Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хәлимә Искәндәровага ник “халык артисты” исемен бирмиләр?

30 Апрель 2015 1534
Хәлимә Искәндәро­ва­ның грим бүлмәсендәге көзгесе каршында Фатыйма Ильская белән Габ­дулла Шамуковлар­ның фотолары эленеп тора. Заманында “Хуҗа Насретдин” спекталендә бу артистлар Хәлимә ханымның әти-әнисен, ә ул аларның кызларын уйнаган. Инде менә еллар уза-уза актрисага шушы ук спектакльдә Сәхилә карчык ролен уйнарга да насыйп булган.

– Хәлимә ханым, соңгы вакытта күршеләр, бигрәк тә авылда, бер метр җир өчен сугыша, дошманлаша башлады, сез моңа ничек карыйсыз?

– Дөньяда эпидемия дигән әйбер бар. Грипп йөри. Кемгәдер йога, кемгәдер йокмый. Син әйткән чир дә авылга керсә, үләт чире кебек тарала. Кеше үзеннән-үзе котыра башлый, аңа җитми. Үлгәч барыбер ике метр җитә бит инде.

Кешенең иманы булырга тиеш. Иманы булган кеше күршесе белән сөйләшеп нәрсәгәдер ирешә. Имансызлык эпидемиясе бу.

– Үзегез белән андый хәл булганы юкмы?

– Булды. Күршем агачны кисеп, бер метр бакча җиремә керде. Агачны жәлләргә кирәк иде. Шуннан нәрсә? Коймасын бер метрга күчерде, ул урынга такталар өйде, өч ел шулай торды. Ике чия агачымны кисте, шул хәтле жәлләдем, сорты әйбәт иде. Карчыгы да, үзе дә үлде инде, ә җир калды. Баедымы ул?

– Театрда таптап китмәсеннәр өчен нишләргә кирәк?

– Үзеңне хөрмәт итәргә, вак­ланмаска, рольне төптән уйлап уйнарга, түзәргә. 70 яшьлегемдә “Мещаннар”ны уйнадым. Тугыз ай режиссерның сүзен язып бардым, карап утырдым. Бер репетициясез сәхнәгә чыктым. Тамашачы кабул итте. Пәрдә ябылгач та залдан чыкмаганнар.

– Әйләнә-тирәдәгеләргә артык йөк булмыйча яшәр өчен нишләргә?

– Үзеңне карарга. Ялынып йөрмәскә. Авырсаң, шыпырт кына барып дәваланырга. Уфылдап авырмаска. Бассейнга йөрергә кирәк. Гомерем буе йөрәгем начар булды. Акчаң җитми икән, урамда йөр. Кызыксын, укы, кроссвордлар чиш. Оныгым компьютер сатып алды, мин дә тырышып-тырышып өйрәнәм. Төннәр буе яңалыклар тыңлыйм. Украинада чиркәүләрне ваталар, христианнар христианнарны үтерә. Дин белән дин сугыша. Коточкыч!

– Бу кайгырулар йөрәгегезгә бәрәдер. Ә йөрәгегез ник авыру?

– Тумыштан. Шулай да, Алла боерса, тиздән 75не тутырам (1940 елның 19 маенда Ташкент шәһәрендә туа).

– Сез яшь кызлар кебек саклангансыз...

– Ирем 7 ел түшәк өстендә ятты, үлгәненә 13 ел. Хәзер инде мин чыннан да кыз. Камал театры яшьләре җыела да, кальян тартырга баралар. Мине дә ияртәләр.

– Кальян тартасызмы?

– Тартам. Урта Азиядә – Ташкентта үстем. Ишегалдында карчыклар гел кальян тарта иде. Аннан алма, чия тәме килә. Аны йотарга кирәкми, авызга кабасың да өрәсең, ап-ак төтен чыга. Рәхәт бит...

Рестораннарга улым яки дусларым белән йөрибез. Өйдә утыру кызык түгел. Дусларым – бизнесвуменнар, мине калдырмый, үзләре белән чакыралар. Күп акча бирә алмыйм, 500 сум.

– Ничек бизнесвуменнар белән дуслаштыгыз?

– Театр сөючеләр.

– Алар белән уртак тел таба аласызмы?

– Шигърият, әдәбият, театрны яраталар. Алар, гомумән, нормаль ханымнар. Тырышлар, булдыра алалар, күп эчмиләр. Бөтен кеше булдыра алмый бит.

