Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Хөкүмәт эшенә ябышып ятасы түгел икән...”

19 Ноябрь 2020 756
Азнакай районы Сөендек авылында яшәүче Фаяз Мөстәкыймов моннан дүрт ел элек токымлы сыерлар кайтарта. Аларны асрау өчен әллә каян ташландык ферма эзләп йөрми: ишегалларында ферма төзи дә ярты ел эчендә табыш ала башлый. Бүген аларның 30дан артык сыеры бар. Шулардан көненә 450 литр сөт савалар.
Ишегалдындагы ике катлы зур абзарны күргәч, чыннан да, тырыш икән бу гаилә, дип уйлап куйдым. Күпме баш терлек тотып, аяк астында ник бер чүп, тизәк ятсын! Сарай эче (хәер, бу бинаны курыкмыйча “ферма” дип әйтеп була) ялтырап тора, диварлары ап-ак. Монда һәр сыерны иркәләп, үз исеме белән атыйлар. “Алай сөтне дә күбрәк бирәләр, сауганда да тыпырчынмыйлар”, – ди Фаяз абый. Аның хуҗалыгында токымлы сыерлар гына.

– Бу эшкә ун ел элек алынасы калган дибез. Яшьрәк, сәламәтрәк чакта, – ди Миләүшә ханым. – Хөкүмәт эшенә ябышып ятасы түгел икән дип, балаларга да әйтәбез. Хәзер үз-үзеңә эшләргә бөтен мөмкинлекләр бар. Тырышырга гына кирәк!

***

Язманы "Акчарлак" газетасының яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Филүзә Хәмидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1369
16 Ноябрь 2020 09:59 1348
ӨСКӘ