Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кеше талауның сәбәбе нәрсәдә?

28 Май 2019 669
Наил Вахитов язмалары белән таныш без. Җинаятьләр хакында яза ул. Дөрес итеп, төгәл, документлар белән нигезләп яза. Чөнки үзе шул өлкәдә күп еллар эшләгән. Дөресрәге, эшчәнлекне матбугат битләрендә яктырткан. Тормыш болай да ал да гөл түгел, үтерү, талау, көчләүләр турындагы вакыйга-язмалар белән газета битләрен тутыру кирәкмәс, дип аның иҗат эшчәнлегенә кырын караучылар да бардыр. Наил абый моны үзе дә белә. Әмма борчылмый. Һәр җинаять эше – ул кеше язмышы. Нигездә аянычлы, әлбәттә. Аның каравы, гыйбрәт алырлык. Наил абый белән сезне якыннанрак таныштырырга булдык.
– Дус-танышлар, укучыларыгыз: “Җитәр инде, җинаятьләр турында күпме язарга була?” – дип орышмыймы?

– Көтеп алып укучылар бар. “Мин син язганнарны укымыйм, йөрәгемә ярамый”, – дип әйтүчеләр дә ара-тирә очрап куя. Аларны да аңлыйм.

– Башка татар журналистларыннан кайсы ягыгыз белән аерыласыз?

– Чыганак беләндер. Бу өлкәдәге мәгълүматларга якынрак кешедер дип уйлыйм үземне. Җинаять эшен башыннан алып ахырына кадәр укыйм. Ул миңа роман укыганга караганда да кызыграк. Кайвакытта ул меңәр битле, әллә ничә томлы була. Минем кулга ике якның фикерләре, дәлилләре, дәлилләрне кире кага торган дәлилләре дә эләгә.

– “Менә бу җинаять эше турында язарга ярамый”, – дип чикләүләр бармы?

– Язарга ярамаганы миңа эләкми аның.

– Теге яки бу җинаять эшенең нәти­җәләре, суд карарлары белән килеш­мәгән очракта нишлисез?

– Язмыйм. Үз намусыңа каршы барып, аңа тап төшереп булмый бит инде. Андый каршылык бигрәк тә көчләү очрак­лары буенча килеп чыга. Бердәнбер төп дәлил: зыян күргән кыз яисә хатынның сүзләре. Шуңа карап, кешене төрмәгә утырталар да куялар. Минемчә, бу дәлил генә җитми. Бер мисал. Көчләгән кеше капюшонда булган, зыян күргән хатын җинаятьченең йөз-кыяфәтен хәтерләми дә. Булган хәлдән соң 4-5 ай вакыт узганнан соң гына шикләнелүчене алып киләләр. Зыян күрүче: “Тавышы шул”, – дип әйтә дә бетте-китте – утыртып куялар. Мондыйны ничек язасың? Гаделсезлек юк дип әйтеп булмый.

– Тагын нинди очракларда гаделсезлек күзәтелә?


* * *

Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының 21 нче саныннан укый аласыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