Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хәлсезлекне ничек җиңәргә?

24 Март 2020 740
Язның төп бәласе – организмда витаминнар җитмәү. Башкача әйткәндә, гиповитаминоз. Барлык үсемлекләр чәчәк ата, тирә-юнь яшеллеккә күмелә. Шул ук вакытта ару, ярсу, ашказанына бәйле проблемалар көндәлек газапка әйләнә. Хәлсезлекне ничек җиңәргә соң?
Апрель-май айларында кеше организмында төрле органнарның биоритмнары бозыла. Җылы көннәр башлану белән тизләшеп киткән матдәләр алмашы, хроник авыруларның көчәюе, нәтиҗәдә барлыкка килгән тамак һәм ашкайнату трактының лайлалы тышчасы ялкынсыну организмның саклану функциясен киметә. Моңа витаминнарның үзләштерелүе, аларның кан аша организмга кабул ителүендәге кимчелекләр дә сәбәп була. Бу вакытта витаминнар җитмәү гиповитаминоз дип атала.

Язын безнең организмга гормональ үзгәрешләр тәэсир итә. Көн озынаю калкансыман бизгә гормоннарны күбрәк эшләп чыгарырга булыша. Бигрәк тә серотонин дигән гормонны. Бу гормон кәеф күтәрелүгә ярдәм итә. Шул ук вакытта йокы өчен җавап бирә торган мелатонин азрак эшләнеп чыга башлый.
Гадәттә, яз көннәрендә организм “генераль җыештыру” алып бара: күзәнәкләр тиз бүленә, искеләре яңа белән алыштырыла. Шуңа күрә безне һәрнәрсә тиз ардыра, баш авырта, йокысызлыктан интегәбез, хәлсезлек сизәбез. Нерв системасы да гадәттәгедән тынычсызрак була. Хисчән кешеләр андый вакытта юкка да борчыла, ярсый, агрессивлык күрсәтә. Мондый хәл күзәтелсә, иң элек йокыны җайга салырга кирәк. 2 атна дәвамында йокларга ятар алдыннан тынычландыручы препаратлар – сукыр кычыткан (пустырник), пион төнәтмәсе эчәргә мөмкин. Иртәнге аштан соң яшел чәй, мәтрүшкә төнәтмәсе, магний һәм В төркеменә керүче витаминнар җыелмасы эчәргә була. Салкын су белән коену файдалы. Беләккә кадәр кулны юу да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек бирә.

Организмга витаминнар җитешмәү иң элек биттә, чәчтә чагыла.

***
Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 4 АПРЕЛЬ 2019

Рубрика: Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Март 2020 13:07 1703
16 Март 2020 12:44 1648
10 Март 2020 11:23 1594
ӨСКӘ