Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хәмдүнә ТИМЕРГАЛИЕВА: “Мин ялгыз һәм бәхетле!”

14 Апрель 2020 1229
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 13 май 2010 № 19
Хәмдүнә апа белән аралашу–җан рәхәте. Анда бернинди пафос, мин-минлек, эчкерлелек юк. Нинди генә сорау бирсәң дә, тартынмыйча, яшермичә җавап бирә. Аның турында: эчендәгесе–тышында дип әйтеп булыр иде. Шундый ачык йөзле, гади булганы өчен дә халык ярата бит инде аны!

–Хәмдүнә апа, күптән түгел 60 яшьлек юбилеегызны билгеләп үттегез. Әлеге тантана күңелле булдымы?

–Аллага шөкер, бик яхшы узды. 60 яшем узган елның 24 маенда тулса да, юбилей кичәсен 8 февральдә генә оештырдым. Яңа елдан соң йөрәк белән авырып интектем, шуңа гел кичектерелеп килде. 41 ел иҗат итү дәверендә барысы да йөрәккә җыелган бит.
Филармония залында узган концертка бик күп чит шәһәрләрдән кунаклар килде, үзебезнең популяр артистлар катнашты. Башта Академия яки Опера театрында уздырырмын дип уйлаган идем, гомер буе филармониядә эшләгәч, шунда тукталырга булдым. Ул миңа үз йортым кебек. Концертта бертуган абыем Фәнәви дә катнашты. Ул кечкенәдән гармунда уйный, виртуоз. Уйный башласа, мондагы гармунчыларны “егып сала”.

–Юбилеегызга республика җитәкчеләре ни дә булса бүләк иттеме?

–Мәдәният министрлыгыннан бераз матди ярдәм булды. Аннары коллективыма 18 кеше утырып йөри торган “Фиат дукато” автобусы бирергә вәгъдә иттеләр. Берничә машина брак кайткан да, аларны кире заводка җибәргәннәр. Җәйгә чыккач булыр инде, Алла боерса.

–Алла Пугачева 60 яшьлек юбилееннан соң сәхнәгә башка чыкмаска сүз бирде. Сез дә кайчан җырлаудан туктаячагыгызны билгеләп куймадыгызмы әле?

–Минем әле ныгытып җырларлык хәлем, тавышым бар. Аннары бер пенсиягә генә яшәп буламыни?! Без гомер буе хөкүмәткә план эшләп, юньле хезмәт хакы ала алмадык. Аеруча, мин. Филармония җитәкчеләренең таләпләренә баш имәгән өчен. Аларга яраклы хатын булсам, хезмәт хакым да булыр, хәзер пенсияне дә күп алыр идем. Үземне яклап сүз әйткән өчен “усал” исеме күтәрдем. Мин бит хөкүмәткә эшләп, аннан берни ала алмаган кеше. Әле бу фатирны ничек бирделәр! Шәймиевка кермәсәм, анысы да булмас иде, һаман урам эте булып яшәвемне дәвам итәр идем.

–Шул гомер эшләп, картлык көнегездә мохтаҗлык кичермәс өчен байлык та туплый алмадыгызмы?

–Юк. Бүгенге көндә концерт эшләсәм–акчам бар, эшләмәсәм, пенсиягә яшим. Акчам булып бара, бетеп бара. Ике ел буе фатирыма ремонт ясыйм, бакчамны рәтлим. Шуларга бүлә башлагач, акча күренми дә кала. Җырчыларны бай иткән теге борылыш чорына эләккән булсам, мин дә самолетлар, утраулар алыр идем! Әнә, хәзер җырчылар оешмалардан хәер сорашып, билет сатып йөри. Безнең заманда алар булмады бит.

–Пенсия акчасына гына калудан куркасызмы?

–Илебездә иртәнгесе кичкә ярамый торган сәясәт барганда ник куркытмасын?! Әле чит илләр басып керсә, бөтенләй бөлгенлеккә төшүебез бар. Халык болай да фәкыйрь яши бит инде!

–Фәкыйрьлек тамашачы санына да йогынты ясыйдыр?

–Әлбәттә! Халыкның концертка йөрергә акчасы юк, шуңа тамашачы кимеде. Кайбер районнарда Сабантуйга 50 сум, Яңа елга 50 сум гына бирәләр. Ипигә туймаган гаиләләр бар бит! Шулай да, башка регионнар белән чагыштырганда, Татарстанда халык яхшырак яши.

–Хәмдүнә апа, картлык көнегездә сезне карарлык ышанычлы кешегез бармы?

–Туганнарым шулхәтле тәрбияле, миһербанлы, шуңа ялгыз калырмын дип һич кенә дә уйламыйм. Алар мине ярата, хөрмәт итәләр. Бертуганнарымның балалары да җитәрлек, алар да ташламас әле. Әнә, берсе ике катлы йортының бер катын миңа бирергә вәгъдә итеп куйды. Шундый туганнарым булганда картлык көнем өчен борчылмыйм. Иң курыкканым–паралич сугып, кеше интектереп урын өстендә яту. Ходай Тәгалә ансат үлем бирсен иде.

–Сез гаиләдә ничә бала үстегез?