– Алар белән ни хакында сөйлә­шәсез?

– Шигырьләр укыйм. Нур Әхмә­диевнең “Соңгы яфрагы” ошый. Хис белән яшим, йөрәгемә якын шигырьләрне укыйм. Яшь чакта Эринбург, Евтушенко шигырьләрен дәфтәргә яза идек, ул дәфтәрләрне югалттым. Анна Ахматова, Белла Әхмәдуллинаны яратам. Атна саен пәнҗешәмбе көнне “Актерлар йорты”нда рус, татар театры артистлары җыелышабыз. Үзебез пешергән ризыкларны алып киләбез. Пәрәмәч пешерергә яратам.

– Йөрәгегез гомер буе борчыдымы?

– Әйе. Бервакыт репетиция бара. Хәлем начарланды. Сәхнә артына чыктым. Бәхетемә, Празат абый килә, ул мине кулына күтәрде. Төрле якка йөгереп, берьюлы дүрт “Ашыгыч ярдәм” чакыртканнар, соңыннан: “Кара, сине ничек яраталар икән”, – дип көлештеләр. Дүртесе дә килде.

Сәламәтлегем начар булу сәбәп­ле, мәктәптә бер тапкыр да имтихан бир­мәдем. Аттестат алганда бәдрәф­тә качып утырдым, укытучылар бөтен сорауларның җавапларын шунда ташыдылар.

– Мәйсәрә, Галиябануны уйнаган артистлардан көнләштегезме?
– Юк. Җырлый белмим. Рауза апа Хәйретдинова кебек Мәйсәрә юк әлегә. Искиткеч сафлык бөркелә иде аннан. 1964 елдан башлап гастрольләргә йөри башладым. Аның кебек тырыш, эшен хөрмәт иткән кешене беркайчан очратмадым. Сугыш вакытында энеләрен карый-карый умыртка сөяге урыныннан кузгалган иде аның. Автобуста барганда ике йодрыгын умырткасына терәп бара иде, җәелеп утыра алмады. Шулай булса да, беркайчан да уйнамыйм, арыдым, дигән сүз авызыннан чыкмады. Гомерем буе җырчылардан көнләштем. Әтием сугышта һәлак булган, скрипкада уйный иде. Әнием саратов гармунында, пианинода, гитарада уйнаган. Апам бәләкәй чакта хорда солистка иде.
– Артист үрнәк булырга тиешме?

– Әйе. Театрда эшли икән, ул кешеләрне тәрбияләргә тиеш. Үз-үзен тотышы, яшәве белән дә. Тәрбияләмәсәң, ни өчен сәхнәгә чыгасың?!

Театр ул – мәктәп. “Авыл эте Акбай”га балалар килә, мин тәрҗемәче булып утырам. Балаларны тәрбияләргә кирәк. Артист эше тирән, буш эш түгел. Начар рольне уйнаганда да, шулай эшләмәгез, дияргә тиеш ул. Артист педагог кына түгел, ул кешеләрнең җанын да уятырга тиеш.

– Роль алыр өчен режиссер белән йокларга кирәкме?

– Юк.

– Камал театрында шундый хәлләр булган дип ишеткәнем бар...

– Артистка булып эшләвемә 57 ел. Рольсез утырмадым. Кем ничек булдыра аладыр бит, белмим...

– Йоклап роль алуга ничек карыйсыз?

– Гашыйк булсаң... 23 яшемдә булачак иремә гашыйк идем. Гомерем буе аны яраттым. Аның белән 9 ай буе хастаханәләрдә ята, шунда яши идем. Алты ел да 17 көн карадым мин аны. Яратмасам, шулай эшләр идемме?

Режиссерга үлеп гашыйк буласың икән, рәхим итеп йокла!

Ирем йөрмәде түгел, йөрде, нишләтәсең, барыбер өйгә кайта. Үзем дә айлар буе өйдә булмый идем бит.

– Ирегезнең йөрүе ачуыгызны китермәдеме?

– Бер ханым шулай дип зарланган иде, мин аңа русча җавап бирдем: “Милая моя, чужих баб для родного мужа совсем ни жалко”, – дидем. Күңелемдә ни булганын үзем генә белә идем. 40 көн буе мин гастрольдә, ир-ат йөри ул, әмма хис белән түгел, аңа бушанып алырга кирәк. Аны да аңларга була.

– Артист халкы, бигрәк тә ирләр читкә йөри, диләр.

