Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хәния Фәрхинең әнисендә кунакта

22 Апрель 2019 2124
Хәния Фәрхинең иҗаты һәм­мәбезнең күңеленә якын. Зур ихтирамга лаек җырчының әни­се белән очрашып, арала­шу бәхете насыйп булды миңа. Фәния апа–кечкенә генә буйлы, оялчан, үтә итагатьле, уңган татар әбисе. Сиксән­не үткәнмен дип тормый: өе ямьле итеп җыештырылган, үзе пешергән тәм-томнан табыны сыгылган. Ак яулыгы, битендәге җыерчыклары аңа аеруча килешеп тора. Кайгысын кичерә, шатлыгына түзә алган олы йөрәкле ана ул.
–Фәния апа, үзегез турында бераз сөйләп үтсәгез иде.

–1931 елда Тәтешле рай­онының Салаюа авылында дөньяга килгәнмен. Авы­лыбызның табигате искиткеч: урман эчендә урнашкан, берничә елга агып ята, чишмәләре дә байтак. Шул авыл егете Фәрхисламга кияүгә чыктым, күз нурларым–алты балама бер-бер артлы якты дөнья бүләк иттем. Кызганыч, бүгенге көндә йөрәк астымда яралган, сөю-назымны биреп үстер­гән балаларымның өчесе генә исән. Аллаһы Тәгалә: “Ярат­кан кешемә кайгы би­рермен”,–дигән... Өлкән улым Тимергали Питрәчтәге юл фаҗигасендә һәлак бул­ды, районда көрәш батыры булган Нурисламны үтерделәр. Моннан 4 ел элек олы кызым Җәмгыя яман шеш авыруы белән авырып, безне калдырып, бакый дөньяга күчте. 56 ел бергә гомер иткән хәләл җефетем дә хәсрәт утына салып, безнең арадан китте. Әлеге көндә Хәниякәем–Казанда, Салават улым белән Фирүзә кызым Тәтешледә яшиләр. Мондагылары һәр көн диярлек минем янга килеп торалар, Хәния дә еш кайтырга тырыша: көненә 5-6 тапкыр шалтырата, бер яңалыгын да белми калганым юк.

–Кызыгыз Хәниянең сәх­нә юлыннан китүен ничек кабул иттегез?

–Бар балаларым да җыр-моңга гашыйк: тальянда уйный­лар, моңлы итеп җыр­лый­лар. Хәния кечкенә­дән өйдә концертлар оештыра иде. Йорт түренә чыршы куйсак, әйләнә-тирәдә яшәгән балаларны җыеп алып керә дә, аларны бер рәткә бастырып, шигырь сөйләтеп, җырлата. Азактан Карсылу булып киенгән Хәния аларга кәнфит-прәннек таратып, күңелләрен күрә иде. “Сәнгать институтына керәм, җырчы булам”,–дигәч, әтисе аңа: “Кызым, йөрмә, бик авыр эш ул. Бухгалтерлыкка гына укы”,–диде. Хәния үзенекен эшләде, ләкин юлы уңмады. Уфаның сәнгать институтындагы кабул итү комиссиясе: “Син әле яшь, тавышың үзгәрәчәк”,–дип аны кире борды. Шуннан соң ул җәй буена сыер савып эшләгән хезмәт хакы белән документларын кулына тотып, Мәскәүгә китте.

–Башкалада берсен дә кө­теп тормыйлар бит, берүзен җи­бәрергә курыкмадыгызмы?

–Анда минем бертуганым Зөлкәбирә яши, аның янына китте. Ләкин анда да юллары уңмады: училищеда укулар башланган була. Үзенә урын таба алмый йөргән кызым Мәскәүнең текстиль институтына укырга керә. Бер ел укыганнан соң, станок артында эшли башлый. Ялгышмасам, зур сәхнәгә тәүге тапкыр фабрикада эшләгәндә чыга. Үзе гармунда уйнап, татар, башкорт халык җырларын башкаруын хезмәттәшләре тиз арада яратып өлгерә. Сынаулар аша ул Иполитова–Иванова исемендәге икенче музыка училищесына укырга керә. Анда укыганда татар яшьләре түгәрәгенә йөри. Беркөнне түгәрәккә Татар­стан­нан зыялы иҗат кеше­лә­ре кунакка килә һәм Хәнияне Казанга килергә өндиләр. Хәния аларның киңәшенә колак сала, Казанга күченеп китә. Анда да сикәлтәле юллардан йөреп арыганнан соң, кабат Мәскәүгә китә, өлкә филармониясе каршында оештырылган “Бәйрәм” ансамблендә башта алып баручы, ә соңыннан җырчы булып эшли башлый. “Тиз генә йолдыз булды”,–дип уйлаучылар бик ялгыша. Хәния өчен тормыш урау юллар, катлаулы сынаулар әзерләп куйган иде.

