Язмалар исемлегенә күчү
Җиде ел урын өстендә яткан карчыгын зур хөрмәт күрсәтеп тәрбияләгән Хәмит абый турында авылдашлары да “ул бик сабыр, бик итагатьле, тыйнак кеше”, диләр. Хатыны Кәүсәрия апаны ничек яратканын, кадерләгәнен үрнәк итеп сөйлиләр. Гомер буе колхозда эшләгән, чабата киеп, ачлы-туклы яшәгән буынның саулыгы күпмегә чыдасын?! Әбинең аяклары йөрми, җитмәсә шикәр авыруы да өстәлгән.
– Ә сезнең яшьлек...
– 10 яшемнән чабата үрә башладым. Гаиләдә өч бала арасыннан иң олысы мин идем. 1938 елгы сеңлем бар, 1941 елда энем туды. Шул ук елны әтине сугышка алдылар. Әнине күрмәдек тә, кырдан, урактан кайтып керә алмады. Мине 8 яшемнән колхозга тырмага кушмакчылар. Әни елый, “аяксыз каласың”, ди. Мисал артыннан ерак барасы түгел, күршедәге Зәкинең абыйсы бар иде, миннән өлкәнрәк, ул да тырмада йөреп аяксыз калды. Шунда әни ничек алып калгандыр тырмадан, хәтерләмим…
***
Язманы тулысынча «Акчарлак» газетасының бүгенге, яңа саныннан укый аласыз.
Хәмит ГЫЙЛӘҖЕВ: “10 яшемнән чабата үрә башладым”
10 Сентябрь 2020 397

Авырлыкларны, сынауларны күп күргән кеше генә тыныч, тук тормышның кадерен тиешенчә бәяли ала торгандыр. Чистай районы Татар Баганалысы авылының 86 яшьлек аксакалы Хәмит абый Гыйләҗев та бүгенге көненә шөкер итеп яши.
– Ә сезнең яшьлек...
– 10 яшемнән чабата үрә башладым. Гаиләдә өч бала арасыннан иң олысы мин идем. 1938 елгы сеңлем бар, 1941 елда энем туды. Шул ук елны әтине сугышка алдылар. Әнине күрмәдек тә, кырдан, урактан кайтып керә алмады. Мине 8 яшемнән колхозга тырмага кушмакчылар. Әни елый, “аяксыз каласың”, ди. Мисал артыннан ерак барасы түгел, күршедәге Зәкинең абыйсы бар иде, миннән өлкәнрәк, ул да тырмада йөреп аяксыз калды. Шунда әни ничек алып калгандыр тырмадан, хәтерләмим…
***
Язманы тулысынча «Акчарлак» газетасының бүгенге, яңа саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Альбина Гайнуллина