Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кеше тәнендә үлми торган күзәнәк бар

25 Октябрь 2019 881
Ислам динендә Коръәни Кәримнән һәм Пәйгамбәребез Мө­хәммәднең (с.г.в.) хәдис­ләреннән могҗизага тиң мисаллар бихисап күләмдә китерелә. Шуларның берсе – койрык сөяге турындагы мәгълүмат. Баксаң, ул адәм баласы бакыйлыкка күчкәч тә җирдә череми һәм кыямәт көнендә без нәкъ менә әлеге әгъзадагы күзә­нәк­тән кубары­ла­чакбыз икән. Бу хакта сәхи­фә­безнең даими кунагы Рамил Юныс сөйләде.
– Адәм баласы үлгәч тә, аның тәнендә тере күзәнәк кала, диләр. Бу дөрестән дә шулаймы?

– Белүебезчә, Исламның алты терәге бар: Аллаһыга, пәйгамбәрләргә, китап­ларга, фәрештәләргә, кыямәт көненә һәм тәкъдирнең яхшысына да, яманына да ышану. Күпләр Аллаһыга, гадәттә, ниндидер бер галәмәт булгач, авырудан терелсә, дошманының аягы сынса, акчасын югалтса һ.б. шартларда ышана, Раббыбызны шунда исенә төшерә, Аңа инануы да арта. Әйе, Пәйгамбәребез – тарихи шәхес, аның тормыш юлы бар һәм аңа ышану да авырлык тудырмый. Ә менә сөякләр черегәннән соң кабердән кубарылу күпләрдә ышанмаслык могҗиза тудыра. Моның хакында бәхәсләшәләр, андый хәлнең булуы мөмкин түгел, диләр. Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләгә инанган, намазлы, күптән дин юлындагы кеше бу мәсьәләгә иман аркылы карый, фәнни нигезләр, тәҗрибәләр таләп ителми, чөнки ул Коръән аятьләрен, пәйгамбәребез хәдисләрен таный. Ышанудан ерак, иманнары зәгыйфь затлар исә динне төрлечә күрә. Кемдер фәнни яктан дәлил, кемдер социаль гаделлек, кемдер дөрес юл белән сәүдә кору һ.б. эзли, ягъни дәлилләр юллаганда һәркемнең үз карашы бар. Кабердән кубарылу хакында да моннан 1400 ел элек әйтелгән хәдисләрне үткән гасырда ук фәнни галимнәр исбатлый. Ләкин бу безгә хәзер генә килеп җитте.

– Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) нинди хәдисләре турында сүз бара?

– Ул: «Һәр адәм баласын, кабергә салгач, җир ашар, койрык сөягеннән кала. Сез шул койрык сөягеннән кире кубарылырсыз», – ди. Икенче бер хәдисендә: «Кешенең бер сөяге бар. Аны җир беркайчан да йотмас һәм бозмас. Шул сөяктән сез кыямәт көнендә кубарылырсыз», – дигәч, сәхабәләр: «Йа Расүлуллаһ, нинди сөяк ул?» – дип сорый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Койрык сөяге», – ди. Чираттагы хәдисендә тасвирланганча, ике мәртәбә сурга өрү (сур ул мөгезсыман әйбер булыр. Аңа өрүче зат – Исрафил фәрештә) арасында кырык ел вакыт узар. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә күктән махсус яңгыр яудырыр һәм адәм балалары җирдән үлән кебек шытып чыга башлар. Кабергә күмелгәч, кешенең бөтен тәне черер, бер сөяге калыр. «Бу – койрык сөяге. Сез кыямәт көнендә шул койрык сөягеннән кубарылырсыз», – диелә. Бу хәдисләр имам Мөслим һәм имам Бохари җыентыкларыннан алынган.

– Ә Коръәни Кәримдә бу хакта мәгълүмат бармы?

– Аллаһы Тәгалә изге китабыбызның «Каф» сүрәсендә: «Без беләбез, кешене кабергә салгач, җир аның тәнен йота. Ләкин бер кирәкле өлешен саклап калырбыз», – ди. Монда сүз койрык сөяктәге күзәнәк турында бара һәм мөэмин-мөселманнар әлеге аятькә ышана. Ә инде дингә фәнни яктан караучыларда, әлбәттә, шик туарга мөмкин. Андыйлар өчен дә дәлилләр бар. 1930 елларда эмбриология һәм физиология буенча галим Ханс Спеманн тикшерү эшләре башлап җибәрә һәм моннан шул ачыклана: аталанган күкәй күзәнәк, аналыкка эләккәч, эленеп торган җепсел булып аналык стенкасына ябыша, берничә мәртәбә бүленеп, диск рәвешендәге аскы һәм өске күзәнәкләр хасил итә. Өске катламында беренчел нечкә җепсел барлыкка килә, ахырында төер дә була. Шуннан бөтен органнар формалаша башлый. Беренче булып нерв күзәнәкләре, аннары әкренләп нерв системасы яратыла. Галим әйтүенчә, бөтен органнар яралгач, теге беренчел җепсел умыртка баганасының койрык сөягенә күчә. Ягъни Аллаһы Тәгалә аңа оештыру сәләтен биргән. Галимнәр өйрәнүләр уздырганда аны кисеп алып икенче яралгыга да куеп караган. Ул анда да үлми, оештыру эшен башлый. Хәтта хайваннарга урнаштыргач та шушы вазыйфаны башкара. Әлеге беренчел нечкә җепселне төрлечә юк итәргә маташалар, ләкин галимнәрнең ниятләре барып чыкмый, алар гаҗәпкә кала. Кайнар суга салып кайнатканда да ул үз функциясен югалтмый. Әлеге ачышлары өчен 1935 елда Ханс Спеманн Нобель премиясе ала.
70 ел вакыт узгач, Усман Джилан дигән галим (2003 елда) биш бәрәннең соңгы ике умырткалыгын газ ярдәмендә ун минут дәвамында яндыра. Сөяк кара күмергә әйләнә, әмма койрык сөяге күзәнәгенә һич кенә дә зыян килмәве билгеле була. Ә янәшәдәге мускуллар, май, арка мие күзәнәкләре тулысынча янып бетә. Менә шулай Пәйгамбәребезнең кайсы гына хәдисләрен мисал итеп алсаң да, алар дөреслеккә чыга.
– Моңа һәр мөселман ышанырга тиешме?