–Сезгә, әни кешегә, бала­гызның уңышсызлык­ларын ишетү икеләтә авыр булгандыр...

–Әлбәттә! Күпмедер вакытка кызын–Алияне авыл­га кайтарды. Нишлисең, яшәргә, тамак туйдырырга, баланы үстерергә кирәк. Үзе әкренләп сәхнәгә күтәрелде. Озак та үтмәде, баласын сагынып кайтып алды. Берара аңа җырларга да, ансамбль белән җитәкчелек итәргә дә, кызын тәрбияләргә дә туры килде. Әнисенең җырларын тыңлап үскән оныгым да җыр­лый башлап, Хәниягә ияреп, сәхнәгә чыкты. Әнисе белән бергәләп башкарган “Әти, кайт” җыры тамашачы гына түгел, минем күңелемә дә үтеп керде.

–Булачак киявегез Габдел­хәйне беренче күргән вакытларны хәтерлисезме?

–Хәнияне Габделхәй белән Чаллыда таныштырганнар. Кияү ул торган фатирның күршесенә килеп йөргән була. Танышканнан соң күп тә үт­ми, Хәния авылга кайтты. Безнең урман эчен­дә урнашкан Салаюа авылына гомер-гомергә юл булмады. Ә ул җәй бик яңгырлы иде. Бер күрүдән гашыйк булган Габделхәй кәләшен эзләп юлсыз авылга юл тота. Бүгенгедәй хәтерлим, булачак киявем машинасын тракторга өстерәтеп, капка төбенә килеп туктады...

–Кияүдән уңдыгызмы?

–Уңдым гынамы соң?! Бик шәп минем киявем! “Әни” дип кенә тора, кайтса, бер генә минут та тик утырмый, бик уңган ул. Ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер. Кызганыч, хә­зер авылыбыз бетте, район үзәгендә яшибез. Авылның киләчәге күренмәсә дә, ул иске йортка өстәп таш өй са­лып куйды. Оныгым Алия белән дә бер-берсен тиз ара­да якын иттеләр. Киявем бик тә бала җанлы. Аның өчен Алия белән Алсу арасында бер­нинди аерма юк. Киң күңел­ле, олы йөрәкле кеше ул!

–Авылыгызны ташлап китү сезнең өчен бик читен булгандыр?

–Салаюа бер генә урамлы авыл булса да, бик ямьле иде. Кеше таралыша башлагач, ун ел элек без дә Тәтешледән әзер йорт алып, туган нигезне ташлап киттек. Әлбәттә, башта бик сагына идем. Инде бу йортыма да ияләшеп беттем: Хәния Казанга бер айга алып киткән иде, биш ел торып кайткандай булдым. Ә хәзер Илшат киявем сагынырга вакыт бирми: урман хуҗалыгында эшләгәч, юлы төшсә, сагынган саен алып кайта. Җәен еш кайтабыз: зиратка барып, каберләрне рәткә китерәбез, җиләк җыя­быз, кайткан күрше-тирә белән күрешеп сөйләшәбез. Хәния авылны аеруча ярата. Үсмер чагында үз хыялын болай дип сөйли иде: “Их, киләчәктә халык артисты булып, озын-озын толым чәчемне туздырып, авыл урамнарыннан бер җырлап узарга иде!” Аллаһыга шөкер, озын толым чәчтән башка бар хыялы да тормышка ашты!

–Хәния Фәрхине тәнкыйть­лисезме? Аның кигән киеменә, җырларына нинди бәя би­рәсез?