–Сигезәү идек. Ишегалдында йөгереп йөргән ике абыем берьюлы егылып үлгән. Әткәйнең атасы бик хәлле кеше булган. Әткәйне, сугыштан кайткач, колхоз рәисе итеп куйганнар. Ул халык ачтан үлә башлагач, амбардагы ашлыкны тараткан, шуның өчен аны төрмәгә утыртканнар. Әткәй белән әнкәйнең тормышы бик катлаулы. Үземнең тормышымны да аларныкына охшатам. Әткәй гел: “Дошманны чәчеп үстермисең, ул аяк астыннан үзе чыга”,–дип әйтә торган иде. Кара көнчелек белән янучылар гел аяк чалалар. Очсыз, талантсыз кешеләр яхшы җырчыларга аяк чалырга тырышалар. Күпләр мине беркатлы дип уйлый, әмма чынлыкта мин күпкатлы. Кайберәүләр минем күңелемә җәяүләп килеп кермәкче булды, ә мин аларны тройкага утыртып, камчылап җибәрдем. Шушы яшемә җитеп, үз тормышыма кысылырга берәүгә дә рөхсәт биргәнем юк. Кирәген мин үзем сөйлим.

–Туганнарыгызның исән-саулары кайда яши?

–Өлкән апа вафат булды. Лилия апам Якутиядә, Ида апам Уфада, төпчек сеңлем Әлфинә Благовещенск шәһәрендә, абыем Фәнәви Нефтекамада яши. Аллага шөкер, мин ялгыз түгел.

–Соңгы арада нинди эшләр белән йөрисез?

–Мәскәүдә Илһам Шакировның юбилеен, аннары Салаватныкын үткәреп кайттык. Аннары Уфага юл тоттык. Аннан кайтышлый Сарман белән Мөслимдә эшләп алдык. Менә шул Сарманда гомер күрмәгән-булмаган кыен хәлгә калдык. Анда кунакханә юк дигәч, бер училище директоры белән торыр урын сөйләшкән идем. Аның кунак итәргә биргән вәгъдәсенә ышанып, концерттан соң училищеның тулай торагына барып керсәк, беркем берни белми булып чыкты. Шулай итеп, урамда калдык. Әле җитмәсә, шунда дөнья күрмәгән, койма башыннан чыгып талаша торган бер хатынга очрадык. Ул безне тулай торактан куып чыгарды. Сугыш, ачлык вакытында да андый хәл булмаган!
Урамда калгач, кешеләрдән сораштырып, аэропортта кунакханә барлыгы ачыкланды. Андагылар безне бик җылы каршы алды, кунак иттеләр. Ул кунакханә булмаса, нишләр идек, белмим. Бер дә мондый хәлгә очраганым юк иде әле. Училище хәтле училищены җитәкләгән кешенең, урам малае кебек, вәгъдәсен үтәмәве гаҗәп!

–Кыен хәл дигәннән, сезне еларга нәрсә мәҗбүр итә ала?

–Тыштан каты бәгырьле булып күренсәм дә, чынлыкта нечкә күңеллемен. Дошманнарым гына мине усал итеп күрсәтергә тели. Әмма алар тудырган начар атмосферада да эчке дөньям үзгәрми. “Жди меня” тапшыруын еламыйча караганым да юк, Һиндстан фильмнарын да үкереп елап карыйм. Аннары хаксызлыкка үпкәләп елаганым булды. Гомерем буе дөрес тормыш белән яшәп, бөтенләй юк кешегә кияүгә чыгып куйдым. Күңел күзем күрмәде. Үземнең шундый хәлемә гарьләнеп елаган вакытларым күп булды. “Хәмдүнә тора алмады” дигән сүзне күтәрмәс өчен, аерылып кайтырга кыенсынып, язмышка буйсынып, кимсенеп яшәдем. Хәзерге акылым булса, беренче тапкыр кул күтәреп суккач ук чыгып китәр идем.

–Ирегездән суктырып тордыгызмы?

–Беренче тапкырында мин моңа әзер түгел идем, югалып калдым. Аннары ул сугыша башласа, каршы торып булмый. Талаша башласа да, авыз читенә төкерек җыела иде. Бу бит психик тайпылыш турында сөйли. Башта бәлки үзгәрер дип көттем. Мин тырышып, аны колхоз рәисе итеп куйганнан соң, хәл тагын да мөшкелләнде. Майлап атсаң эт тә яламаслык хатыннар белән дә йөрде әле ул! Венерик авырулар эләктереп, гомерлек чирлегә әйләнермен дип курка башладым. Аны ташлап китүемнең төп сәбәпләренең берсе шул булды. Кайберәүләр: “Мин ялгыз, бәхетсез”,–дип йөри. Менә мин ялгыз һәм бик бәхетлемен. Шушы хәлләрне күреп кайтканнан соң...

–Киләчәккә нинди планнар корасыз, бәхетле Хәмдүнә апа?

–Киләсе елга үземне Тукай премиясенә тәкъдим итәргә җыенам. Җитте инде читтән генә карап торырга! Еламаган балага имчәк бирмиләр икән! Өйдә утырып, миңа берәү дә китереп бирмәс. 41 ел татар сәнгатен күтәрү өчен көч куйган Хәмдүнәгә дә ярамыймыни? Филармониягә күпме табыш китерүем турындагы документларны җыеп бардым. Кеше репертуарын чүпләп җырлап, “мин!” дип күкрәк сугып йөргән, элиталы йортлардан икешәр фатир алганнарга ул таблицаларымны күрсәтәсе көннәрем алда әле. Чыгачак китабымда ул кешеләрне исемнәре белән язып чыгарга җыенам. Хәзер бернидән курыкмыйм: фатирымны да, хөкүмәт биргән пенсиямне дә тартып ала алмаслар! Гомерем буе дәшмичә яшәдем инде, җитәр.

–Китабыгызга нинди исем бирәсез?

–“Давыл” дип аталачак. Аның өстендә эшлибез, әмма тормышка ашыру өчен спонсорлар кирәк. Аларны да табармын дип уйлыйм. Безнең илдә чын сәнгатьне аңлый торган, миңа ярдәм итәрлек чын егетләр бардыр әле!


Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Рәзилә Рәсим

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1677
3 Август 2020 10:18 1100
ӨСКӘ