– Хәзер фәнни ачышлар белән диннең дә берәр ягы беленә. Бүгенге көндә Коръәни Кәримдә алты меңнән артык аять күрсәк, шуның меңнән күбрәге исбатланган инде. Кыямәт көненә кадәр калган алтыдан бише дә ачылып бетәр, иншалла! Пәйгамбәребезнең йөзләгән хәдис-шәрифләре дә фәнни яктан раслана һәм бу безгә Исламның бөек дин икәнен исбатлый. Ул дөньяви фәннәрдән дә мең елга алга бара. Чөнки Аллаһы Тәгалә безгә аны алдан ук биргән һәм адәм балалары фикерләү сәләтләре белән аның аша әкренләп фәнгә килә. Шуңа күрә Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Мөселман кешесе ишеттем дә инандым дип әйтер», – ди. Әйтик, берәр китапны кулга алгач, иң элек баш исеменә, аннары авторына игътибар итәбез. Язучының исем-фамилиясе күп нәрсә турында сөйли. Коръәни Кәримнең авторы – Аллаһы Тәгалә. Расүлебезнең хәдисләре дә Аңардан килә. Бу хакта Аллаһы Тәгалә: «Ул үзлегеннән бернинди хәдис әйтмәде. Аның да хәдисләре Аллаһыдан иңдерелгән вахи булды», – ди.
Тагын шуны да искәртү урынлы: адәм баласының тәне формалашу әни кешенең нинди ризык ашавына бәйле. Теләсә нинди азык исә җирдән алына. Шоколад, какао сөттән ясала; ит – печән ашаган сыер, сарык һ.б. Ягъни тәнебезнең 87 проценты – җир матдәсе. Беренчел оештыручы – койрык сөягендәге күзәнәк кабердә бозылмый, дидек. Чөнки янында җир тора. Монда реакциягә кертү өчен катализатор гына кирәк. Аның өчен, әйткәнебезчә, Аллаһы Тәгалә тарафыннан махсус яңгыр яудырылачак. Моңа тагын бер дәлил бар: инҗил, тәурат һ.б. китапларның кайсын гына алсак та, Адәмнең (г.с.) балчыктан яратылуы турында языла. Ул – җир йөзендәге беренче кеше. Аның әти-әнисе юк, ул анасы карынында үсмәгән. Тумагач, аның хәтта кендеге юк, чөнки ул хак кылынган. Шуңа да Пәйгамбәребез: «Кыямәт көнендә Адәмне танырсыз. Ул кендексез бердәнбер кеше булыр», – ди. Аның балчыктан яратылуы буенча исә берәү дә бәхәсләшми. Аллаһы Тәгалә: «Мин бер мәртәбә яраттым, икенче мәртәбә сезне балчыктан кубаруым күпкә җиңелрәк», – ди.

– Кыямәт көнендә кайсы урында кубарылачакбыз?

– Кем кайда күмелгән, шуннан. Моннан тыш, кем тормышын нәрсә белән төгәлли, шулай кубарыла. Әйтик, кемдер эчеп исереп үлә икән, шул гөнаһында; кем гомерен дога кылып төгәлләсә, иманлы булып кубарыла.

– Каберсез кешеләр, самолет шартлап, мәетләре көлгә әйләнгәннәр дә бар бит...

– Аллаһы Тәгалә: «Бу галәмне куәт белән яраттык һәм без аны киңәйтәбез», – ди. Галәм киңәеп бара һәм галимнәр моны дәлилләгән. Раббыбыз әйтүенчә, аның киңәюе көннәрдән бер көнне туктаячак һәм ул киредән кысыла башлаячак. Пружинаны каты итеп сузып кинәт кенә ике кулны да җибәрсәк, ул бик тиз җыелачак. Шуның кебек, билгеле вакыт җиткәч, ягъни кыямәт көнендә, җир бик тиз кире җыелачак. Коръәндә әйтелүенчә, язучы кәгазьне ничек итеп йомарлый, ул көнне галәм дә шул рәвешле җыелыр икән. Галәмнән кайтмаган космонавтлар, диңгез төбендә батып калган диңгезчеләр һ.б. – берсе дә беркая да китми, җирдә булачак. Ягъни койрык сөягендәге күзәнәк җиргә кайта һәм кубарыла. Бу җиһанда бернәрсә дә югалмый, чөнки җир һәм күктәге бөтен әйбер Аллаһы Тәгаләнеке.

– Кыямәт көнендә без нинди кыяфәттә булачакбыз?

– Тәнебез Адәмнеке (г.с.) кебек, ә ул алтмыш терсәк биеклеге, ягъни утыз метр чамасы булган. Җәннәткә керә торган мөэминнәрнең кыяфәтләре Йосыфныкына (г.с.), тавышы Даутныкына (г.с.) охшар. Яшебез Гайсәнеке (г.с.) кебек 33тән узмас. Күп пәйгамбәрләрнең кыяфәте кыямәт көнендә адәм балаларына бирелер икән.

***
Әңгәмә “Акчарлак” газетасының архив саннарыннан алынды, 25 октябрь 2018 № 42

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