Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа: “90 ел туксан көн түгел, үзенекен итә”

11 Июнь 2020 1937
Сөекле җырчыбыз Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа Әҗмөхәммәтова 8 март көнне 90нчы язын каршылады. Фәния апа бүген Башкортстанның Тәтешле төбәгендә кече кызы Фирүзә һәм кияве Илшат гаиләсендә гомер итә. Тормышның ачысын да, төчесен дә татыган герой-ана ул. Үзе кечкенә генә буйлы, мөлаем, кояш кебек ханым. Хәзерге көндә аның 12 оныгы, 14 оныкчыгы бар. Фәния апаның хәлләрен сорашып, үзенә шалтыраттым.
– Ни хәлләрдә яшәп ятасыз, Фәния апа?

– Хәлем җиңелләрдән түгел, балам. Торган җирем рәхәт. Ашау, киенү ягына бернәрсәгә кайгырмыйм. Ләкин хәлем юк. Йөри алмыйм, баш әйләнә дә егылам. Картлык үзенекен итә. 90 яшь җиңел түгел. 90 ел –туксан көн түгел ул.

– Сагынганда Хәния апаның җырлавын карыйсызмы, Фәния апа? Төшегезгә кергәлиме?

 – Карый алмыйм, җырларын тыңласам чирлим. Төшкә керми. Бер тапкыр гына күрдем төштә 3 ел эчендә. Бик авыр шунысы. Төннәр буе сорап та яткан чакларым бар. Әллә “инәйне борчымыйк”, диләрме шунда, аптыраган инде...

***

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының бүген чыккан, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 2668
15 Июнь 2020 11:42 1618
ӨСКӘ