–Хәниянең кигән күлмәк­ләрен мин бик яратам. Ул һәр­вакыт үзенә килешле, күз явын алырлык кием кия. Итәге дә тездән аста, кеше күрергә тиеш түгел урыннары да капланган. Телевизордан ярымшәрә килеш чыгыш ясаган җырчыларны күргәч, әниләре өчен кызарып куям. Иманым камил, бу күренешкә аларның әти-әниләре шат түгел. Хәниянең җырларына килгәндә, аларын да бик яратам. “Әни” дип җырланганнарын елый-елый тыңлыйм. Тәнкыйть сүзе әйткәнем юк: аның өчен усал кеше булырга кирәк, әмма мин балаларыма бер авыр сүз дә әйтмәдем. Күп дигәндә, “Фәрхи балалары!” дип ачуланып кына куя идем.

–Бервакыт газета-журнал­лар­да “Салават белән Хәния– туганнар” дип яздылар. Бу сүз­ләрдә хаклык бармы?

–Мин Салават Фәтхетди­нов­ның әнисе белән туган. Авыл кеч­кенә бит, анда һәр кеше бер-берсенә туган-тумача. Без бер авылныкы, бер елгы. Тәкълимә белән бергә сыер савып, урак урып, печән чабып үстек. Ул Аксәеткә кияүгә чыкты, бүгенге көндә дә анда, ялгышмасам, ул да минем кебек берүзе генә яшәп ята.

–Казанга кунакка еш барасызмы?

–Юк, еш түгел. Моннан 3-4 ел элек бер айга барып кайт­кан идем. Шәһәр җирендә туган як бик тә сагындыра. “Миңа килмисең, мин синең кызың түгелмени?!”–дип Хәния кайчак тиргәп тә ала. Өйдә генә утырса, берәр атнага барып та кайтыр идем: ул бит ике көн өйдә булса, калган бишен гастрольдә уздыра.

–Хәния ханымнарның өйлә­рендә ярдәмче бармы?

–Юк, алар бит икесе дә хезмәт сөючән. Бар эш тә кулларыннан килә, бер генә минут та тик утырмыйлар. Хәния аш-суга бик оста. Авыл­га кайтса да, аш бүлмәсеннән чыкмый. Пешеренеп, мул табын әзерләп, якыннарын җыя ул. Ризыкка аның кулы гына тиеп китсен, телеңне йотарлык була да куя!

–Димәк, киң күңелле кеше?!

–Әйе, туган җанлы, гел елмаеп кына тора. Ул менә сәхнәдә нинди, тормышта да нәкъ шулай. Беркайчан берсен дә рәнҗетми, авыр сүз әйткәне юк.

–Татар-башкорт эстрадасыннан кайсы җырчыларны яратып тыңлыйсыз?

–Күбесен яратам. Берүзем яшәгәч, телевизорны кабызып куям да, бер-бер артлы барган концертлардан күземне дә алмыйм.

–Буш вакытыгызны нәрсәгә сарыф итәсез?

–Мал асрамыйм инде хәзер. Җәен бакчаны чүпсез тотарга тырышам. Күзләрем яхшы күргәндә, эрли-бәйли идем, хәзер булдыра алмыйм. Аллага шөкер, көненә биш вакыт намазымны калдырмыйм, җомга саен мәчеткә барам.

–Урамда сезне “Хәния Фәр­хинең әнисе” дип танып алалармы?

–Таныйлар. “Сезнең бе­лән фотога төшик әле” дә диләр.
  
–Фәния апа, сезнең өчен хатын-кыз бәхете нәрсәдә?

–Минем бәхетем–бала­ларым. Аларның кайгысын да, шатлыгын да күрдем. Кайгысы булмаса, шатлыгының кадере дә булмас иде. Балаларымны тәрбияләргә әнием Фәрхәнә ярдәм итте. Аның изге догалары газиз сабыйларым өчен тормыш юлына чыккан­да юл күрсәтүче якты йолдыз булып балкыды. Ул “кеше күзенә сөйкем­ле, мәхәббәтле булып күрен­сәгез иде” дип гел теләде. Аллаһыма мең шө­кер, һәр­берсенең сокла­ныр эш­ләре, тормышта үз юллары бар. Аллаһы Тәгалә бала хәсрәтен генә күр­сәтмәсен! Булганына шө­кер итә белеп, куанып яшәргә язсын!


* * *

"Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 23 февраль 2012 ел № 8
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1383
ӨСКӘ