Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хәйдәр Бигичев авылында җир өчен талашмыйлар

18 Июнь 2015 1483
...Тик бер генә көнгә аерылсам да,
Ямансулап сине юксынам.
Синнән башка миңа, туган ягым,
Бу дөньяда тормыш юк сыман...
Күңел кылларын уйнатып, машинабызда Хәйдәр Бигичев башкаруындагы “Туган ягым” җыры әйләнә. Ә без исә шул көйне тыңлап, җырчының туган авылына – Чумбәлигә (Түбән Новгород өлкәсе, Сергач районы) кереп барабыз.
  
Зур авыл. Килеп керү белән ике катлы мәһабәт йортлар сәламли. Юллар яхшы. Авыл уртасында иркәләнеп кенә күл җәелеп ята.

Авыл тормышын җирле рәистән дә яхшырак белүче булмас дип, Рамил Хәсәнов янына сугылдык.

Бу якларда елмаеп, ачык йөз белән каршы алсалар, күңелгә җылы йөгерә. Бөтен кеше дә ачылып китеп сөйләшергә ашыкмый чөнки. Рамил әфәнде Казаннан ук килгән кунакларга аерым игътибар күрсәтте, “чәй эчермичә җибәрмим” дип, өенә алып китте.
  
– Авыл җирлеге рәисе булып 1996 елдан бирле эшлим инде, – дип башлады ул сүзен машинага кереп утыру белән. – Чумбәлидә 760лап йорт бар. Дөрес, күбесендә “дачник”лар яши. Күпчелек терлек асрап көн күрә. Халык картайды, пенсионерлар күп. Бәрәңгесен дә артык күп утыртмыйлар. Үзенә җитәрлек кенә. Элек бер метр җирне бүлешеп ызгышып бетсәләр, соңгы елларда андый проблема юк. Дөнья куу дигән нәрсә бетте. Үлемнәр күбәеп китте әле. 3-4 ай эчендә генә 15 кешене җирләдек...
  
– Җирләр белән эшләр ничегрәк тора?

– Пай җирләрен инвесторларга арендага бирдек. Чәчелми яткан кырлар юк. Авылда өч фермер бар. Берсе 850 гектар җирдә икмәк үстерсә, икенчесе 100 гектарга бәрәңге утырта. Рушан Сибгатуллин дигәненең 3000 гектар җире бар. 500 сыер, 100 тай, 400 баш сарык асрый. Пай җире өчен халыкка ашлыгын да, печәнен дә биреп бара. Үзе Мәскәүдә яши. Атна саен монда кайтып, эшне контрольдә тота. Күпме кешене эшле итте. Кыскасы, булган егет!
 
– Мәчетегез икәү, ахры?
  
– Икәү. Экономия максатыннан клуб, балалар бакчасы, мәктәпне бер бина астына урнаштырдык. Бюджетны нык кисәләр. Мәктәпкә – 34, балалар бакчасына 20 бала йөри. Без укыган чорда укучыларның саны меңгә якын иде!

Хәйдәр Бигичев­нең туган авылына килеп, аның туган нигезен күрмичә китә алмый идек, билгеле. Җәй айларында Хәйдәр абыйның сеңлесе Халидә апа улы, килене белән авылга кайта икән. Төп нигез артына матур, җыйнак кына йорт та салып чыкканнар. Кызганыч, без килгән көнне генә барысы да Мәскәүгә китеп барган, капка бикле иде.
 
– Авылыбыздан шундый зур шәхес чыгуы белән бик горурланабыз! Бигичевлар сигез бала үскәннәр. Шуларның икесе вафат инде. 1994 елда әнисе авырып киткәч, Хәйдәр абый вертолет белән бакчаларына төшеп, аны Казанга алып китә. Бөтен авыл халкы шул күренешне карап торган, – дип бер хатирәне дә яңартып алды рәис.

Рамил әфәнденең үзенә килгәндә, менә дигән итеп үз хуҗалыгын да алып бара ул. Биш баш сыер, абзарында 6-7 бозау, 20ләп ат тота. Күршедә генә Мәскәүдән кайтып йөрүче абыйсы йорт салып чыккан. Аның да атлары күп икән.
  
– Хуҗалык эшендә килеп булышучыларыбыз да бар. Күбрәк үзебез кайнашабыз инде. Кызыбыз кияүдә, бәби үстерә, улыбыз әле өйләнмәгән, институтны тәмамлый. Хатыным беркайда да эшләми, хуҗабикә, – ди танышым.

– Атның итен нишләтәсез?

– Авылдашлар, Мәскәүдән кайтучылар алып китеп бетерә. Шәһәргә барып, сатып йөргән юк. Элек казылык бәясе 200-250дән йөрсә, хәзер 300 сум. Дөресен генә әйткәндә, казылык ясау белән бик мавыкмыйбыз. Үтми башлады, – ди хуҗа.
  
Бу якларның казылыгы үзгә. Менә әлеге җөмләне язган вакытта да, Рамил абый ясаган казылыкның тәме искә төшеп, авыздан сулар китерде.

Рамил абыйның хатыны да үзе кебек ачык, кунакчыл булып чыкты. Гаилә корып яши башлауларына 27 ел икән инде. “Җитәкче кешенең холкы уйнап тора, сездә ничегрәк соң?” – дигәч: “Теләсә кайсы ирнең җаена торырга кирәк инде, шунсыз булмый”, – диде ул тыйнак кына.

Нәзилә ХУҖИНА
Казан – Сергач – Чумбәли – Казан

Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