Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хәния исән! (архив саннардан)

30 Май 2019 2814
...Кесә телефоныма Хәния Фәрхи шалтыратып, кунакка чакырды. Җырчыга операция ясаганнарын белә идем, шалтыратып хәлен сорарга базмадым. Әллә ошата, әллә юк, бәлки хәлен соравым белән кәефен тагын да бозармын дип уйладым. Үзе шалтыратып чакыргач кына юлга кузгалдым.
– Хәния, халык сине үлгән дип сөйли, нишләп алай диләр?

– Аллага шөкер, таза-сау килеш синең каршыңда утырып торам. Уйламаганда-көтмәгәндә бик җитди операция кичерергә туры килде. 27 декабрь көнне корпоративка җыенып студиямә төшеп барганда аягым таеп, аңымны җуеп егылганмын. Өйгә табиб чакыртып, МКДЦга алып киткәннәр, шунда дүрт сәгать буе башыма операция ясадылар. Егылгач башыма кан сауган, җәрәхәт бик көчле булган. Операцияне Булгаков исемле профессор ясаган, балаларга: “Ычкынырга, аяк-куллары йөрмәскә, теле-хәтере булмаска мөмкин”, – дигән.

Январь ахырында Уфада бер атнага якын концертларым булырга тиеш иде, аларны күчергәннән соң гайбәт өстенә гайбәт китте. Концертларым бик күп, өелде-өелде дә, ахырдан минем егылуым белән төгәлләнде. Хастаханәдә ике атна яттым, өч көн реанимациядә булдым. Янымда кызым Алия утырды, Алсу, килен, пләмәнник йөрде, биш көн кодагый саклап утырды, Габделхәй үзе килде. 15 январьда чыктым.

Организм көчле, нык көрәшә. Чыккач, ике атнадан соң яңадан томография ясатып хирургка бардым, әйбәт, диделәр.

– Моңа хәтле операция ясаганнары булдымы?

– 13 ел элек аякка ясадылар. Ул яктан әтигә охшаганмын, буын тайпылып китеп, егыла идем, сөяк чатнаган. Авырта, сызлый. Хирурглар Германиягә алып китәбез, сөяк чери башлаган дип куркытканнар иде. Яхшы итеп чистарттылар.

– Башыңа операция ясагач, хәзер концертлар куярга ярыймы соң?

– Артист каны, чегән каны миндә. Өйдә ятып инде арый башладым. Үземне сынап карарга кирәк. Операция ясаган табиб: “Башта өйдә репетиция ясап үзеңне тикшереп кара”, – диде. 7 мартта Дмитровград янындагы бер авылда концертыбыз булачак.

– Башың авыртамы?

– Иртәнге якта урыны-урыны белән генә.

– Элек авырта идеме?

– Минем башым күпне күрде бит инде! Театр училищесында укыганда 30 май көнне туган көнемдә таганнан егылып төшеп, баш мием селкенгән иде. Дус кызым таганда атындыра иде, шуннан бер егет килде дә, мине атындыра башлады, куркып кулны ычкындырып баш белән килеп төштем. Ничек сыртым сынмаган...

– Бу баш ничек түзә?

– Шуңа күрә шаулаулар электән бар иде.

– Күз тиде микән әллә сиңа?

– Бөтенесе шулай ди. Чөнки зур вакыйгаларның үзәгендә кайнарга туры килә: “Татар җыры”, “Башкорт җыры”... “Хозяин дома” тапшыруы бик матур узып китте.
Телевидение өйгә килеп фильм төшерде. Башкортлар килде, өч тәүлек йокламадык, аларны каршы алдык. Башкортстанга кайтып килдек, бөтен район каршы алды...

– Сиңа бозым кергән микән әллә?

– Әйбер күп бирәләр. Ихластан бирәләр дип кабул итәм. Мин бик ачыкмын. Бу бер яктан бик әйбәт, халык килә, аралаша, икенче яктан үземне-үзем сакламыйм. Каты күзле кешеләр дә бар бит.

– Шушы хәлләрдән соң тормышка караш үзгәрдеме?

– Юк. Ун көн хәтерем булмавы гына эчемне пошырып куйды. Егылганнан соң ике көн өйдә торганмын. Финанс министрлыгы оештырган (кызым Алия шунда эшли) корпоративта җырлаганмын. Җырлап бетергәч: “Башым авырта, егылам хәзер”, – дигәнмен. Габделхәй алып кайтып киткән. Аннары егылганмын. Мин боларның берсен дә хәтерләмим.

– Егылганга хәтле төшләр кердеме?

– Ике көн рәттән Фәнәвил керде, янымда йөрде. Сәдака бирдем.

