Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хәлимә Искәндәрова: “Әстәгъфирулла! Көпә-көндез тартып утырасың, оялмыйсың да, наркоман!”

5 Июль 2017 1105
27 июнь көнне Саба районы Лесхоз авылында унынчы тапкыр театр артистларының Сабан туе гөрләде. Барлыгы 11 театр катнашты. Авыл үзе дә, бәйрәм үткәрелү урыны да искиткеч матур җирдә урнашкан. Сабантуй мәйданының һәр почмагында театрлар үз палаткаларын корган. Кайсы шашлык, кайсы плау пешерә, кайсы уеннарда катнашырга дип көч җыя... Күңелле! Кем генә юк!
Һәр уенда җан атып йөрүче, Камал театры артисты Хәлимә апа Искәндәрова белән сөйләшәбез.

– Хәлимә апа, театр Сабан туен яратасызмы?

– Рәхәтләнеп киләм. Монда бердәмлек бар. Ярышлар вакытында да үзара дусларча мөнәсәбәт. Чын мәгънәсендә театрлар туе бу! Һәрбер театрның палаткасына йөреп, һәркайсы белән аралашып чыгам.

– Күптән түгел Рифат Зариповның клибында төшкәнсез икән...

– Җиңү паркында төшерелде ул. Сценарий буенча ап-ак костюм кигән егет эскәмиягә утырып кызын көтә, янәсе. Парк тулы кеше. Шунда егетнең тәмәке капканын күргәч, мин: “Әстәгъфирулла! Көпә-көндез тартып утырасың, оялмыйсың да, наркоман!” – дип әйтергә тиешмен. Әлеге өзекне төшерә башлагач, артымнан килгән өч хатын: “Нәрсә, яшьләргә бәйләнәсез? Күрмисезмени, фотога төшәләр бит!” дип канәгатьсезлек белдереп алды. Димәк, мин артистларча түгел, ә гадәти кеше кебек әйткәнмен, ышандырганмын! Шәп бит!


Язманы тулысынча 6 июльдә чыгачак, "Акчарлак"ның 26 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 947
ӨСКӘ