– Бүтән театрларда ничектер, әмма безнең театрдагы ирләрне яклыйм. Алар үз хатыннарына гашыйк. Хатыннары гастроль арасында килә иде. Ирләре юк-бар акчага нәрсәдер сатып алып, ризык әзерләп аларны көтәләр иде.

– Хәлимә ханым, халык аптырашта, сезгә һаман исем бирмиләр икән, атказанган исеме белән генә калдыгызмы?

– Миннән тормый бит. Кереп соранып йөрмим, чөнки үземне хөрмәт итәм. Эшемнең нәтиҗәсен күрәләрдер, уйныйм бит, уйнадым. Бәяне алар бирергә тиеш. Халык бәя бирә бит. Бик авыр, әлбәттә. Нинди генә очрашуларга барсам да “Халык артисткасы”, диләр. Туктатам, халык артисткасы түгел, дим.

– Нигә туктатасыз?

– Нигә ялган сүз әйтергә? Ул исемем булмагач, мин бит аны күтәрергә хаклы түгел. Миннән тормый. Бик авыр...

“Мин – ана” дигән моноспектакль әзерләгән идем, халык бик җылы кабул итте.

Шушы арада “Ярдәм” мәчетеннән Йосыф исемле әфәнде шалтыратты. Бер ай сукырларның семинары барган. Семинар ахырында: “Хәлимә ханым, сез безгә килеп китмәссез микән?” – диде. Бардым. Аларга “Мин – ана”ны укыдым. Мең рәхмәт яусын мине чакырган кешеләргә, чөнки үземнең кирәк икәнлегемне аңладым.

– Камал театрында эшләгән бер актриса эчеп юкка чыкты. Кешене эчүдән ничек туктатырга?

– Ул – чир. Аны башламаска кирәк. Тормышның тәмен аракыдан гына күрү ул.

– Ул актрисага ярдәм итеп булмый идеме?

– Кеше бит үзен бик акыллы итеп саный. Калганнарга: “Аңламыйсыз, сез җүләр, сез надан, тормышның тәмен белмисез...” – ди. Әмма эчү кайгы-хәсрәттән коткармый. Иремне, әниемне югалттым. Шуннан соң яшәргә кирәк дип биюгә язылдым. Шәрык биюенә йөри башладым. Яшьләр мине җүләр дип уйлый иде. Ә миңа уянырга кирәк, чөнки мин үлгән идем. Шулай үземне уяттым. Эчү җиңелрәк бит. Әмма дөрес юлны табарга, эзләргә кирәк. Яшисе килә.

– Ничәгә хәтле?

– 90. Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская 90да бит. Яшәү кызык.

– Рамил Төхфәтуллинны ник Камал театрына алмыйлар икән?

– Бер кичәдә Рамилнең чыгуы булды, Камал театры “ду” килде дип кенә әйтә алмыйм, ул шартлады! Искиткеч актер. Ул бит поч­тальон түгел, матур гына хат ташырга. Ул – артист. Аның кадерен белергә кирәк. Театрның язмышы турында уйланган кеше Рамил кебек актерларны саклар иде.

– Беренче хатыны Люция Хәмитова Камалда эшли, ул бүген Фәрит Бикчән­тәевның хатыны, шул әйберләр дә комачаулык тудырмый микән?

– Юк инде... Ирләр алар вакланмый, хатын килде, хатын китте, и-и-и Ходаем... Тормыш бит ул. Кешенең яшьлегендә нәрсә булмас! Ул бит эш. Эшне тормыш белән бутарга ярамый. Рамилне безнең театрга кайтарырга, аңа репертуар төзергә, аны күрсәтергә, горурланырга кирәк. Нигә алай эшләмиләр, аңламыйм...

Хәлимә Искәндәрова яныннан кайткач, Тинчурин театры артисты Наил Шәйхетдиновка шалтыраттым.

– Наил абый, сезгә исем бирмәсәләр хурланыр идегезме?

– Хурланмас идем. Исем турында гомумән уйламадым. Артист исем белән йөрми, нәрсә ул исем? Артистның уйнавына, танылуына карыйлар. “Исем алган, ә үзе начар уйный”, – дисәләр дә әйбәт түгел бит.

Р.S. Ә шулай да, син үзенчәлекле талантка ия артист һәм тирә-ягың “исем”нәр белән тулган икән, ул исем сиңа да бирелергә тиеш, минемчә...
                                                                                                                                   
ГАБДЕРӘХИМ
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1570
ӨСКӘ