– Беренче ирең Фәнәвил үлгәч, җирләргә барган идегезме?

– Шикәр чире белән авырганын белә идем, бик ябыгып, олыгайган төс белән китте. Аерылышкач, дош­маннар булып яшәмәдек. Ул үлгәндә Алсу белән Доминиканада идек, Алиягә әйтмәгәннәр. Фәнәвилнең хатыны: “Күмәргә дә килмәделәр”, – дип интервью биргән. Алия бармаган да булыр иде, ул аны әтисе буларак белми, хәтерләми бит. Аның әтисе – Габделхәй. Кызы белән аралашып яшәмәде, ярдәм итмәде. Фәнәвил үзе сорады: “Хәния, алиментка бирмә, үзем түләп барырмын”, – диде. “Ярар, бирмәм”, – дидем. Эстрадага кереп китеп, театрдагы бер айлык акчаны бер көндә эшли башлагач, мохтаҗлыгым булмады. Акча бирмәде, бүләк белән килгәне булмады. Алты ел ялгыз яшәдем, килергә мөмкинчелеге бар иде. Үз тормышы белән яшәде, дүрт хатынга өйләнде. Габделхәйгә кияүгә чыккач, Алия аны үз әтисе итеп кабул итте. Габделхәй: “Әйдә, Алияне кызлыкка алыйм әле”, – дип Фәнәвил янына килде, Фәнәвил ризалык бирде, Алиягә “отказ” язды. Алия үскәч шушы әйберне белде, аңлады да: “Минем әти берәү генә”, – диде. Йөрәгендә, әлбәттә, яра бардыр...

– Фәнәвил белән яратышып кавыштыгызмы?

– Тинчурин театрына эшкә килдем. Р.Батулланың “Ак күгәрченнәр” спектаклен куйдылар, без анда егет белән кыз булып уйнадык. Артымнан калмыйча йөрде. Ошады. Ошамаса, чыкмаган булыр идем. Аһ итеп, яратып чыкканмындыр дип уйламыйм. Акыллы, талантлы иде. Кияүгә чыгарга йөргән егетем – Илдар бар иде, Ерак Көнчыгышка китте, хәрби иде. Әле дә исән-сау, хәзер аралашмыйбыз. Күмертауда тора. Саф башкорт.

– Ни өчен Фәнәвил белән аерылыштыгыз?

– Театрда кыскартуга эләктем дә, ул беренчеләрдән булып шул исемлеккә кул куйды. Сугышып-талашып яшәмәдек. Фәнәвилнең шушы хыянәтен бик авыр кичердем, ул көннәрдә яшәү белән үлем арасында идем. Алар хәзер барысы да күмелеп калды, ачу, рәнҗү белән яшәмим. Җырлый торган актриса идем: “Нишләп Хәнияне җибәрәбез?” – дип артистлар күтәрелеп чыга ала иде бит.

– Театрга үпкәң бармы?

– Юк, рәхмәтем генә. Мин анда акчасыз, режиссерның күзенә ка­рап яткан булыр идем. Театр артист­ларының хәлен аңлыйм, аларны кызганам.

– Алиянең гаилә тормышын күзәтеп барасыңмы?

– Күзәтәм. Кысылмыйм. Көненә өч шалтыратам.

– Син нинди “теща”?

– Алтын. Илнурга “улым” дип әйтәм. “Ник алай?”, “ник болай?” дип яшьләр эшенә кысылмыйм. Үз юллары, үзләре беләләр. Барып, чәй эчеп, аралашып, Әминәне сөеп-яратам да, кайтып китәм. Үзләре дә киләләр. Илнур миннән әле дә ояла төшә. “Әнием” дип эндәшә. Кияү үз эшен алып бара, “КамАЗ”лар белән шөгыльләнә, юллар төзи. Берсен-берсе яратышып өйләнешкән икән, кайсы якка барсалар да, алтын урталыкны табып яшәсеннәр.

– Хәния, бер ел элек кодагыең намазга баскан икән, сиңа да вакыт түгелме?

– Аллаһы Тәгаләгә ышансам да, намазга әзер түгелмен әле. Килер бер көн, биш вакыт намазга да басарбыз. Намаз укып, аннары сәхнәгә яланбаш чыгып йөри алмыйм. Яланбаш чыгу – ул гөнаһ. Минем әле образым башкарак.

P.S. Хәния Фәрхи авырып киткәч тә, аның коллективында админис­тратор булып эшләүче Раил Нуриев (Габделхәйнең авылдашы) җырчыны ташлап китеп барган. Китеп тә барган, аягын да сындырган...

* * *

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 7 март 2013 № 10
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