Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хәмит Мәткәримов: Рухи кыйммәт, сәләт алда йөрми

21 Февраль 2019 483
Җыр ул бер татлы җиләкме икән соң әллә? Әгәр шулай булса, ул җиләкне без өзеп алып тәмен татып караганчы, аны утыртучысы, яңгыр яудырып торучысы, ашламасын кертеп, эшкәртеп тәрбия кылучылары барлыгын да беләбез. Кем бакчасында пешеп кызаруы да мөһим, әлбәттә. Җырның сүзләре, көе – башлангыч. Башлангычсыз булмый. Шуңа күрә талантлы композиторларга да сорау зур. Чөнки беләләр – менә аның җиләге татлы булачак. Чүпләп кенә торалар.
Хәмит Мәткәримов исеме еш яң­гы­рый соңгы арада. Әйе, композиторларга безнең хәтер капчыгы тишегрәк. Исемнәре пәрдә артында яшеренебрәк кала. Үтә талантлы булуларына карамастан. Тамашачы өчен беренче урында – җырчы.

Хәмит Мәткәримов белән Казанда очраштык. Зур эшләр белән йөри. Үзе генә түгел, берсеннән-берсе сөйкемле балалары – кызы Азалия, улы Сәйяр белән килгән. Берочтан аларга Казан күрсәтеп йөреше.

– Бөтен уй-көч 1 февральдә УНИКС кон­цертлар залында булачак чарага төбәлгән, – дип башлап китте ул сүзен. – Артистлар белән әңгәмәләр алып барабыз. Алар күп. Теләк белдерүчеләр көтелгәннән дә узып китте, рәхмәт. Ләкин барысын да бер концертка кертеп бетереп булмый. Монысында 20дән артык танылган җырчы җырлаячак. Концерт җылы, җанлы үтәр дип уйлыйм. Һәр композиторның үзенә генә хас төсмере була торгандыр.

– Хәмит Мәткәримовка хас төсмер нинди инде ул?

– Мин бит Үзбәкстанда туган, шәрык җырлары белән мавыгам. Тамашачы моны тоеп алыр дип уйлыйм.

– 500дән артык җырларның авторы икән син! Яшь күренәсең. Кай арада шулхәтле иҗат йөге тупларга өлгердең?

– Гомеремне шушы эшкә багышладым. Ә башлангычы Казан музыка көллиятеннән соң Түбән Камада композитор Илһам Хисмәтуллинда эшли башлау белән бәйле. Бер ел бергә эшләдек.

– Балачактан ук татар сәнгатенә тартылдыңмы?

– Әти – Үзбәкстаннан, әнием – саф татар, Алексеевск районыннан. 5 сыйныфка кадәр Үзбәкстанда укыдым. Аннары 1991 елда Татарстанга кайттык. Татар мәктәбендә уку, татар телен үзләштерү башта кыен булды. Хәтерлим, “Малыш” исемле кечкенә генә баян алып бирделәр. Шуны шыңгырдатып уйнарга өйрәндем. Аннары җырлый башладым.

– Әлмәткә ничек килеп чыктың?

– Нефть башкаласы бит. Ул вакытта Әлмәткә күченү популяр иде.
– Читтән кайтканнарны бик яратып бетермәскә дә мөмкиннәр. Авырлыклар булмадымы? Аяк чалырга, начарлык теләргә омтылучылар...

– Бернинди көндәшлек тоймыйм. Чөнки бөек композитор, йолдыз җырчы булам дигән омтылышым юк. Беркайчан булмады да. Миңа үз эшем рәхәтлек бирә. Әйтәсе килгән сүзләремне кемгәдер җиткезә алам икән, шул җитә. Әйтик, Габделфәт абый Сафинга тапшырылган “Бөек татар” җырына килгәндә, ул, тел проблемасы чыккан вакыттан файдаланып, тиз генә шул темага язарга кирәк дигән ният белән иҗат ителмәде. Бу – күңел халәте, борчылу, йөрәктән сыкрап чыккан җан авазы иде. Мин үз сүземне әйтә алганыма бик шат – бары шул гына.

– Габделфәт Сафин белән иҗатыгыз ничек бәйләнде?

– Җыр язылды да уйлап утырам: кем моны җиренә җиткереп, үтемле итеп башкарып чыга алыр икән, дим. Милли рухта, ватанпәрвәр рухта килеп чыкты бит җыр. Габделфәт абыйның иҗатын күптәннән хөрмәт итә идем. Образы, сәхнәдәге тотышы, тамашачылар белән элемтәсе үзгә. Татар халкына карата зур мәхәббәт һәрвакыт сизелә. Тыңлап карады да җырларга теләк белдерде. Моның өчен аңа бик зур рәхмәт. Аннары аның өчен икенче җыр – “Бу, димәк, мәхәббәт” җыры язылды. Үзенең концерт программасына яңа “Исән генә булыйк” дигән җырымны кертте. Иҗатлар бәйләнер дип һич тә уйламаган идем. Бигрәк тә үз концертларында чыгыш ясарга мөмкинлек бирүе – минем өчен көтелмәгән бүләк.

– Сине хәзерге вакытта нәрсә борчый?

– Мине генә түгел, күңелен иҗатка биргән күпләрне, мөгаен, акчаның беренче урында торуы борчыйдыр. Рухи кыйммәт, сәләт алда йөрми, ни кызганыч. Продюсерлар нигездә кешене сәләтенә түгел, ә кесәсенә карап сайлый. Радио, телевидениедә дә шундый ук хәл. Түләүгә карап хәл ителә барысы да.

– Җырчысы әллә ни дан булмыйча, әмма яхшы җыр язып, аны халыкка таныту мөмкинме?

– Кешенең акчасы бар икән, уңышлы бер образ табып, шуңа яраклы җырлар язып, аны сәхнәдә танытып була дип саныйм.

– Уңышлы образ дигәннән, татар эстра­дасының феномены Радик Юльякшинны мисалга китерергә мөмкинме монда?

– Татар эстрадасында татар моңы белән шоуны бутыйлар. Татар моңы ул – аерым, ә Радикныкы шоу дип атала. Моны бергә катыштырып бәяләү дөрес түгел. Бер якта – цирк, икенче якта – милли концерт. Боларны икесен бер итеп карарга ярамаган кебек. Шоу икән, димәк, кыйбатлы, көчәйтелгән, төрлечә эшкәртелгән тавыш, кыйбатлы ут бизәлеше. Халык андыйга бик теләп йөри. Шуңа күрә, минемчә, башка җырчыны да алып, аның өстендә шулай ныгытып, акчаны кызганмыйча эшләсәләр, аңа ким дигәндә, 50-60 киловаттлык тавыш өстәсәләр, ут бизәлеше, компьютер белән тавышны төрле яклап эшкәртсәләр, уңышка ирешеп буладыр. Радик хәзер үзе язган җырларны түгел, кайчандыр хит булган татар җырларын яңача эшкәртеп, үзгәртеп җырлый. Аңа бер сүзем дә юк. Яссылыкларны бутарга гына кирәк түгел.

– Кино белән театрны бергә бәяләргә ярамаган кебекме?

– Нәкъ шулай.

– Татар җырчы­ларында шоу булмаска тиешме?

– Булырга тиеш. Һәр нәрсәнең үз урыны. Әмма шоу иң төп фактор булырга тиеш түгел. Татар моңы, гореф-гадәтләр, милли фольклор өстен калырга тиеш. Ул – безнең төп нигез. Аны югалтырга ярамый.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1135
ӨСКӘ