде, үзләре үрле-кырлы сикерә, телләрендә – билдән түбән мәзәк. Алар кияү белән киленгә ошый, шуңа чакырганнар икән, кунаклар турында уйламаганнар инде. Ул кичтә матур итеп саубуллашып кайтып киттем. Мәҗлес хуҗасын кабат очраткач, барысын да аңлатып бирдем. Әйе, кемнеңдер матур булып каласы килә, дәшми. Йә дуслыкны югалтырга теләми. Кемдер эченнән генә куанып та йөридер. Шәригать кануннарына әйләнеп кайтсак, Расүлебез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисеннән аңлашылганча, өч төрле ялганның гөнаһы булмас: әрләшкән дусны дуслаштыру өчен, сугыш вакытында әсирлеккә төшкән кешенең һәм ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәттә мәхәббәт соравы туса ялганлау – ваҗиб. Әйтик, берсе икенчесеннән: “Син мине яратасыңмы?” – дип сораса, күрәсе килмәгән хәлдә дә “яратам” дип әйтү тиешле.

– Димәк, яхшы ният белән кешене алдарга мөмкин?

– Моның тискәре ягы юкмы икән? Кирәкле әйберне яшермибезме? Шәт, тәнкыйть кирәклерәктер. Моннан тыш, Ислам динендә тәгърит дигән төшенчә бар.
Бәдер сугышы вакытында бер бәдәви: “Сез каян?” – дип сорагач, Расүлебез: “Без судан”, – ди. Белүебезчә, Аллаһы Тәгаләнең: “Һәр тереклек иясе судан яратылган”, – дигән аяте бар. Бәдәви болар шундый исемдәге авылдан дип уйлый. Монда ялган юк. Шундый ысул белән җавап бирү Ислам динендә рөхсәт ителә. Тик аның өчен, билгеле, гыйлемле, хикмәтле, мәгълүматлы булырга кирәк.

– Кеше көлдерү өчен ялганларга ярыймы?

– Уйлап чыгарып, үзең белән булмаган хәлне чынбарлык дип, мәзәк сүз сөйләү тыела. Расүлебез Мөхәммәд (с.г.в.): “Һәрбер килә вә калә дигән сүзгә ышанган кеше ялганчы булыр”, – ди. Ягъни “каяндыр ишеттем”, “шулай дип әйтәләр”, “ишетелде” дигән сүзләрне өстәп сөйләүче – ялганчы. Үз күзең белән күргән, колагың ишеткәнне генә бәян итәргә кирәк яки шул-шул әйтте дип чыганакны күрсәтү зарур.

– Иң куркыныч ялган нәрсә?

– Ялган шаһитлек. Белә торып, ялган мәгълүмат бирү – зур гөнаһ.

– Бүген ялганламыйча, алдашмыйча яшәү мөмкинме?

– Алай яшәү куркыныч кебек. Диндә: “Кыямәт көне алдыннан хакка ышанмаслар, ялганга инанырлар”, – диелә. Бүген һәммәбез дә үзебезне алдамауларын теләсәк тә, халык ялган эчендә яшәргә ияләште. Ялган таралу – кыямәт көненең галәмәте. Пәйгамбәребез: “Берәр әйбер сатсагыз һәм гаебен яшерсәгез, малдан тиз котылырсыз һәм күп акча эшләрсез. Әгәр гаебен әйтсәгез, әкрен сатарсыз, табыш та әзрәк булыр. Ләкин беренче сату-алуда бәрәкәт юк, икенчесендә бар”, – ди. Халык бәрәкәтнең нәрсә икәнен аңламый, төшенми. Ул – кергән акча сәламәтлек һ.б. белән чыгарга мөмкин дигән сүз.

– Ни өчен ялган күбәйде?

– Элекке заманда халык бер чама яшәгән вакытта ялганның кирәклеге шулкадәр генә булган. Хәзерге ясалма тормышта һәркем үзенең җитешсезлеген ялганга яшерә һәм шул рәвешле дәрәҗәгә ирешмәкче. Бу инде хәтта тышкы кыяфәттә, киемдә, машина, йортта һ.б. чагыла.

– Тышкы кыяфәт дигәннән, хәзер кешенең, бигрәк тә хатын-кызларның, йөзенә карап, ничә яшь икәнен чамалавы да авыр. Төрле процедуралар ярдәмендә бит тиресен яшәртәләр. Бу да ялганмы?

– Әгәр кеше Аллаһы Тәгалә биргән кыяфәтен үзгәртми, үзенең матурлыгын гына саклый икән, ялган саналмый, гөнаһ та түгел. Камил йөз-кыяфәтеннән канәгатьләнмичә операция ясатса, битен үзгәртсә – зур гөнаһ.

– Иренне кабартырга ярыймы?

– Юк.

– Үзегезгә ялганларга туры киләме?

– Алдарак туйдагы алып баручылар турында мисал китердем. Андый вакытта дәшми калырга да ярамый. Чөнки кунаклар, туганнары: “Туегыз күңелгә ятмады”, – дисә, хуҗа: “Хәзрәт тә утырды, бер сүз әйтмәде”, – диячәк. Ислам дине буенча, дәшми калсаң, фикер белән килешкән, аны кабул иткән буласың.

– Хәзер никах мәҗлесе алып баручылар күп. Аларның эшчәнлеген ничек бәяләр идегез?

– Безгә бу өлкәдә нык эшләргә кирәк. Никахлар, хәләл туйлардагы күп тамадалардан канәгать түгелмен. Аларда дини мәгълүмат юк, Коръәннән аять, хәдис, риваять – берсен дә белмиләр, мөселман мәҗлесе алып бару югарылыгы күренми. Әйе, алга китеш бар, чөнки бу өлкәдә көндәшлек зур, һәркем үзенчәлекле итеп эшләргә тырыша. Хәер, моңа ихтыяҗ да сизелми. Халыкның үзендә дә дини мәгълүмат, таләп аз. Ләкин шунысы яхшы: элек никахка өлкәннәрне, туйга яшьләрне чакырсалар, хәзер “два в одном” итеп уздыргач, мәҗлескә бергә киләләр һәм яшьләр вәгазь тыңлый. Бу хәл сөендерә.

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 13 декабрь 2018 № 49

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2890
ӨСКӘ